news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Хөсәенов: «Хыялланып, хезмәт итеп, тырышып, үзеңне күрсәтеп яшәргә кирәк»

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты, Россия милли театр премиясе һәм «Алтын битлек» фестивале номинанты Алмаз Хөсәенов белән интервью тәкъдим итәбез.

news_top
Алмаз Хөсәенов: «Хыялланып, хезмәт итеп, тырышып, үзеңне күрсәтеп яшәргә кирәк»
Фото: © «Интертат», Рамил Гали

«Хатыным белән икебезнең дә театрда эшлисе килде»

Сез Казан театраль училищесын тәмамлагансыз һәм Түбән Кама театрына эшкә урнашкансыз. Ни өчен Түбән Кама театры, ни өчен Казанда калмадыгыз?

Дөресен әйтәм: 4 нче курста укыганда, шәхсән мине Кариев театрына эшкә чакырганнар иде һәм педагогым 4 ел буе: «Син инде ТЮЗ артисты», - дип, гел миңа әйтеп килде. Нишләп шулай булуын белмим, ләкин бер әйберне төгәл әйтә алам: хатыным белән бер төркемдә укыдык һәм икебезнең дә театрда эшлисе килде. Ә Кариев театрында кызлар күп, егетләрне генә чакырдылар. Шуңа күрә «үзебезнең» театрны табу аркасында Түбән Кама театрына эшкә киттек. Эшлибез әле дә, Аллаһка шөкер.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Быел Сез КФУны тәмамлагансыз. Нигә сәхнәдә уңыш казанган артистка тагын парта артына утырырга?

- Миңа бу сорауны бик еш әйтәләр. Казан федераль университетында филология юнәлешен сайлавыгызга нәрсә сәбәпче булды, диләр. Болай җавап бирәм: егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз. Артист булып киткәч, чын-чынлап әдәбият белән төптәнрәк танышасым килде. Әсәрләрне, авторларны беләсе килү теләге артты. Уйладым да, шушы юнәлеш миңа туры килә кебек, дидем. Шуңа күрә бу юлны сайладым, ә «артист» дигән бер дипломым бар, тагын бер артист дипломы кирәк түгел, дидем. Гомумән, лабораторияләргә йөрергә бик яратам, Мәскәүгә барам, сәхнә теле булсынмы ул, актерлык осталыгы булсынмы — боларның барысы да минем актерлык һөнәремдә кирәк.

«Артист хыялланып, роль көтеп ятарга тиеш, дигән фикер белән килешмим»

Сез шактый рольләр уйнаган актер, бик күп мактауларга, бүләкләргә ия булган артист. Әлегә хыял гына булып калган, күңелегез упкыннарында йөрткән «уйналмаган роль» бармы?

Миңа калса, актер гел яңа рольләр турында хыялланадыр. Бик күп интервьюлар тыңлаганым бар, күп артистларның: «Артист хыялланып, роль көтеп ятарга тиеш», - дигән фикерләре белән килешеп бетмим. Әгәр көтеп ятасың икән, ул булмый. Хыяллану кирәк, килешәм. Хыялланып, хезмәт итеп, тырышып, үзеңне күрсәтеп яшәргә кирәк.

Берәр роль бирәләр, ди, ул төп роль булмаска, эпизодик кына булырга мөмкин һәм аны әйбәт итеп эшлисең икән, димәк, үсәсең һәм үскәч, режиссер сине тагын да күбрәк күрә һәм рольләр тәкъдим итә. Театрда 12 ел хезмәт итәм. Хыялымдагы рольләр, Аллаһка шөкер, тормышка ашып килә. Мәсәлән, бии торган спектакль теләгән идем. Эшкә кергәч, шундый бию теләге уянды. Үзем биюче түгел, Казан театраль училищесында гына биергә өйрәндем. Бу теләк тормышка ашты: 2021 елда режиссер Туфан Имаметдинов «Таң вакыты» спектаклен куйды. Ул - сүзсез, 1 сәгать бара, пластика белән генә куелган һәм аның белән «Алтын битлек»кә 5 номинациягә дә үттек. Шунда хыялым ашты.

