news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов Зәйдә концертлары күчерелү сәбәбен әйтте

news_top
Алмаз Мирзаянов Зәйдә концертлары күчерелү сәбәбен әйтте
"Татар-информ" архивы

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина Татарстан районнарында концертлар белән йөри. Җырчы концертка йөрүче тамашачыларга рәхмәт әйтергә дә онытмый. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси битендә хәбәр итә.

«Балтачтагы өстәмә концертыбызга тамашачыбыз зал тутырып килде. Безне зурлаган өчен сезне Аллаһы Тәгалә зурласын. Арча һәм Казандагы концертлардан соң безнең якларга кузгалабыз. 

16 майда Зәйдә булачак концерт көзгә күчерелде. Сәбәбе - тамашачылар залга сыймый, зуррак зал төзегәнне көтәбез», – дип язган ул.

«Зәйгә беркайчан да килмисез дигән сүзме инде бу? Ә без концертка җыенган идек», - дип язучыга җавап бирүче булмаган.

 «Биектауга килмәүнең дә сәбәбе шулмы?» – дип сорап язучыга: «Биектауда рөхсәт булмады», – дип җавап биргән җырчы.

Әлеге иҗади гаиләнең концертларын караучылар «бөтенләй үзгә», «искиткеч концерт» кебек комментарийлар калдыра. Шулай ук җырчыларны башка шәһәрләргә һәм районнарга да чакырып язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар