Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Хәмзин: «Депутатлыктан киткәч, Разил бик нык төшенкелеккә бирелде»

Караңгы, шыксыз көзге көннәрнең берсендә Алмаз Хәмзинне очраттым. «Нихәлләр», – дигәнгә: «Күңелдә бушлык», – ди. Разил Вәлиев турында әйткәнен беләм инде, чөнки әле былтыр гына Разил абыйның юбилей кичәсенә туган ягына кайткан идек бит. «Мин белгән серләрне берәү дә әйтә алмас!» – дип, Алмаз абый хатирәләргә бирелде...

news_top_970_100
Алмаз Хәмзин: «Депутатлыктан киткәч, Разил бик нык төшенкелеккә бирелде»
Салават Камалетдинов/архив

«Мәчет манарасыннан Казан күренмәсме, дип, карап торган»

– Алмаз абый, Разил абыйны Сездән дә яхшырак белүче юктыр. Бергә үскәнсез, бергә укыгансыз... Тора-бара дуслар булгансыз...

– Разилләрнең йорты – югары очта, безнеке түбән очта урнашкан, – дип башлады сүзен Алмаз абый. – Авылның чатында кибет, мәчет, клуб булган җирдә кое да бар иде. Разил – председатель малае. Исмәгыйль малае! Безгә якын килмәс инде бу, дигән уй бар иде. Шул чат коесы янында төрткәләшүләр була иде. Югары очлар – түбән очларны, түбән очлар югары очларны өнәми... Сугышыр дәрәҗәгә җитә идек. Малай-шалай инде, 5-6 яшьләр тирәсе булгандыр безгә.

Чат коесы дип тә, Хисам коесы дип тә әйтә иделәр аны. Ул шултиклем тирән! Төбе күренми! Суы искиткеч тәмле иде. Кое янында мәчет бинасы. Без шунда башлангыч сыйныфларда укыдык. Һәр класс саен 40ар бала... Минем әни укытучы иде. Разил белән мине әни укытты.

2022 ел, октябрь

Фото: © Лилия Бусыгина

Шулай, бер-беребез белән төрткәләшә торган малайлар бер парта янына утырдык. Кул, иң белән этешүләр булмады түгел. Партада 3 кеше утыра идек: Разил уртада, мин кырыйда. Бермәлне Разил мине этеп җибәрде, ә партабыз тәрәзә кырыенда бит, минем аяк парта арасыннан чыгарга өлгермәде, бармагым тәрәзә пыяласына тиде дә, пыяла коелып төште. Бармагым канады. Нәрсәдән чыккан бәхәс булгандыр инде, әмма безне бик каты ачуландылар. Кызлар белән үртәш булгандыр! Ачу килмимени соң?! Сугыш кайчак дуслаштыра бит ул, Разил бик тә курыккан иде, бер-беребезнең хәлне сораша торган булдык.

Мәктәпне мичкә утын ягып җылыталар иде. Укытучылар мәктәп бусагасына аяк басканчы, 40 минут алдан килеп, без котыра башлый идек. Шулкадәр онытылып котыра идек! Мәчет манарасы ике балконлы. Манарада каргалар, күгәрченнәр күп иде. Ә бер җирендә ачык тәрәзәсе бар, без Разил белән шунда менәргә хыялландык. Әмма куркыта – манара селкенә, агачтан эшләнгән бит. Разил беркемгә әйтмичә, мыштым гына шул манарага менгән. Шуннан карап торган. «Андагы дөнья! Аннан бөтен дөнья күренә. Казан күренмәсме, дип тә карап тордым», – дип сөйләде Разил аннары. Бик хыялый идек, Разил – аеруча. Агач башыннан төшмәдек инде. Сугышлы уйнарга ярата идек.

Разилнең әтисе белән минем әти дуслар булдылар. Исмәгыйль абый – председатель, әтием Наил – партком секретаре, бергә эшләделәр. Колхоз алдынгылар рәтендә булды.

Разил Вәлиев белән көрәшеп йөрүе турында: «Бер-беребезне юньләп ега да алмадык»

...Күрше Шәңгәлче авылы мәктәбенә укырга киттек. Анда да Разил белән бер парта артында утырдык. Кышын салкын вакытта укулар булмый иде. Андый көннәр безнең өчен бик аз тоелды. Хоккей уйныйсы килә, нишләргә? Разил белән мәктәпкә иртәрәк бардык та, юлда: «Бүген дә укулар булмый икән», – дип, бөтенесен ияртеп кайтып киттек. Ну, бирделәр кирәкне!

