Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алмаз ярыгы". Тырнакларга карап үпкә рагын ачыклый торган иң гади тест

Бу бик гади генә тест организмдагы үзгәрешләрнең күрсәткече.

news_top_970_100
"Алмаз ярыгы". Тырнакларга карап үпкә рагын ачыклый торган иң гади тест
pixabay.com

The Sun басмасы, Британиядәге Cancer Research UK яман шешне тикшерү үзәгенә сылтама белән үпкә рагын ачыклауның иң гади ысулын тәкъдим итә.

Моның өчен ике имән бармакны кутикуллары һәм тырнак очлары белән бер-берсенә тиярлек итеп кара каршы китерергә кирәк. Нык итеп кысмыйча, тидереп кенә караганда ике бармак арасында бик тар һәм озынча ромб рәвешендә ярык барлыкка килә. Моны "алмаз ярык" дип атыйлар. Әгәр ул юк икән, сырхауханәгә бару хәерле.

Ярык булмаганда 35 процент очракта яман шеш бар булып чыга, дип яза басма. Ни сәбәпле? Чөнки үпкәдә яман шеш булганда тырнакның аскы ягы йомшара, тырнакка тиеп торган урындагы тире ялтырап тора башлый, тырнакның формасы үзгәрә, бармак буыны шешә. Бу бармакларга артык сыекча җыелу белән бәйле. Шул рәвешчә, "алмаз ярык" юкка чыга.

Бу күренеш яман шеш вакытында гына түгел, башка авырулар вакытында да булырга мөмкин, билгеле. Бу күренештән тыш йөткерү, сулаганда авырлык, юешлек бүленеп чыгу, ябыгу күзәтелә икән, табибка һичшиксез күренергә кирәк. Ирләрдә 25 процент очракта нәкъ менә үпкә рагы була икәнне исәпкә алсак, тикшеренү артык булмас. Хатын-кызларда бу органдагы яман шеш очраклары җенси органнардагы һәм эчәкләрдән кала өченче урында тора.

Сәламәт кеше тырнаклары "алмаз ярык" хасил итә

Авыру кеше тырнаклары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100