Үземә яңа үрләр куйдым: хәзер берәр җырлый торган роль кирәк. Ул да тормышка ашты, ләкин ул комедия форматында. Мин анда җырлыйм. Хәзерге вакытта хореограф, режиссер Нурбәк Батулла килде. Үземә яңа бер максат куйдым: физик театр, ирекле хәрәкәтләр, импровизация. Нурбәк бу хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте, аның белән эшләве бик рәхәт.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Кайсы рольне уйнавы кыен: тарихи персонажнымы, әллә бөтенләй уйлап табылганнымы?

Миңа калса, уйлап табылганныдыр, чөнки ул рольне автор да бирми, режиссер да төгәл белми, автор аны язмаган. Без кичә Камал театрында уйнаган Гаяз Исхакыйның «Көз» спектаклендә автор персонажы юк. Режиссер Лилия Әхмәтова белән язучы Рүзәл Мөхәммәтшин миңа уйлап чыгарып, яңа роль яздылар, автор роле. Уйлап табылган персонажны уйнаганда, үзеңә генә таянасың. Ә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә «Әҗәл» ролен башкару җайлырак, чөнки Туфан абый Миңнуллин бу рольне биргән, режиссер аны үзенчә күргән, баеткан һәм үзеңнән нәрсәдер өстисең дә тарихи персонаж килеп чыга.

«Яшьләр дулкынына кереп китәр өчен, 33 яшемдә алар кебек киенә башладым»

Сез күпкырлы, актив шәхес. Спектакльләрдә рольләрне башкарудан кала, «Бишегем», «Апуш» театр студияләрендә остаз булып эшлисез, төрле чаралар алып барасыз һәм тапшыруларда катнашсыз. Кайсы тармак ныграк якын, әллә барысы да күңелегезгә хуш киләме?

Дөресен әйткәндә, Казан федераль университетына укырга кергәнче, укыту турында уйламаган да идем. Минем өчен ул чит-ят әйбер кебек иде. Аннары, укый башлагач, психология фәннәре бик күп кергәч, үземдә шундый сәләт барлыгын тоя башладым. Безгә «Бишегем» театр студиясе белән эшләргә куштылар һәм җыелган багажымны аларга бирә алуымны аңладым.

Быел бездә «Апуш» театр студиясе дә ачылды. Театрыбызда, Аллаһка шөкер, 2 театр студиясе эшләп килә. Соравыгызга җавап: әйе, барысы да күңелгә хуш килә. Театрны да бик яратам һәм шул ук вакытта балаларны укыту да минем өчен бик кызыклы эш.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Өлкәнрәк балалар белән эш итү җайлырактыр?

4 ел элек Салих Сәйдәшев исемендәге Музыка көллиятенә актерлык осталыгы укытырга чакырганнар иде. Анда яшьүсмерләр, 16 яшьтән өлкән студентлар укый, ә монда - («Бишегем» театр студиясендә) 6-16 яшьтәге балалар. База, минем багаж бер үк, барысына да бертөрле караш, ләкин аерма - мөнәсәбәтләрдә. Мәсәлән, зурлар белән дуслашу ягы карала, чөнки дуслык булмаса, бер-береңне аңлап булмый. Яшьләр дулкынына кереп китәр өчен, 33 яшемдә алар кебек киенә башладым. Кафега булсынмы, парккамы - гел кая да булса бергә йөрибез. Көллияттә дә шундый мохит.

Ә «Апуш» белән «Бишегем»дә - безнең гаилә, чөнки Нурсанә белән эшлибез һәм һәрбер баланың туган көнен үткәрәбез, нинди генә бәйрәм булмасын – оештырабыз. Алар монда өйгә килгән кебек килә һәм әти-әниләре дә бик канәгать. Балаларга өй җылысын бирергә тырышабыз. Монда яшь чикләве бүтән һәм балаларга мөнәсәбәт тә башкарак.

«Гаиләбез белән гастрольләргә дә гел бергә чыгып китәбез»

Сез Нурсанә Хөсәенова белән артистлар гаиләсе. Икегез дә сәхнә кешесе булгач, тормыш алып баруы кыен түгелме?

