Алмаз Мирзаяновтан хастаханәдә көлгәннәр: ««Йөрәк кага» дигәнне аңлата алмадым мин тәки»
Нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов шушы көннәрдә авырып алган. Аңа хәтта туган авылыннан китеп, хастаханәгә үк барып кайтырга туры килгән. «Ике көннең берендә минем кебек яшьтиләр тик торганда инфаркт я инсульт белән китеп барган заманда миңа шунда ук барып күренү дөресрәк шикелле тоелды», – дип аңлата Алмаз бу вакыйгаларны.
Шигырьләр сөйләргә яратучы Мирзаянов, сәламәтлеге белән бәйле көтелмәгән хәл килеп чыкса да, бу вакыйгаларны да кызыклы итеп бәян иткән. Сәхнәдәге кебек үз стилендә – озын, озак итеп, җайлап кына социаль челтәрдә кыска хикәя хәтле текст җыйган. «Хастаханә кыйссасын» Алмаз Мирзаяновның сөйләмен бозмыйча гына, тулы күләмдә тәкъдим итәбез.
«Озаккарак дип безнең авылга кайткан идек, 3 көн давление менә дә китә. Температура. Йөрәк кага. Дару эчкәч басыла да, аннары тагын шулай. Казанга якынрак булсын дип, Саушка (Зөлфирәнең туган авылы) кайтып киттек.
Төнге 12ләрдә кайттык. Давление тагын 120 гә менгән. Дару эчтем. Төшкән сыман, әмма йөрәкне кага. Йөрәк тибеше 100дән төшми, әкренләп күтәрелә генә. Валерьянка эчтем. Температура күтәрелде, бөтен тән кайнар. Градусник юк. Дару эчтем дә яттым. 10 минут уздымы-юкмы, бөтен өй минем йөрәк тибешенә типкән сыман хискә куркып киттем. Әллә нинди хис, эчемдә зур теплоход двигателе эшләгән кебек. Мин инде инсульт бәрә дип торам. РКБга киттек.
Барып җиткәнче бераз тынычландым. Кан басымы – 120/80. Пульс – 80. Температураны әйтергә оныттым. Терапевт тиз килде, рәхмәт төшкере. «Дальше» кызык башланды. Минем өчен түгел, табиб өчен кызык.
«Нәрсә борчый?» – ди.
«Ике-өч көн югары давление, – дим. – «Плохо стало», килдем». Врач көлә.
Мин симптомнарны сөйли тордым, ул күрше врачларга да карый-карый көлә торды. Зөлфирәне чакырды. «Мин аңламыйм моны», – ди.
Анализлар бирдем. Тагын утырабыз, бер-беребезгә карап. Искә төште дә, минәйтәм, «нык температура булды» дим.
Каян беләсең алайса булганын, – ди.
Сиздем, – дим.
Алай булмый, – ди.
Шунда үлчәдек: 38.5. Менә шуннан соң гына «нормальнорак» сөйләшә башлады. ОРВИ, ди.
Ә кан басымы ник югары? – дим.
Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, – диде. – «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, яздырып куегыз, сүз белән генә булмый.
Температуралы килеш анда бөтенләй килергә ярамый икән, анысын да белмәгәнмен. Төнге 3тә аларны борчып йөргәнемә оят булды бераз, әмма нык түгел. Башка әллә нинди көчле авырулы пациентлар килгәнен дә беләм, килергә ярамаган икәнен дә белдем, аларны йокыдан уятып йөрергә дә кыен булды. Гафу итсеннәр, ике көннең берендә минем кебек яшьтиләр тик торганда инфаркт я инсульт белән китеп барган заманда, миңа шунда ук барып күренү дөресрәк шикелле тоелды. Алай нык какканы юк иде йөрәкнең. «Йөрәк кага» дигәнне аңлата алмадым мин тәки табибка. «Постоянно тревога» дигәннне дә дөрес әйтмисең, диде», – дип бәян итте бу хәлләрен Алмаз Мирзанов.
Соңрак, ул инде кан басымы рәтләнүен, аның белән бар да тәртиптә булуын әйтеп, социаль челтәрдә элемтәгә чыкты.