Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альпинист Кыш Бабай 24 каттан егылып һәлак булган (Ә кемнәргәдер бу бик кызык тоелган...)

news_top_970_100
Альпинист Кыш Бабай 24 каттан егылып һәлак булган (Ә кемнәргәдер бу бик кызык тоелган...)

Чиләбенең Лесопарковая урамында яшәүчеләр өчен күңелле балалар бәйрәме фаҗигале тәмамланган. Кыш Бабай 24 каттан төшеп, ишегалдындагы бала-чагалар белән әйлән-бәйлән уйнарга тиеш була. Тик, Кыш Бабай аска төшә башлауга, бавына тотынып кала алмыйча, җиргә егыла. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Фаҗига видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Комментарийларда кешеләр төрле версияләр яза. «КП-Чиләбе» редакциясе бу видеоны альпинист Ян Белов белән караган. Альпинист бу фаҗига сәбәбенең берничә версиясен әйткән.

«Без бу видеоны иптәшебез белән бергә карадык. Безнең төп версия – иминлек техникасын бозу. Аның бер бауга тотынып очканы күренеп тора. Страховкага икенче бау булмаган. Ул бөтенләй бернәрсәсез була. Без алай йөрмибез, бу – ниндидер дилетант, күрәсең. Безнең кирәк-ярак белән тулысынча коралланабыз: бәйләнгән урыннан ике бау чыгып китә. Аның берсенә тулысынча тотынасың, төшә торган җайланмадан шуның буйлап төшәсең, ә икенче бау – страховкага. Бауны очлы почмаклардан саклый торган протектор һәр бауга куела», – дип сөйләгән ул.

Шаһитлар сөйләгәнчә, иң югары 24 каттан ике бау төшкән була. Кыш Бабай балкон аркылы шул бауга тотына һәм бау белән бергә җиргә килеп төшә.

«Иң төп хата – ул бауларга эләктерелмәгән була. Алар буйлап төшү авыр. Мин үземә ышанам, минем тәҗрибәм бар, әмма мин страховкасыз бер этаж да төшмәс идем. Ә монда 24 кат», – дигән Ян.

Видеодан аңлашылганча, кайберәүләр Кыш бабайның егылып төшкәненнән шаркылдап көлгән.

Һәлак булган альпинистның тагын бер ялгышы – вакытны дөрес сайламау. Тәҗрибәле альпинистлар, иминлек техникасы буенча караңгы вакытта эшләмәү хәерлерәк, дип, бертавыштан диярлек әйтә.

«Әгәр син арыгансың икән, караңгы төшә яки күзең начар күрә икән, эләгә алмый калырга яки ялгышырга мөмкинсең. Без бит түбәләргә эләгеп торабыз, әле анда электр да бар. Тагын безнең бераз җүләррәк әбиләр дә бар, алар альпинистларның бауларын кисеп ташлый, аларны да караңгыда күреп бетереп булмый», – дип сөйләгән альпинист Ян Белов.

Шулай ук, Кыш Бабай төшкән вакытта аңа прожектор белән яктыртып тору да роль уйнаган булырга мөмкин.

Ян үзе дә быел гадәти альпинисттан Кыш Бабайга әверелергә планлаштыра. Ул, Кыш Бабай кия торган кызыл тун да комачауларга мөмкин, дип уйлый.

Альпинист Ян Белов

Фото: © "Комсомольская правда" сайты

«Ул хәрәкәтләрне чикли, кысып тора, аскы өлеше җилфердәп тора. Шуңа күрә үзеңне иркенрәк хис итә торган кием кирәк. Мин туры килә торган ыштан һәр куртка кияргә уйлыйм», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100