Әлморза Гобәев Аксакаллар очрашуы турында: Пәйгамбәр нәселе дәвамчысы белән намаз укыдык

1-2 августта Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы очрашуы булды. Анда Татарстанның 48 районыннан аксакаллар катнашты. Очрашуда Казаннан аксакал Әлморза Гобәев булган.
«Чараны уздыруның максаты – катнашучыларда төбәгебезнең гүзәллегенә карата үзаңын үстерү иде. Без Мамадыш районында Кирмән шәһәрчегендә, ханнар җирләнгән урыннарда булдык, Миңнехановлар нәселенең 10 нчы буын бабалары каберләрен зыярәт кылдык.
2 август көнне Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган Батыр» IV Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы булды. Идел буе Болгар дәүләтенең иң борынгы мәчетләренең берсендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәселе дәвамчысы катнашында намаз укыдык.
Бәйрәм интернациональ рухта узды, төрле конфессия вәкилләре катнашты», – дип хәбәр итте Әлморза Гобәев «Интертат»ка.
Әлморза Гобәев сүзләренчә, чараны ТР Рәисе Аппараты, ТР Диния нәзарәте, «Туган авылым» комплексы оештырган. Җирле халык кунакларга табын әзерләгән.
Фотолар һәм видеоларны Наилә Гобәева тәкъдим итте.