Алмаз Мирзаяновны Баулыда үпкәләтеп кайтарганнар
Алмаз Мирзаяновны Баулыда үпкәләтеп кайтарганнар
Татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов үз төркеме белән Татарстан районнарында концертлар куя башлады. Казан шәһәрендә узган концертын да җылы кабул иттеләр. Әмма бер районда күңеленә тигән сүз әйткәннәр. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.
“Беренче елны ук районнарда концерт кую бик рискованно дигәннәр иде. Куйдым, чөнки сезне тойдым, рәхмәт! Өстәмә көн кую ярый торган әйбер түгел икәнен аңлап тагын көннәр алдым! Ни булыр, белмим.
“Беренче елны ук районнарда концерт кую бик рискованно дигәннәр иде. Куйдым, чөнки сезне тойдым, рәхмәт! Өстәмә көн кую ярый торган әйбер түгел икәнен аңлап тагын көннәр алдым! Ни булыр, белмим.
Башкортостан һәм калган районнар көзгә, Баулыдан кала. Мәдәният йорты директоры Ләйлә Мәхмүт кызы "Тямайлар, Ришатлар янында вак-төяк син”, диде. Дөресен әйтим, күңелемә ярамады, әмма дәшми калдым, саубуллаштым. Иртәгә тагын бер бетчә чыга инде. Баулыга эреләнгәч кенә барырмын пожалуй яки эрегә-вакка аеручылар алышынгач”, - дигән ул.