Ул вакытта хезмәт белән тәрбияләү бик көчле иде. Без колхоз кырларында да, урып-җыю вакытларында да башкалардан калышмадык. Эшләп үстек. 9нчы сыйныфтан колхозда печән чаба башладык. Олы яшьтәге абзыйлар колхоз малларына печән чаба иде. Беренче елларны бик авыр булды, чөнки чалгыны көйли белергә кирәк. Көрәшче абыйлар каерып-каерып алып баралар, болыннар зур... Арага безне дә керттеләр. Юньләп чалгыны да карый, үткенли алмагач, интегә идек. Артта үлән торып калса, «Үкчәңне ал, әтәч калдырма!» дип, арттан мырлыйлар. Сынатасы килми. Артка калып бара идек инде, «Энекәш, шулай итеп эшкә өйрәнәсең», – ди-ди, абзыйлар кадерне белде. Без икенче елны чалгыны да чүкеп үткенли башладык, үзебез дә шул ук «терминнарны» өйрәндек: «Абзый, үкчәңне ал, ял ит!» – дип, җырлап кына бара идек.

Төшке аш вакытында безне бер зур ит кисәгенә көрәштерәләр. Без Разил белән көрәшәбез. Итле сөяк йә Разилгә, йә миңа эләгә. Кайвакытта алдан сөйләшеп куя идек: «Бу юлы, давай, син ал. Көн саен мин ашый алмам бит инде», –- дип. Дуслык! Сабантуйларда да гел бергә көрәшә башладык. Кичке мәйданда без гел икәү көрәштек. Бер-беребезне юньләп ега да алмадык. Йөрдек-йөрдек тә, «җиңә дә алмыйсыз» дип, куып чыгара иделәр.

«Разил – минем җырлаганга, ә мин аның шигырь язуына кызыга идем»

...Түбән Кама шәһәрен төзи башладылар. Шәһәр төзи башлаганчы, поселок төзеделәр. Шунда агачтан салынган мәктәп бар иде. 9нчы сыйныфка мәктәпкә укырга киттек. Актүбә авылында интернатта Разил белән бер бүлмәдә яшәдек. Урысча бер дә белмичә... Көненә өчәр, бишәр «1»ле алып, укый башладык. Русча белмәүдән кыенсына идек. Чөнки әле генә «5»легә укыган кешеләр идек бит! Математика укытучысы бер санны икенче санга кушуны русча сөйләп бирергә куша иде. «Два плюс два... щитыре!» – дип әйтә идек.

Түрә малайлары белән баскетбол уйнап йөрдек. 9нчы сыйныфта алар безне җиңсә, чыгарылыш сыйныфта без аларны җиңә идек. Гарьләнеп үләләр иде! Тегеләр тәмәке тарта, «дыхалкалары» юк. Хе, ә без бит – эшләп үскән чын авыл егетләре!

Физика укытучыбыз Зыятдин Билалович – музыкага мөкиббән кеше, баянда да уйный, ноталарны да белә. Берзаман безнең сыйныфта укучы балалардан хор оештырды ул. Авылларда концертлар куя башладык, укытучылар да безнең белән дуслаштылар. Мин җырлыйм, Разил минем җырлаганга кызыга иде. Ә мин аның шигырь язуына кызыгам! Юкса мин дә шигырь яза идем, тик кешегә күрсәтергә оялдым. Мәхәббәт, туган як турында булган инде ул.

Тәмамлау имтиханында авыл турында поэма яздым. Үзем бер тыныш билгесен белмим – андагы төзәтүләрне күрсәң... Төзәтүләр белән кып-кызыл булды. Эчтәлек өчен – «5»ле, хаталар өчен «3»ле куйдылар. «Ничек син шундый адымга бардың? Шулкадәр шәп язгансың, мин шаккаттым» – дигән иде Разил.

«Исәнмесез, 12 сарык!»

Түбән Каманың радиоузелы безнең мәктәптә иде. Интернатка соң гына кайтып, шигырьләр язып ята идек. Игътибар белән укысаң, «Шигырь язды абзагыз» дигән шигырьдә Разилнең позициясе күренә. 11нче класста 1965 елда бергә яздык бу шигырьне.

Актүбә яшьләре белән клубка чыга идек. Авыл кичәләрендә бергә катнашсак та, кайчак бәхәс килеп чыга... Ие, кызлар янында инде. Мыек чыга башлаган вакыт бит. Ринат Әүхәдиев дигән иптәшебез юктан бар ясап, сугыш чыгара – шуны яклыйбыз. Үзебезнең классташ, кимсетергә ярамый! Икенче көнне куркып кына мәктәпкә барабыз. Рус теле укытучысы класска килеп керә. Торып басабыз.