Юк, чөнки театрда гел премьералар, гастрольләр булып тора һәм, икебез дә шунда булгач, нык җиңел. Мин аның кайда булганын беләм, ул шулай ук кайда булганымны, нәрсә эшләгәнемне белә. Аңлашу бар. Гастрольләргә дә гел гаиләбез белән чыгып китәбез. Бик зур таяныч бит ул. Артист кешенең, роль чыгарганда, аңламый торган, депрессиягә китә торган вакытлары була һәм партнерың сине шул вакытта аңлый, нык булыша. Өйгә кайткач та эш бетми, әле йокламыйбыз, шуны сөйләшәбез. Ә икенче көнне - җайлырак, театрга ниндидер бушану белән киләсең. Шуңа күрә шәхсән миңа – бик җиңел.

Марсель исемле малаегыз бар. Аның сезнең юлдан китүен теләр идегезме?

Улыма һөнәр сайлауда ирек бирәм. Шулай да, актерлык юнәлешендә осталыгын күрәм, чөнки ул 2 яшеннән безнең театрда. Үрмәләп йөргәннәре әле дә хәтердә. 4 яшеннән спектакльләрдә уйный, гастрольләргә йөри башлады.

Миңа калса, аның фантазиясе бик зур. Күбрәк, бәлки, режиссер итеп күрәмдер, чөнки бөтен спектакльләрне карап бара һәм андагы җитешсезлекләрне әйтә. Аның күзлеге аша күп нәрсәне аңлыйбыз. «Үз өебезнең тәнкыйтьчесе», - дип йөртәм Марсельны. Ул безнең юлны сайласа, каршы булмыйм, тик бер генә теләгем бар: бездән дә әйбәтрәк һәм талантлырак булсын иде.

Без дә уңышлар теләп калабыз Марсельга! Ул театр студияләренә йөриме?

«Бишегем» студиясенә йөрде, быел «Апуш» ачылгач, шунда йөри башлады. Анда төрле балалар килә. Марсельга укучыга кебек карыйбыз һәм ул да безгә укытучыларга кебек карый. Аңа бернинди «поблажка» юк, күбрәк «чыбыркы» тигәли, монда ни өчен килгәнен үзе дә бик яхшы аңлый.

«Чакырсалар, бәлки, кино өлкәсен сайлар идем»

Кинога карашыгыз нинди? Иртәгә төп рольдә төшәргә чакырсалар, әмма театрны берничә елга ташларга кирәк булса, нәрсәне сайлар идегез?

Теләкләр турында әйтеп киткән идек. Бәләкәй чакта үземне гел көзге алдында яңалыклар алып баручысы итеп хис иттем. Кинода төшү хыялы да бар иде, театрга килгәч, барлык кастингларга йөри башладым, ләкин алмадылар. Бүтән йөрмәскә булдым.

Бервакыт «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалына кастинг башланды һәм «булса – булыр, булмаса – юк» дигән фикер белән бардым. Отпускка китәр алдыннан, режиссер Александр Далматов роль барлыгы турында әйтте. Шунда үземне сынап карадым да, бу миңа якын икәнен аңладым. Роль бик якын булды дип әйтмәс идем, ләкин артист булгач, уйнадым. Сашага бик зур рәхмәт! Бик ошады һәм бу соравыңа җавап: чакырсалар, бәлки, кино өлкәсен сайлар идем.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

«Тәнкыйть үстерә, ә мактау үтерә»

Таң вакыты» спектаклендә Сәгыйть Рәмиев ролен башкарасыз. Сезне әлеге образ белән чагыштырып әйтүләрдән туймадыгызмы?

Театрда картаеп беткәнче эшлим икән, картайганчы Сәгыйть Рәмиев булып уйнарга риза - бу сүзне әйтүдән туктамам. Чынлап. Шул роль аша Рәмиевның кем икәнен аңладым һәм Тукайга якынайдым. Режиссер Туфан Имаметдинов белән күп әйберләр эзләдек, укыдык, сүз алыштык, кемнәр белән генә элемтәгә чыкмадык. Әлеге спектакль пластика белән генә куелган, анда сүз юк. Бу роль миңа бик якын, сүз «Алтын битлек»кә үтү, бүләкләр турында түгел. Аның эчендә әйтеп бетергесез нәрсәләр ята. Командага, хореограф Марсель Нуриевка рәхмәтлемен. Ул миндә үзем беркайчан да белмәгән, уйламаган нәрсәләр тартып чыгарды.

