Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаяновка: «Дөрес, элек әтиләр эчә иде. Мин сине яхшы аңлыйм...»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаяновка: «Дөрес, элек әтиләр эчә иде. Мин сине яхшы аңлыйм...»
"Татар-информ" архивы

Социаль челтәрдәге «Татар Эстрада» аккаунты, «Шәһри Казан» газетасына сылтама белән, җырчы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаяновның әңгәмәсеннән бер өзекне тәкъдим иткән. Анда җырчы балачак, яшүсмерлек хатирәләрен яңарта. Ул анда өйләрендә тынычлык булмаганын, шул сәбәпле, мәктәпне тәмамлагач, авылдан «йөгерә-йөгерә» чыгып киткәнен һәм авылга 3 ай узганнан соң гына кайтканын сөйли. Сәбәп ул чорда авылда әтиләрнең эчүе икәне аңлашыла.

Бу постка күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

«Дөрес, элек әтиләр эчә иде. Мин сине яхшы аңлыйм», «Һәр авылда булган хәлләр инде бу, һәр гаиләгә кагылган», «Минем кебек эмоцианаль кешеләр бар икән дөньяда», «Бөтен «алкаш»лар хәзер мулла булып йөриләр», – дип язалар «Татар Эстрада» аккаунтын күзәтеп баручылар.

Артист шәхси аккаунтында да бу турыда сүз кузгатканы бар. Әнисенә рәхмәт әйтеп, ул берьюлы мондый сүзләр язган иде: «Ә минем әниемә рәхмәт әйтәсем килә! Безнең балачагыбыз кинодагы кебек булды. Ул кино төрле жанрларны үз эченә ала иде. Комедиясе дә, «ужастигы», мелодрамасы да, боевигы да… булды. Шуларны искә төшерәм дә, бигрәк сабыр булган инде ул вакытларда хатын-кызлар, димен. Әтиле булып үссеннәр, дип, сабыр булып калганың өчен рәхмәт сиңа, әниебез! Нинди генә хәлләр булуына карамастан, сагынасыңдыр әле шул шау-гөр килеп торган чакларны. Сагынасың...» – дигән иде Алмаз ул чагында әнисенең фотосы астына.

Фото: Алмаз Мирзаяновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Үзе туган гаиләсендә тынычлык булмаган булса да, Алмаз Мирзаяновның үзе корган гаиләсендә тынычлык, тигез гомерләр теләп калабыз.

Фото: «Татар Эстрада» аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100