Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаяновка: «Бүтән концертыгызга йөрмим!»

Җырчы Алмаз Мирзаяновка тамашачы дәгъва белдереп, хат язган.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаяновка: «Бүтән концертыгызга йөрмим!»
Салават Камалетдинов

Әлеге хатның эчтәлеге: «Концертларыгызга бик яратып чыктым. Акча түләп кергән концертта 4 юллык язуны укырлык вакыт таба алмадыгыз. Афәрин, бүтән концертыгызга йөрмим. Күпме кешегә сезне мактадым, ә сез игътибарсыз икән».

Җырчы Инстаграм битендә әлеге ханымнан гафу үтенгән һәм бераз итагатьлерәк булуын сораган. «Алдан ук әйтеп куям, максатым беркемне дә фаш итү түгел! Аңлашылмаучанлыкны яратмаганга гына язуым! Сармандагы концертыбызда аерылу темасын сөйләгән вакытта бер тамашачыбыз язу бирде. Котлау икәнен күрдем дә, аерылу темасы вакытында укымаска булдым, соңрак котлау исәбе белән кесәгә тыгып куйдым. Һәм оныттым! Концерт бетү белән, тамашачылар залдан чыккан мизгелдә бу апа Зөлфирәне чакырып алып, үпкәсен белдергән. Миңа менә шундый хат язды. Онытылган инде, нишләтим! Шуңа күрә, сездән сорыйсы килә, сез концерт вакытында котлауларга ничек карыйсыз? Моңа кадәр һәрбер котлауны укып килдем, хәтта алдан директка юлланган котлауларны да ничек тә онытмаска тырышып, бәйрәме булучыны тәбрикләргә тырыша идем. Бу хәлдән соң аптыраган инде! Фандалия ханым, бөтен кеше алдында гафу үтенәм! Барчабызга да бераз итагатьлерәк буласы иде. «Котлый алмассызмы икән, берәр җыр башкара алмассызмы икән?» — дип яза алмассызмы икән? Бу пост астында беркемгә дә авыр кагылмавыгыз сорала!» - дип язган җырчы.

«Котлауларны радиога бирсеннәр, шунда тыңласыннар. Концерт ул — котлаулар тамашасы түгел. Борчылмагыз, ә гафу үтенүең яхшы», — дип язган алып баручы Айгөл Хәйруллина.

«Ай-яй, игътибарсыз», — дип шаярган җырчы Гөлназ Шәрипҗанова.

«Сиңа миннән сәлам» тапшыруына язсыннар! Кеше акча түләп концерт карарга бара, хат тыңларга түгел», «Мактаулары чын булмаган инде», «Алмазны ачуланырга кирәкми, болай да тамашачылар алдында зур имтихан тота», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, котлаулар мәҗлесләрдә инде ул», «Бер апа концертыгызга килмәгәннән әллә нәрсә булмас, без киләбез, борчылмагыз», — дип үз фикерләрен җиткергән Алмаз Мирзаяновның виртуаль дуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Алдан ук әйтеп куям, максатым беркемне дә фаш итү түгел! Аңлашылмаучанлыкны яратмаганга гына язуым! Сармандагы концертыбыз вакытында аерылу темасын сөйләгән вакытта записка бирде бер тамашачыбыз. Котлау икәнен күрдем дә, аерылу темасы вакытында укымаска булдым, соңрак котлармын дип кесәгә тыгып куйдым. Һәм оныттым! ??‍♂️ Концерт бетү белән, тамашачылар залдан чыккан мизгелдә бу апа Зөлфирәне чакырып алып үпкәсен белдергән. Кайткач та миңа вконтактеда менә шундый хат язды. Онытылган инде, нишләтим! Шуңа күрә, сездән сорыйсы килә, сез концерт вакытында котлауларга ничек карыйсыз? Моңа кадәр һәрбер котлауны укып килдем, хәтта алдан директка юлланган котлауларны да ничек тә онытмаска тырышып бәйрәме булучыны тәбрикләргә тырыша идем. Бу хәлдән соң аптыраган инде! @ziaevafandalia Фандалия ханым, бөтен кеше каршында гафу үтенәм онытканым өчен! Барчабызга да бераз итагатьлерәк булсак иде дип телим! Котлый АЛМАССЫЗ микән, берәр җыр башкара АЛМАССЫЗ микән диеберәк яза алмассыз микән! ? Бу пост астында беркемгә дә авыр кагылмавыгыз сорала! Миңа да ?

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100