Алмаз Хәмзин концерты һәм Яңа елга теләкләр: «Өметсезлектән котыласы иде...»
«Яңа елга миннән бүләк булсын!» – дип, Алмаз Хәмзин Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренә концерт куйды. Өздереп җырлады, баянда уйнады, монологларын сөйләде, көлдерде дә, елатты да...
Алмаз Хәмзин концертыннан менә берничә мәзәк.
Кешенең гомерен күке саный, диләр. Илһам Шакировның кушаматы Күке иде. Җырлаган өчен түгел. Күкене кычкыра дисәләр дә, аның тавышы моңлы, тынычландыра. Ул кушамат аның Шакир бабасыннан калган. Кечкенә вакытта Шакир урамда уйнап йөри. Урамнан иртәгә-берсекөнгә үләргә тиешле әби бара. «Әби, кая барасың?» – дип сорый малай. «Урманга барам. Менә күке сорап күрсәтсен әле, ничә ел гомерем калган икән», - ди әби. Малай аптырый. Ничек аны күке әйтә алсын, дип уйлый. Әби агачлар куерак үскән җиргә кереп китә дә: «Күке, санап күрсәт әле, күпме гомерем калды икән?» – ди. Эндәшүче юк. Әби ялына, күке барыбер дәшми. Шакир әбине жәлләп, куак артыннан «кукууу» дип кычкыра. 85не дә узып китә, 100гә җиткәч, ышанмас дип туктый... Бу әби 100дә үлә! Шуңа күрә Күке дигән кушамат тагылып кала.
***
Әлфис Кыямовның шундый вакыты иде: төшенкелеккә бирелгән. «Эстрадада йөреп, бернигә ирешеп булмый, тамак туйдырып булмый, фатир алып булмый, исем бирүче юк», - дип йөрде. «Туктале, Рөстәм Вәлиевнең язылып бетмәгән көе бар, шуңа сүз язам, сиңа ошар», - дидем аңа. Шуңа өстәп, тагын ике җыр язып бирдем. Алар өчесе дә популяр булып киттеләр. Ә «Сине көтәм, кил син, кил син», - дигәне өчен Әлфис миңа гомере буе рәхмәтле булды. Үзем дә аңа яхшылык эшли алганым өчен куандым. Чөнки тормыш болай булып бетәр дип уйламаган идем. Бүген бу җырның авторларыннан үзем генә исән, сезнең каршыда басып торам... Зөлфәт Хәким: «Алмаз абый, шушы җырдан соң бер җыр язмасаң да була», - дигән иде.
***
Без Тукайны беләбез, Тукайдан башканы белмибез кебек. Ләкин без Тукайны да яхшылап белмибез. Апрель ае, бер районда булдык. Бер көнне алты мәктәптә булдык. Апрель булгач, башыма: «Тукайны яхшы беләмме соң?» – дигән уй килде. Китапны яңадан алып, туган-үлгән көнен, әти-әнисенең исемнәрен карадым. Мәктәптә бер дәрескә кердек. «Нинди ай?» – дип сорыйм. «Апрель». «Гадәттә, кем исеме белән атала ул?» «Тукай что ли?» – ди берсе. Туган көнен сорадым, дәшмиләр. «Әнисе кем исемле?» – дим. Тынлык. Берсе әйтә: «Хәмдүнә что ли?» Татар теле укытучылары үзен гаепле тоеп, берсенең колагына пышылдады. Ул бала ишетеп бетермәгән, «Мәмдүнә» диде. Бибимәмдүнә, дөресен әйткәндә. Әтисен сорап тормыйм, дидем. Анысы катлаулы бит инде, Мөхәммәтгарифны кем белсен... Баянны алдым да, «И туган тел»не җырлыйк әле, анысын беләсез инде», - дидем. Беренче куплетны җырладым, икенче куплетта – стоп, белмиләр. Без Тукайны ныгытып белергә тиеш!
***
Салават минем никадәр җырымны җырлый! «Туган көн» дигән җырымны җырлап, үзенә самолет алды. Зөлфия Минһаҗева «Миләшкәем» дигән җырны җырлый. Шул җырны җырлап, алар үзләренә «Газель» алдылар. Габделфәт дә җырлый – типография сатып алды, «Акчарлак» газетасы чыгара…
***
Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилеен алып бардым. Филармониядә бара. Илһам сузып җырлый. Мин сәхнә артында икенче микрофонын алдым да, ул җырлап бетерүгә аның тембры белән сузып җибәрдем. Илһам аптырап калды. «Фонограммага җырлый», - дип шаярттым. «Син икән әле, б.к тәре, котым чыкты. Иртәгә дә шулай итәрсең әле», - диде.
"Күрә белгән кешегә мәзәкләр күп, аларның күбесен сөйләргә дә ярамый…» – дип төгәлләде Алмаз Хәмзин.
Бер сәгатьлек концерттан соң залдагыларның кәефен, Яңа елга теләк-өметләрен сораштым.
Алмаз Хәмзин, композитор, артист:
– Киләсе елга өмет юк, әллә ни үзгәрешләр булыр кебек тоелмый. Хәзер көн тәртибендә – дөньяның тынычлыгы. Бүгенге тынычсызлык күңелне өметсезлек белән тутыра.
Без болай түгел идек бит. Киләчәккә, Яңа елга һәрвакыт планнар бар иде. «Киләсе елга авырлыклар артта калачак, уңышларга ирешәчәкбез», – дип яңа елга керә идек. Ә хәзер дөньядагы вазгыять артыбыздан кирәксез койрык булып өстерәлеп бара. Безгә күп кирәкми – тынычлык, кеше төсле яшәргә мөмкинлек кирәк! Киләчәктә шул өметсезлектән котыласы иде.
Үтәр инде ул, Аллаһы Тәгалә татар халкына сабырлыкны биргән инде... Ләкин шул сабырлыктан файдаланып, Аллаһы Тәгалә: «Үзләре карарлар, минем эшем юк», – дип ятмый микән? Ходайның кайда икәнен белсәк, татар халкы исеменнән гариза тотып барыр идек.
Үзебезнең җәмгыять гөр килеп, чәчәк атып яшәсен, көтелмәгән җирдән килсен, моңарчы тормышка ашмыйча яткан хыяллар чынга ашсын иде.
Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан китап нәшрияты директоры:
– Үзебезнең оешманы зур бер бриллиант дип хис итәм. Биредәге һәр хезмәткәр – шушы бриллиантның кыры, үз эшенең остасы. Шушы профессиональлекне киләсе елда да үстереп, дәвам итеп торасы иде.
Һәрберебез креативрак булыйк. Хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен үстерү теләге булса, нәшрият моның өчен хәтта үз акчасын да түләргә әзер.
Россиядә халыкара күргәзмәләр үтә. Татарстанда гына ябылып утырырга димәгән, һәрберебезгә барып кайтырга, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бар. Болай тәҗрибә уртаклашу – нәшриятыбызның киләчәге. Типография чыгымнары арту, инфляция бар. Тик безнең финансларны кисүче юк, моның өчен хөкүмәткә рәхмәт.
Алмаз Гыймадиев, балалар язучысы, «Акчарлак» газетасы баш мөхәррире:
– Хәзер социаль челтәрләрдә күпләр кайчандыр булган, истә калган Яңа еллары турында хатирәләрен барлый. «Менә без чыршы бизи идек, кунакка йөрешә идек, күңелле була иде», – диләр. Кешеләрнең күңелендә – сагынып сөйләү, ностальгия.
Ләкин элекке кебек күңелле чакларны кайтару өчен кешеләр үзләре берни эшләми. Һаман телевизор карап, гаджетларда утырып яшәүне дәвам итәләр. Кемдер китереп бирер дип көтеп торырга ярамый, безгә элекке күңелле гадәтләрне үзебезгә кире кайтарырга кирәк.
Корпоративларга чакырганнарын да көтеп утырмыйк, күңелле чараларны үзебез оештырырга өйрәник. «Әһә, безнең классташ Вәли бар бит әле, 31е көнне шуларга барып кайтыйк. Килеп кергәч, шаккатсын!», «Карале, безнең фәлән туган бар бит, аның белән күптән сөйләшкән юк. Шалтыратыйм әле», – дип, мәсәлән. Шулай үз күңелебезне үзебез күрсәк кенә депрессияләрдән котыла алачакбыз.
Хәзер күп кеше депрессиядә. Алар аның турында кычкырып та йөрми. Моңа кадәр нәрсә беләндер шөгыльләнгән булсалар, мисал өчен, аннан шып итеп туктаганнар. Кемдер язудан, кемдер җырлаудан туктаган, кемдер чаңгыда йөрми башлаган, хоббиен ташлаган.