Бу роль белән Туфан мине рухи яктан нык баетты, яңа дуслар табарга ярдәм итте. Дөресен әйтергә кирәк: театр дөньясында шушы роль белән ул мине Алмаз Хөсәенов буларак танытты. Гомумән, Рәмиев фотосын карасаң, аның белән охшаганбыз кебек. Бу спектакль безне режиссер буларак та ачып җибәрде: Нурсанә белән шигъри кичәләр оештыра башладык. Роль шигърияткә мәхәббәтне арттырды.

Рольләрне бүлешкәндә, артистлар арасында конкуренция бардыр бит?

Сәхнә артына килгәндә, һәр роль дә уңышка ирешә алмый. Һәр рольне шулай күтәрсәләр, гел безне генә әйтеп торырлар иде. Юк, алай булмый. Конкуренция булмаса, эш алга бармый, чөнки тырышмасаң, үҗәт булмасаң, ялкау булсаң – әлбәттә, бернәрсә дә барып чыкмый.

«Мин талантлы», - дип кенә яшәп булмый. Шулай ук, иң мөһиме – кеше гаепләмәскә. Роль килеп чыкмый икән – гаепне үзеңнән генә эзлисе. Бу - иң дөрес юл. Театрда кешелекле булу кирәк. Мин уйнамаган спектакльләр дә бар һәм теге яки бу артистның уйнавы ошый икән, начар мөнәсәбәттә булсак та, барам да әйтәм. Спектакльләр чыкканда, коллегаларыма теләктәшлек белдерергә тырышам.

Коллега белән талашкан хәлдә сәхнәгә чыгарга туры килгәне булдымы? Моны ничек кабул иттегез?

Остазлар болай өйрәтте: «Театр – ул шундый дөнья: сәхнә артында син дошман булырга мөмкинсең, ләкин сәхнәгә чыккач моны күрсәтергә тиеш түгелсең». Нинди генә вакыт булмасын, сәхнәдә аны күрсәтергә тырышмыйм. Режиссер ничек кушты, шулай эшлим. Спектакль кино түгел, бүген ничек буласын белмисең. «Бию спектаклен ничек аңларга?» - бу импровизациягә корылган спектакль. Сорауга кайтсак, тамашачы спектакль карар өчен килә, синең кем беләндер талашканыңны түгел. Миңа калса, актерларда андый хәл була да алмыйдыр. Бик сирәк очракларда гына.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Тәнкыйтькә ничек карыйсыз? Кабул итә аласызмы, юкмы?

Тәнкыйтькә бик җиңел карыйм. Тәнкыйтьлиләр икән – анализлыйм, гаепне үземнән генә эзлим. Бу сыйфат әти-әнидән килгәндер, алар шулай әйтеп үстерде. Һәр тәнкыйтькә аңлатма бар, ә бәлки ул гомумән бар нәрсәне тәнкыйтьлидер, шуңа күрә, баштан бу кешене социаль челтәрләрдән белергә тырышам.

Кешесеннән тора ул. Тәнкыйть үстерә, ә мактау үтерә, шуңа күрә гел мактап торсалар да әйбәт түгел. Мин үземә гел тәнкыйть белән генә карый торган кеше: спектакльләремне видео форматында карамыйм, тавышымны тыңламыйм. Туры килсә тавышсыз гына карап китә алам. Кешеләр дә үземә артык җитди каравымны әйтә. Идеаль кеше була алмый, ләкин кулымнан килгәнчә үз өстемдә эшлим, туктамаска дигән максат куям.

Саран кеше икәнлегемне аңладым, чөнки миңа гел нидер җитми. Репетиция бетә, бөтен кеше өйгә ашыга, ә миңа җитми. Мәскәүдә Театр эшлеклеләре берлеге оештырган төрле лабораторияләргә дә гел йөрим, барыбер җитми. Беткәч тә күңелсезләнәм. Бу тормыш шундый кыска, өлгермәм дип куркам.

«Авыр вакытта ярдәм кулы сузган кешеләр булгач, аны үтүе дә җиңелрәк»

12 июньдә Түбән Камага дроннар һөҗүме вакытында фатирыгызга җитди зыян килде. Сез бу турыда «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектакле монологында сөйлисез. Булган хәл турында ничек белдегез? Өйдә булдыгызмы ул вакытта?

