Алоэның куркыныч үзлеге ачыкланган: ул онкология барлыкка китереп чыгарырга мөмкин
Алоэның дәвалау үзлекләре турында бернинди дә расланган медицина белешмәләре юк, ди табиб.
Алоэ кушылган кремнарны кояшка чыгар алдыннан кулланырга ярамый, чөнки алар яман шеш барлыкка китерә ала. Бу хакта Россиянең атказанган табибы, телетапшырулар алып баручы Елена Малышева сөйләде, дип яза РИА Новости.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге үсемлекнең 98 проценты — судан, калган 2 проценты полисахаридлардан тора. Алоэның «дәвалау үзлекләре» турында бернинди дә расланган медицина белешмәләре юк, дип өстәде табиб.
Табиб тычканнарда үткәрелгән тәҗрибә турында сөйләде. Галимнәр ел дәвамында пеләш тычканнар тиресенә алоэ куя торган булганнар. Алоэ куелган урыннарда яссы күзәнәк яман шеш үсү ихтималы арткан.
Шуннан соң Америка онкология өлкәсендә тикшеренүләр ассоциациясе (AACR) яңа өзелгән алоэны потенциаль куркыныч һәм канцероген, ягъни онкология авыруларын китереп чыгаручы дип саный башлады, ди табиб.
«Әгәр сез алоэ вера кушылган кремнар яратасыз икән, алоэның әлеге үзенчәлеген белеп торырга кирәк. Алоэ вера кушылган крем сөрткән урынга кояш нурлары төшсә, яман шеш куркынычы арта», — диде табиб.