Кешедә бүген: «Әй, мин кемгә кирәк инде», – дигән фикер, битарафлык барлыкка килде. Бу халәттән чыгу җиңел түгел. Үземнең дә кайчак көләсем килми, ләкин кешенең күңеле булсын дип көлеп җибәрәсең, нәрсәдер оештырасың, шуның белән кешенең дә, үзеңнең дә кәефен күтәрәсең.
Айсылу Галиева, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге җитәкчесе:
– Дөньяга булган теләкләр: әниләр үзләренең улларын исән-сау килеш көтеп алсыннар, яннарыннан җибәрмәсеннәр иде. Теге якта да, бу якта да балалар үзләренең әти-әниләре белән күрешсеннәр, дөньялар тынычлансын. Иң зур теләк менә шул. Хәзер Коръән ашларына баргач та, укыганнан соң әйтелә торган иң төп, иң беренче теләк шул.
Айдар Гыймадиев, Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары:
– Кеше никадәр күбрәк укыса, ул шулкадәр бәхетлерәк була, дип әйтәләр. Сезнең басма да, без дә укучылар өчен эшлибез. Укучының зиһененә файдалы, мәгънәле әйбер кертсәк, үзебезне бәхетле итеп сизәбез.
Минем уйлавымча, кеше мәгълүмати дөньядан читтә икән, аның бәхете кимрәк була. Мәсәлән, син серфингта йөреп кайткансың, үзең өчен яңалык эшләгәнсең, аңарчы бу спорт төре, анда бару турында мәгълүмат туплагансың.
Әгәр барасы җиреңне, шул җирлек белән бәйле тарихларны алдан өйрәнсәң, ул сәяхәт кызыклырак килеп чыга. Ягъни мәгълүматлы кеше бәхет хисен ныграк татый.
Мин укучыларның Яңа елда бәхетле булуын телим. Бәхет мәгънәсен мәгълүмати яктан бай булуга салам. Тирән, кызыклы, мавыктыргыч мәгълүмат алып яшәсеннәр.
Үземә «Интертат» ошый, аның ассортименты төрле. Шушы вазгыятьтә дә халыкка төрлерәк мәгълүмат җиткерә, кешене уйландыра, дөньядагы хәлләрне анализларга өйрәтә алабыз икән, зур максатка ирешәбез.
Ленар Шәех, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире:
– Киләсе ел яхшы, уңышлы булсын. Кешелек дөньясы үз акылына килсен. Дөньяда Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә язсын. Татар халкы кояш астындагы үз урыны өчен көрәшсен.
Хәзерге ассимиляция заманында ул авырдыр, әмма без телне, гореф-гадәтләрне саклап кына дөньяда аерым халык буларак сакланып яши алабыз. Һәммәбезгә дә шатлык-сөенечләр, зур бәхетләр, уңышлар, саулык-сәламәтлек!
Ләйсән Миңнуллина, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире урынбасары:
– Нәшриятта эшләгәнгә күрә, иң зур теләгем – татарча китап укучыларның, балаларның булуы. Балаларның үзебезнең китаплар белән кызыксынып, укып үсүләрен телим. Яшүсмерләргә заманча трендларны тотып ала торган сыйфатлы басмалар да күп булсын иде.
Кайбер әти-әниләр: «Балама татарчаны мәктәптә өйрәтсеннәр», – ди. Алай гына булмый. Гаиләдән дә күп әйбер тора. Үземнең 9 яшьлек игезәк кызларым бар. Аларга татарча өйрәтү минем өстә дип саныйм.
Кызларым татарча белә, гел бергә китаплар укыйбыз, яңа татарча сүзләр өйрәнгәндә дә кат-кат кабатлап торам. Алар киләчәктә дә татар телен онытмаслар, татар милләтенә файда китерерләр, дип өметләнәм.
Рифат Сәлах, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире:
– Һәр елыбыз, һәр көнебез хәерле булсын! «Интертат»ка сөенеп карыйбыз, иң кызыклы интернет газетабыз ул. Анда һәрвакыт төрле фикерләр яңгырый, «Интертат»та чыккан әйберләр белән дөнья шаулый. Ул шаулаулар үзебезгә кагылмый торган булсын иде, дип телим. Киләчәктә дә шулай кызыклы әйберләр укып барырга насыйп булсын.