Без өйдә булдык. Ул көннәрне Казанда үткәрелә торган «Нәүрүз» театр фестиваленә әзерләнә идек. Шуннан соң отпуск башланырга тиеш иде. Өйдә җыену бара. Беркем бернәрсә уйламый, 11 июньдә улым һәм дусларым белән Камага төшеп су коендык.

Күңелдә дә сиземләү юк. Төнлә йокларга яттык. Иртәнге 06.00 сәгатьтә шундый хәл килеп чыкты. Аллаһы Тәгалә сөйгән бәндәләрен сыный һәм моны сынау итеп кенә кабул иттек. Барысы да булышты: театр да, шәһәр администрациясе әле дә булыша, безнең һаман эш бара. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган кешеләр булгач, аны үтүе дә җиңелрәк. Нәрсә генә булмасын, Аллаһы Тәгалә безгә шундый сынаулар биргән икән, без аны үтәргә тиеш. Бик нык куандырганы, күңелгә үтеп калганы – битараф булмаган кешеләр. Алар шуның кадәр күп булды. Шуны аңлар өчен генә дә шундый сынау киләдер, бәлки.

Аңлатып бетереп булмый аны. Ул кинодагы кебек: бөтен әйбер әкрен бара сыман. Һаман күз алдымда, шуңа күрә спектакльның монологына да керә, чөнки башка җирдә аны әйтә алмыйсың, ә сәхнәдән үз кичерешләреңне сөйли аласың. Шундый мөмкинлек биргән өчен Нурбәккә рәхмәт. Чынлап та, аны әйткән саен бушанасың, үзеңнән җибәрәсең кебек тоела. Аңлаганы, әлбәттә аңлый, аңламаганы юк.

Бу сынауны үтеп барабыз әле дә, ләкин ул көн күңелгә кереп калачак, аны үз тормышыбыздан сызып ата алмаячакбыз. Ул икенче туган көнебез. Безнең белән шулай булырга тиеш булган, бу сынауны күтәрергә тиеш булганбыз һәм бу безне тулысынча «яңартты», тормышыбызны яңа биттән башларга мәҗбүр итте. Бернәрсәсез. Коп-коры.

13 июньдә йоклап торгач, Нурсанә белән искә төшердек: беренче тапкыр Түбән Камага 16 июньдә театр белән танышырга килдек. Ул вакытта без - студентлар, шулай ук бернәрсәсез идек. «Сезне алабыз, 1 августта көтеп калабыз», - диделәр. Хәзер дә теге вакыттагы студентлар кебек, бернәрсәсез, ләкин улыбыз бар, Аллаһка шөкер, без исән-сау. Башка әйберләрне сатып алырга да була.

Моны позитив якка бордык: тагын да ныграк гаиләбез белән якынайдык, җәяү йөри, сөйләшә башладык. Тормышта нәрсә генә булмасын, кешеләр бер-берсен тагы да катырак ярата, кайгырта башлый икән, димәк, бу кирәк булган.

Тормышка башка караш башланды. Спектакльләргә, туганнарга, әниләргә, үз-үзебезгә караш үзгәрде. Бөтен нәрсә 360 градуска әйләнде. Бүтән Алмаз, бүтән Нурсанә барлыкка килде кебек, ләкин ул начар түгел. Позитив якка борсак та, бик авыр, чөнки син көн саен барасың, күрәсең, йөрәк әрни, ләкин үзеңне гел тынычландырасың: син исән-сау, алга таба эшли аласың, Аллаһка шөкер, калганы булачак.

Хәзер блиц-сораштыру үткәреп алыйк. Мин Сезгә сорау бирәм, Сезгә тиз генә уйлап җавап бирергә кирәк.

Иң авыры!

Бер сүзсез төп роль яки зур текстлы икенче пландагы герой?

Бер сүзсез төп роль.

Комедия яки трагедия?

Трагедия.

Яраткан әсәрегез?

Тарихи әсәрләр.

Репетиция яки спектакль?

Репетиция.

Классика яки заманча пьеса?

Заманча пьеса.

Импровизация яки төгәл сценарий?

Импровизация.

Театр яки кино?

Кинотеатр!

Ләйлә Фәйзуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар