Алмаз Хәмзин: «Син нәрсә лыгырдыйсың? Тебе, что, жить надоело?» – дип янаганнары да бар»
«Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин булды. 20-30 минутка планлаштырылган туры эфир 1 сәгатькә якын дәвам итте, чөнки Алмаз абый Хәмзинне туктатасы килмәде. Аның фикерләре кызыклы. Әңгәмә барышында бүгенге эстрададагы юмор, хәзерге яшь буынның киләчәге өметлеме-юкмы, татар халкының куркаклыгы турында да сөйләшенде. Туры эфирда яңгыраган кайбер фикерләрне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Сез бер әңгәмәгездә «татар халкының куркаклыгын юмор һәм сатира аша гына бетереп була» дигән идегез. Бүгенге юмор нинди ул?
Безнең халык басынкырак, тыйнаграк. Безгә тәвәккәл, кыю булырга кирәк. Юморга бай булган кеше куркып тормый бит ул. Кыю булсак, милләтебез дә көчле булыр.
Телевидениедән булсын, сәхнәдән булсын, бүгенге юмор – ул юашлык билгесе. «Пошлость»ны әйтергә ярый, ә менә туры сүз әйтсәң, аның өчен эләгә сиңа. Әйтә белергә кирәк. Юмор белән әйтәсе килгән дөрес сүзеңне әйтсәң, тел-теш тидерә алмыйлар, киресенчә, сокланып карыячаклар. Моның өчен, әлбәттә, эрудицияле булу кирәк. Бу бит – сәнгать. Сәхнәдән сөйләгән сүзләрең өчен тамашачы горурланып утырырга тиеш.
Безнең иң зур бурычыбыз – зыялы булу, белемле булу. 1 кеше 10 кешегә торырлык дәрәҗәдә белемле булырга кирәк. Тирә-юньдәгеләр «татар бит ул!» дип торырлык булырга тиеш.
Белем алуны акча эшләүгә алыштырасы түгел. Белем алырга кирәк. Вакыйгаларны анализлый белергә кирәк. Ишеткән бар хәбәргә дә ышанып утырырга ярамый. Сине ялганлыйлармы, юкмы – син аны аңларга тиеш. Менә монда сатира барлыкка килә инде.
Бик зыялы, акыллы әбиләребез, бабаларыбыз бар. Алар арасында мәкальләр белән генә сөйләшүчеләр бар. Аларның күзләренә чыккан акыллы икәнлекләре. Шушындый кешеләрне күбрәк тәрбияләргә кирәк безгә.
Дәвам итеп – сез менә ничә еллар юмор һәм сатира әсәрләре иҗат итәсез, тәкъдим итәсез. Куркаклыкны бетереп булдымы соң? Мисалларын әйтә аласызмы?
Миңа инде 76 яшь тулды. Мин халык алдына чыгып очсыз анекдот, мәзәкләр сөйләүдән узган. Әгәр халык алдына чыккансың икән, син шәхес булырга тиеш. Күркәм күркә шикелле кешеләрдән өстен булып түгел, ә тыңлап утыручыга хөрмәт белән чыгыш ясарга тиеш. Син сөйләгән фикер тамашачы фикере белән туры килсә, ул үзен-үзе зурайтып кайтып китә. Тамашачының кул чабуыннан ук күренә инде. Минем чыгышлардан соң кайвакыт басып кул чабалар. Бу – минем мактанып әйтүем түгел. Бу бит минем эшемә, яшәешемә, барлыгыма бәя. Шундый тамашачыбыз булуы белән горурланам мин.
Бу урында Алмаз Хәмзин шигырь укый:
«Татарлык»
Яу килә дә кырып китә,
Кала берничә бала –
Шул балалар нигез кора,
Гөлстан була дала!
Татарлыгын итә татар,
Барыбер таба җаен –
Тагын-тагын күтәрелә,
Тезләндерелгән саен!
Ил нигезе көл булса да,
Далада күмер кала.
Моңлы татар күңелендә
Ул кабат дөрләп ала.
Татарлыгын итә татар,
Барыбер таба җаен –
Тагын-тагын күтәрелә,
Коллыкка төшкән саен!
Дөньяларның асты өскә
Килгән чаклар күп була...
Берәүләр аска киткәндә,
Татар өскә омтыла!
Татарлыгын итә татар,
Барыбер таба җаен –
Тагын-тагын күтәрелә,
Беттек бит, дигән саен!
Кыйбласы якты халкымның,
Шанлы үткән еллары!
Без түгел кемнеңдер улы,
Без – Ходайның коллары!
Көрәшә торганнары да
Һәм җиңә торганнары!!!
Без бит чын күңелдән коммунизм төзедек. Бәхетле тормыш көтеп 30-40 ел үтте. Һәр кешегә фатир була, дип яшәдек. Шуңа чын күңелдән ышанып яшәдек. Шул вакытта без рухи сәламәтлек алдык. Бездә начар уйлар булмады. Илне дә, дөньяда иң көчле дәүләт итәбез, дип яшәдек.
Чын күңелдән «ура!» кычкырып яшәдек. Шушы рухи сәламәтлек физик сәламәтлек бирә. Ә хәзер яшь буынның нинди өмете булсын?! Моны мин курыкмыйча туры эфирда әйтәм. Мин бернинди революция ясарга да теләмим, безнең тормыш гөрләп китсен иде яңадан, дип телим. Җитәкчеләребез дә шуны күтәреп алсыннар иде.
Мин Казанның элекке вакытларын да хәтерлим, 500 мең кеше яшәгән вакытларны. Ул безгә җылырак иде. Хәзер инде Казан зурайды, матурайды, балкып тора. Ләкин аның эчке җылылыгы югалды. Җитәкчелек нәрсәнедер төшереп калдырды.
«Билдән түбән» юмористлар күп булуы турында ни уйлыйсыз? Хәзерге эстрадада түбән зәвыклы юморның күп булуының сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
Сәбәбе – акчада. Ләкин бу «билдән түбән» юморның нигезендә зур зыян ята. Әйтик, әтисе-әнисе баласы белән концертка килгән. Сәхнәдән берәү «билдән түбән» юмор сиптерә. Әле ул – популяр. Халык көлә. Ә ул артист бу юморның халыкка күпме зыян китерүе турында уйламый. Концертларда җырлаучылар да сикерә-сикерә җырлый, сулышы да капмый. «Сөям, яратам!» дип кенә җырлыйлар. Халык башка җырларны тыңламый, диләр. Бик әйбәт тыңлыйлар.
Без үскәндә, балалар җыры юк иде. Укытучылар үзләре белгән җырларны өйрәтәләр иде. Ул вакытта фонограмма да юк. Шуңа укытучылар үзләре белгән җырларны өйрәтте. Бу – башлангыч класслар иде. Без «Вәгъдә» җырын өйрәнеп үстек. Мәгънәле җырлар тәрбияли. Без Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованы тыңлап үскән.
Хәзерге эстрадага без бәя бирә беләбез, ә яшьләр безнең элеккеге эстрадага бәя бирә белә микән – бусы бик зур сорау.
Җырны да, шигырьне дә, телевидениедән сөйләгәннәрне дә анализлый белергә кирәк. Авторның ни әйтергә теләгәнен аңларга кирәк.
Сәнгать советлары (худсоветлар) бөтен нәрсәне контрольдә тоткан. Хәзер дә алар кирәк, дигән сүзләр ишетелгәли. Сез ничек уйлыйсыз – кирәкме алар?
Худсоветлар кирәк, әлбәттә. Худсовет минем берничә әсәрне үткәрмәде. Шулай да кирәк алар. Сара апа Садыйкованың да бер җырында «юл салыйк» дигән сүзләре өчен үткәрми калганнар иде. Һәр сүзен тикшерәләр иде. Элеккеге җырларны тыңлыйбыз, алар бит – хәзинә! Илһам Шакировны тыңлап үскән буын без, безнең күңел бик бай. Халык шуның белән тәрбияләнгән. Без шуның белән дә бәхетле.
Сез һәрвакыт турысын сөйлисез. Туры сүзле булуыгыз үзегезгә кыенлыклар китерәме? Җитәкчеләрнең сезгә шелтә белдергәне булдымы?
– Әллә ниләр сөйләттерәсең син...
Бер «текә» эшмәкәр бар иде. Үзе Композиторлар союзына да, Язучылар союзына да алынды, концертлар да алып бара иде, радио-телевидениедә чыгышлар ясый башлады. Мин аның иҗаты турында концертта сөйләдем. Концерт беткәч, Камал театры парковкасы янында минем янга татуировкалы егетләр килде дә: «Син Хәмзинме?» – дип сорадылар. «Әйе», – дим. Телефон тоттырдылар. Телефоннан: «Син нәрсә анда лыгырдыйсың? Тебе, что, жить надоело?» – диләр. «Ну, нәрсә, шеф?» – диләр татуировка егетләр телефоннан. «Пока не трогайте», – диде шефлары. Җибәрделәр. «Если еще повторится, прощайся с жизнью», – диделәр.
Курыктыгызмы?
Әйе, мин күктәге йолдызны хәзер дә хәтерлим, соңгы тапкыр күрәм, дип уйлаган идем.
Бер тапкыр сәхнә артында сулыш юлына да бәреп киттеләр. «Нәрсә син теләсә нәрсә сөйләп йөрисең!» – дип. Югыйсә, әллә нәрсә әйтмәгән идем дә инде. Күрәсең, бервакытта да исемнәр әйтеп сөйләмәсәм дә, чыгышымда үзләрен таныганнар.
Бер әңгәмәгездә сез «мәктәпләрдә юмор һәм сатира белән тәрбияли башларга кирәк» дип әйткән идегез. Сез моны ничек күз алдына китерәсез?
Юмор тәрбияли. Юмор һәм сатираны, педагогик күзлектән караганда, мәктәпләргә дә кертергә кирәк. Мин мәктәпләрдә еш булам. Анда балаларга мастер-класслар бирәм. Җыр белән кечкенә сәхнә әсәрләре куябыз. 45 минут буе балалар шау-гөр киләләр, берләшәләр.
Миңа бер мәктәп директоры «балалар атна буе тынычлана алмадылар, атна буе син булып кыландылар» ди. Бу – бик яхшы, чөнки аларның рухлары күтәрелеп китә.
Сез бүген дә җырлар язасызмы? Аларны кемнәр башкара?
Бүген дә җырлар язам мин. Сораучылар да күп. Кайберәүләр 1 көнгә 5 җыр яза. Мин алай язмыйм. Язгач, 2-3 көн тотам. Аннан ошамаса, сызып атам. Аннан тагын язам. Үзем җырлап карыйм. Тамашачы ничек кабул итәр икән, дип уйлыйм. Ә кайберәүләр шундый әйбәт җырларны да бозып куялар. Зәвык булырга тиеш инде ул.
Татарның теле югала, дип әйтәбез. Татар теленең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
Татарның теле югалмасын өчен, халык белемле булырга тиеш. Төрле яклап эрудицияле булырга тиеш. Cыйфат өстенлек иткән очракта, милләт тә, тел дә сакланачак. Әзәябез инде. Әзәю дә белемлелеккә бәйле бит.
Без бит әле беткәнебезне аңламыйбыз. Белемлелек булса, барыбер сакланып калачакбыз. Менә яһүдләр бит үзләренең белемле булулары белән бөтен дөньяга танылган.
Бүгенге җәмгыятьтә сезне иң нык борчыганы нәрсә?
Иң борчыган сорау – кеше, интегеп, хәерчелектә, ярлылыкта яши. Язучылар, журналистлар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик аз. Җәмгыятьне саклап калырга тырышып язучыларның эшенә тиешле бәя бирелми. Хезмәт хакы арта, дип әйтәләр, ләкин ул артмый. Бу – мине бик борчый, чөнки бу – язучы кешене бик нык мыскыллый. Гәрчә, язучы кеше үзенең күпме акча алуын да әйтми, ояла. Шундый язучының берсе каршыгызда утыра.
Ә халык сайлаган депутатлар гади халыкка караганда 20-30 тапкыр күбрәк хезмәт хакы ала. Алар бит халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш.
Байбулатның «Ядәч. Истә» фильмында сезгә баш рольне тәкъдим иткән булганнар. Сез «вакыт юк» дип ризалашмагансыз. Хәзер үкенәсезме? Фильм нинди тәэсирләр калдырды?
Юк, үкенмим. Мин дөрес эшләдем дип уйлыйм. Башта миңа Байбулат шалтыратып рольне тәкъдим иткәч, сценарий белән таныштым да баш рольдән баш тарттым, чөнки мин 3 ай буена китсәм, журналны кем чыгара? Юмор һәм сатира язарга, журнал әзерләргә белгечләр юк. Шуңа ризалашмадым да.
Элек классик язучылар «Чаян»да эпиграммалар язып, пәрмә-пәр килгәннәр, ә хәзер берсе дә язмый.
Аннан бераздан тагын шалтыратып, көмешкә сатып, шуның акчасына мәктәп ремонтлаган председатель ролен тәкъдим итте. Риза булдым инде. Килеп алабыз, китереп куябыз, диделәр. Шулай эшләде дә. Миңа бик ошады бу коллектив белән эшләү. Мәскәү операторлары, белгечләре – шуларның барысын Байбулат уч төбендә генә җыеп тотты. Мин әйткән идем, «Любовь и голуби» кебегрәк кино кирәк, дип. Шулайрак тырышырга кирәк, Алмаз абый, диде ул. Анда эчтәлеге башка, каршылыклар да бар, афәт тә бар, көлә торган, кычкырып елый торган урыннары да бар. Мин үземә бик тәнкыйть белән карыйм. Батулла миңа: «Алга таба бу эштән китә алмассың, безнең белән булырсың», – диде. Сезгә дә бу фильм турында фикеремне соравыгыз өчен рәхмәт.