news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алоэ гөле чәчәк атсын өчен нишләргә?

Урыны дөрес булмаса, яктылык җитмәсә һәм ашлама сипмәсәгез, алоэ беркайчан да чәчәк атмый.

news_top
Алоэ гөле чәчәк атсын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Алоэ гөле елга бер тапкыр чәчәк ата һәм берничә ай буена чәчәктә утырырга мөмкин. Моның өчен гөлне якты урында тоталар. Җәй көнендә гөлне балконга чыгарып куярга да була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Алоэ гөленә фильтрдан узган, бүлмәдә торып җылынган су сибәләр, салкын су сипсәң тамырлары чери. Күп итеп су сипмәгез. Туфрак яхшылап кибеп беткәч кенә су сибәргә ярый.

Язын алоэны яңа савытка күчереп утыртыгыз. Яшь үсентеләрен ел саен күчереп утырту кирәк. Картрак гөлләрне берничә елга бер тапкыр күчерү дә җитә.

Өч атнага бер тапкыр гөлгә ашлама сибегез. Шуннан соң ул яхшылап үсәр һәм чәчәк ата башлар.

Урыны дөрес булмаса, яктылык җитмәсә һәм ашлама сипмәсәгез, алоэ беркайчан да чәчәк атмаска мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар