Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаяновтан гадәти булмаган уха ашы рецепты

news_top_970_100
Алмаз Мирзаяновтан гадәти булмаган уха ашы рецепты
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе дә бик күптән пешереп карыйсы килгән, гадәти булмаган уха ашы рецепты белән уртаклашкан.

«Гел иҗат кына куеп тормыйк әле! Кухняга да кереп чыгыйк. Шартын китердек. Булдырдык без моны! Әллә кайчан «саклап куелганнар» папкасында ята иде инде. Бик тәмле булды», – дип язган Алмаз.

Кызыл икрадан каймаклы уха өчен: 300 грамм сөмбаш балыгы (семга), 5-7 данә бәрәңге, 1 суган, 1 кишер, 150 грамм брокколи кәбестәсе, 15-20 процентлы 150 мл сөт өсте (сливки), вак помидор, эремчекле сыр, тоз, борыч, кинза яисә петрушка, үсемлек мае, 2-2,5 литр су.

1. Барлык яшелчәләрне дә шакмаклап турыйбыз.

2. Савытка сыек май салып, кишер белән суганны кыздырабыз. 5 минуттан – туралган бәрәңгене, 1 литр су һәм тоз салабыз.

3. Бәрәңге пешәр алдыннан, туралган броколлины салып, 3-4 минут кайнатабыз.

4. Булган ашка тагын 1 литр кайнаган су салабыз (сыеклыгын үзегез чамалагыз). Ашны кайнатып чыгарабыз.

5. Туралган балыкны һәм урталай бүленгән помидор черрины салып җибәрәбез.

6. Сөт өстен һәм бер аш кашыгы эремчекле сырны (творожный сыр) салабыз.

7. Ашны кайнатып чыгарабыз.

«Тәлинкәләргә бүлеп биргәндә, борыч һәм яшел үләннәрне дә салырга онытмагыз.Тәмле булсын!» – дигән артист.

Видео: Алмаз Мирзаяновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100