2022 ел, октябрь

Фото: © Лилия Бусыгина

– Исәнмесез, 12 сарык. Класста, – дип куя һәм өстәл янына килә.

– Нишләп алай дисез, Мизхәт Шәмсетдинович, – ди Разил. – Без бит класста 12 сарык кына түгел.

– Тагын кем бар? – дип сорый укытучы.

– Ә Сез? – ди Разил.

– Дәресне сөйләргә чык! Нишләп юньләп укымадың?

– Менә Ринат Әүхәдиев сугыш чыгарды. Шуны якларга барып, укырга туры килмәде, – ди Разил.

– Давай, Алмаз, син чык.

– Ну, шул инде, без бит бергә бардык, – дим мин.

– Барыгызга да «2»ле! – ди Мизхәт Шәмсетдинович. – Җиңә алдыгызмы соң?

– Җиңдек инде, Мизхәт Шәмсетдинович...

– Сугышуыгыз начар булган, җиңүегез әйбәт булган. Ярар. Карандаш белән генә куйган идем «2»лене...

Укытучыларыбыз белән менә шундый дуслык булды!

«Директор чалбарын киеп, мәктәптә ремонт ясадык»

Мәктәптә ремонтны классыбыз белән ясадык. Шул 12 бөртек бала. Үзебез ясадык, чөнки безне штукатур-маляр һөнәренә өйрәттеләр. 6-7 метрдан растворны ыргытабыз – ләч, төп-төгәл килеп ябыша! Патроннар бик күп әрәм булды инде дигән шикелле, остарганчы бик күп койдык инде без аны... Разил белән безгә мәктәп подвалын тапшырдылар. Нәрсәдер сорарга дип, директор бүлмәсенә кердек. Бүлмәдә беркем юк. Шифоньерында чалбары эленеп тора (директор юан кеше иде). Разил бер балагына, мин икенче балакка кердем. Шулай итеп, икебезгә бер чалбар булды! Әкрен-әкрен атлап, коридорга чыктык. Янәсе, дусларга күрсәтәбез. Түр башыннан директор килеп кермәсенме! Тиз генә салып булмый: идәнгә яттык та, тибенә-тибенә салып ыргыттык. Арттан куып йөрде директор, без икәнне белде…

2022 ел, октябрь

Фото: © Лилия Бусыгина

Ремонтны ясап чыккач, безне бик нык мактап, бүләкләделәр – Волгоград шәһәренә җибәрделәр.

Мәктәпне тәмамладык. Разил белән бергәләп пароходка утырып, Казанга юл тоттык. Шунда кемнең кая барганы беленде. Разил: «Университетка керәм», – диде. Минем документларны әти авыл хуҗалыгы институтына биреп куйган иде. Барасы килмичә генә киттем. Ләкин әтинең сүзе – закон.

Шулай итеп, Казан урамында төрле тыкрыкларга таралыштык. Байтак еллар без таркау булдык. Разил, икенче курста укыганда, Казан университетының журналистика бүлеген ташлап, Мәскәүнең Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укый башлады.

Шуннан Разилнең милләт өчен янып-көеп яшәве башланды. Күпме булдыра ала, ничек булдыра ала – барчасын эшләргә тырыша иде. Милләт өчен көрәшче булды. Аның үзенең генә серле дөньясы бар иде. Шигырьләре, прозасы, публицистикасы, чит ил классикларының әһәмиятле әсәрләрен тәрҗемә кылулары – әдәбият дөньясына бик тә җаваплы каравы дип уйлыйм мин. Тирән-төптән уйлап керүе һәм шунда җенләнеп яшәве дип нәтиҗә ясарга хакым бар. Кара син, җырларында нинди тирән мәгънә, патриотик рух, ватанпәрвәрлек! «Сөембикә» образлары, «Яшисе килә» романында татар егетенең батырлыгы, публицистикада никадәр тирәнлек... Өстәл артында утырып кына яшьләрдә тәрбия тудырып булмый ул.

Ул бит, һич үзен аямыйча, Әфганнардагы, Чечнялардагы сугышларда булып йөргән журналист та әле. Никадәр пьесалар язган драматург та. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «И машина, машина, җитте минем башыма» – театрлар тарафыннан сәхнәләштерелеп, зур уңыш казандылар. «Яза торган аяк» китабын бастырып, байтак күренекле шәхесләрнең кызыклы хәлләре, вакыйгалары белән таныштырды.

Ә тәрҗемәләре күпме: Рөстәм Кутуйның «Нихәл», «Яңгыр шавы» әсәрләре, Азиз Нәсинның «Рифат бәй нигә кашына?», Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц», Редьярд Киплингның «Маугли», Конан Дойльнең «Баскервильләр эте». Повестьлары: «Эт кояшы», «Иске сәгать дөрес йөри», «Яшисе килә», «Мирас» романы.

«Яңа чакырылышта депутатлыктан төшереп калдыруны авыр кичерде»

Сайлаулар вакыты җитте. Ул беркайчан да мине үзеннән калдырмады. Бу мәсьәләдә Разил шулкадәр дипломат иде. Сайлаулар вакыты җиткәч: «Алмаз, иң беренче синең белән киңәшәм. Сайлаулар бит әле. Кыстыйлар. Үзеңнең кандидатураңны тәкъдим ит, диләр. Синең белән киңәшмичә риза булмыйм. Бар дисәң, барам инде. Йөрмә дисәң, бармыйм», – ди Разил. «Разил, синең урынга башка кешене алсалар, сине эшләмәдең дип сөйлиләр иде», – дип киңәш биргән булам…

Разил Түбән Камадан гына да 4-5 тапкыр тәкъдим ителде. Депутатларга бит бер җирдән тәкъдим ителеп, эшләмичә, икенче җирдән тәкъдим ителергә туры килә. Бармак та кыймылдатмагач, ул депатутны сайламыйлар. Ә Разил эшли иде! Иренмичә кайтып, үзен сайлаучыларны кабул итеп, нинди гозерләре бар – бөтенесен үтәп, җайга сала иде. Татарстан Дәүләт Советында, кулын болгый-болгый, шул таләпләрне әйтә иде. Шуңа күрә ул һәрвакыт сайланды. Шушы эштә ул халык мәнфәгатен кайгыртып, җанын-тәнен биреп эшләде.

Соңгысында мин үзем сорарга булдым. «Бу юлы кандидатураңны бирмәдеңме әллә? Миңа да шалтыратмадың», – дидем. «3 ай үтте, партия исемлегендә куелганмын, әмма үтмәгәнмен, төшереп калдырганнар. Бик аптырадым. Авыр кичерәм бу хәлне. Алмаз, синең кебек дуслар бик аз икән ул», – диде Разил. «Борчылма ул хәтле», – дип, Разилнең күңелен юатырга тырыштым.

– Яңа чакырылышта сайларлар дип бик нык өметләндеме?

– Әйе...

Бергә эшләгән вакытта киңәшергә кирәк. Яшьрәк кандидатуралар да кирәктер, бәлки. Ләкин 6 чакырылыш депутат булган, бәйсезлек алган вакытта мәйданга чыгып, халык алдында ялкынлы чыгышлар ясаган, шулкадәр зур эшләр эшләгән кеше белән бу юлы киңәшеп тормаганнар, күрәсең... Нишлисең, гаепләп тә булмый.

– Кәефе төштеме?

– Янып-көеп йөргән кеше... Бу хәлне авыр хисләр белән кичерде.

«Әйе шул»

Разилнең Татарстан Дәүләт Советында бүлмәсендә еш утырырга туры килә иде. Дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз. Шул вакытта телефон шалтырый.

– Әйе, Минтимер Шәрипович! – ди Разил.

– Разил, карале, син «Үзгәреш җил»ләрен карыйсыңмы?

– Әйе шул...

– Карале, бер юньле җыр юк, әйме.

– Әйе шул.

– Разил, шуларга акча бирмәсәң, без гаепле булабыз инде...

– Әйе шул. Минтимер Шәрипович, алар Америкага барырга йөри бугай. Шуларга акча бирмәсәгез, тагын гаепле буласыз инде...

– Әйе шул.

«Авылыннан аерылмады»

...Разил үзен кандидатурага тәкъдим иткәндә болай эшләдек: афишага «Алмаз Хәмзин концерт куя. Разил Вәлиев та катнаша», – дип яздык. Афишада «депутатлыкка кандидат» дигән сүз юк иде. Белдерүләрне үзем яздым, баганаларга ябыштырып чыктым. Баштан Разил бик шикләнгән иде. Урам башына килеп: «Кеше килер микән, юк микән. Ничек инде алай, әллә ничек бит урамда йөрү», – ди иде. Аппаратураны кабызып, кеше бармы-юкмы, җырларга тотынабыз. Кеше: «Нәрсә булырга мөмкин бу?» – дип, шаккатып килә. Аннан соң, минсиңайтим, шәһәргә тоташа башлаган Дружба поселогы урамнары кеше белән тулган иде! Нишлисез соң сез монда, дип, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова да килеп баскан иде.

Халык арасында йөреп тә, Разилнең позицияләре ныгыды. Соңгы сулышына кадәр халыкка хезмәт итте ул. Башка кеше янында кандидатлыкка кермәс идем дә, ләкин Разил Вәлиевны чын күңелемнән яклыйм. Сез бәхетле кешеләр, сезнең депутатыгыз эшли торган, дип әйтә идем абый-апаларга.

Афишаны күргән апа-абыйлар: «Сезнең кайсыгызны сайларга соң?» – диләр иде. Менә шулай, халыкка хезмәт итеп эшләдек без. «Сайламасалар сайламаслар, сәбәп табып, халыкка концерт куйыйк, Алмаз», – дигән иде ул. Тулай торак ишек төпләрендә чыгыш ясаулар... Әле дә кичәгедәй хәтердә!

Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булуы – бер хәл, ә бит ул авылыннан аерылмады. Клуб, мәчет, китапханә, балалар бакчасын яңартты, авылның бөтен урамына асфальт юл салдырды. Эшкә җаваплы кешеләр белән сөйләшеп, башкарып чыкты.

2022 ел, октябрь

Фото: © Лилия Бусыгина

«Моннан соң да җәмгыятьтә яхшы якка үзгәрү булырдай түгел...»

– Беренче мәртәбә 40 яшендә авырганда, ул төшенкелеккә бирелгән иде. «Моңа хәтле бер рәхәтлек күрмәдем. Моннан соң да җәмгыятьтә яхшы якка үзгәрү булырдай түгел. Мин китәргә дә риза», – дигән иде. «Юк, Разил, алай түгел. Әйдә, без бу дөньядагы рәхәтлекләрне күреп бетерик әле», – дидем.

Шул хисләр белән яшәгән Разил Вәлиев арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын.

2022 ел, октябрь

Фото: © Лилия Бусыгина

– Дуслыгыгыз озак еллар дәвам иткән. Көндәшлек хисе беркайчан да булмадымы?

– «Алмаз, мин бераз гына үпкәчел. Үпкәләмә инде, зинһар өчен. Син миннән беркайчан да көнләшмәдең», – дип әйтә иде Разил миңа. Дуслыгыбызның ныклы булуының бер сәбәбе, бәлки, шундадыр: мин аның кайда торуын белми идем. Бер дә гаеп итмим.

– Соңгы елларда ничек аралаштыгыз?

– Ватсапта хатлар языштык. Хатларында миңа «дустым», «дускай» дип язды. Узган ел Австриядә хастаханәдә булганда да бер-беребезгә шигырьләр җибәрдек. Авылга кайтып, баян тотып, авыл урамнарын бер әйләнербез, дигән идем. Якташлар җәмгыяте оештырган кичәдә Разилнең «Якташлар» дигән шигырен «җимертеп» укыдым. Видеога яздырдылар. Язманы шунда ук Разилгә җибәрделәр. «Бигрәк көчле укыгансың минем шигырьне. Сокландым», – диде Разил. «Әле шигырьләреңне укыйбыз әле», – дидем.

– Ничә көн үтсә дә, күңелдә бушлык, Алмаз абый.

– Ярты җаным киткәндәй булды. «Минем дошманнарым юк», – дип, шаяртып әйтә иде ул.

Ачуны китергән кешеләр дә тормышыңда яши. Шуннан, күзәнәкләр синнән ычкына: син һаман бәләкәйләнәсең. Уй-фикерләрең белән әллә нинди планнар корасыңдыр, әмма физик яктан кечерәясең. Аралашу даирәсе тарая. Кадерен белергә кирәк.

2022 ел, октябрь

Фото: © Лилия Бусыгина

...Беләсеңме, без бит Разил белән авылдагы коеның төбенә: «Нинди шомлы, моңлы, тирән икән бу кое!» – дип карап тордык. Мәчет манарасына менеп, Разил: «Безнең киләчәк нинди булыр?» – дип уйланган. Разил анда җәелеп яткан болыннарны күргәндер (анда хәзер башка хуҗа, кирәкмәгән әйберләр үсә, җир сөрмиләр). Фермалар таралган, амбарлар ишелгән. Кое төбендә яткан шомлы нәрсә – шифалы су инде күмелгән. Өстән – киләчәккә, еракка карасаң да, әллә ни өмет күренми...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100