Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Зөлфирә кыш көне кар да сатып җибәрә ала»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов: «Зөлфирә кыш көне кар да сатып җибәрә ала»
Фото: «Татар-информ» архивы

Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә сорауларга җавап биргән. «Журналист булсагыз, миңа нинди кызык сораулар бирер идегез?» – дип, үзенчәлеклерәк сораулар җибәрергә тәкъдим иткән. Сораулар төрле.

Җырчы булмасагыз, кем булыр идегез?

Җырларга һәм сөйләргә өйрәнер идем дә, артист булыр идем. Ә чынлап әйткәндә, мин берәр дәүләт эшлеклесе булыр идем дип уйлыйм. Ә Зөлфирә миннән уңышлырак булыр иде, чөнки ул кыш көне кар да сатып җибәрә ала.

Шигырьләрегезне чын күңелдән, ихлас сөйлисез. Каян килә ул сезгә илаһи көч?

Зур рәхмәт сезгә! Тамашачы өчен шулай булуым – минем өчен зур бәхет!

Артка борылып карап, үткәндәге Алмазга нинди киңәшләр бирер идегез?

Ул Алмазга әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Барыбер үзенекен эшли. Шулай дәвам ит, дияр идем.

Артист булу җиңелме?

Әйдәгез, безнең белән берәр атна йөреп кайтыйк! Аннан аңларсыз. Миңа ошый!

Берәр эшләнгән эшкә карата, ник эшләдем икән, дигән сорау туамы?

Нигә эшләмәдем икән, дигәне күбрәк!

Кем белән бөтенләй сөйләшмәс идегез?

Әниләрен рәнҗеткәннәр белән!

Сәхнә таләп итсә, чәч төсегезне үзгәртер идегезме?

Минем чәч төсен үзгәртүчеләр җитәрлек инде болай да…

Сез Зөлфирә белән гел бергә. Җылы мөнәсәбәтләрне саклавы авырмы?

Төрле вакыт була. Ләкин гаиләне саклап калу өчен бер стимул бар – картайган көндә, бер пенсиягә караганда, ике пенсия әйбәтрәк. Һәм әлбәттә инде, һәр сипкеленә кадәр гашыйк булу кирәк. Ул сине, яратмыйсың, дип уйласа да.

Үзегезне кайсы ел фасылы белән чагыштырыр идегез?

Мин инде яз түгел, дип кенә әйтә алам. Уйландырырлык сорау булды бу.

Ир белән хатын бер коллективта ничек эшли ала?

Безнең очракта үпкәләшүне зурга җибәрү мөмкин түгел. Алдагы минутта ук, кеше янына чыгып, күзгә-күз карап: «Беркемем юк синең шикелле», – дип җырлыйсы бар. Шунда җайлана ул.

Сез туган көннәр алып барасызмы?

Быел бәйрәмнәр алып бармыйм. Җырларга бик күп чакыралар, Аллаһка шөкер. Пауза гына булырмы, бөтенләйгәме булырмы, әлегә билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100