news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Юнысовның гаиләсе ишәергә тора

news_top
Алмаз Юнысовның гаиләсе ишәергә тора
социаль челтәрләр

Баянчы, җырчы Алмаз Юнысовның гаиләсе ишәергә тора. Алар тормыш иптәше, «Нур» театры актрисасы Айгөл Юнысова белән икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнәләр.

Бәхетле гаилә туачак сабыйның җенесен белү өчен гендер-пати уздырган. Инде бер малай үстерүче гаилә, әлбәттә инде, кыз бала тууын көтә. Бәйрәмдә алар барысы да «кыз» өчен тавыш биргәннәр.

Ә менә төсле төтеннең зәңгәр яки ал төстә булуын Юнысовлар әлегә сер итеп калдырган. Ләкин кадрлардагы хис-кичерешләр аша, гаиләдә кем туачагын аңлау кыенлык тудырмый. Сез дә карагыз әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар