news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов яңа җырлары турында: «Машинада акыртып тыңласаң, сөйгәнең үзе килеп таба»

news_top
Алмаз Мирзаянов яңа җырлары турында: «Машинада акыртып тыңласаң, сөйгәнең үзе килеп таба»
"Татар-информ" архивы

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә «Җирдә сөю бар икән» дигән яңа җырларын тәкъдим итте.

«Белгечләр фикеренчә, бу җырны тыңлаганда яраткан кешеңне биергә чакырсаң, мәхәббәт бермә-бер артып китә икән! Әле гашыйк булмаганнар машинада акыртып тыңласа, сөйгәне үзе килеп таба, ди! Машина булмаса, телефонда булса да тыңлап йөрергә кирәк. Наушникта тыңлап йөрсәгез, нык итеп елмаеп йөрергә кирәк. Шул вакытта дөнья матурланып китәчәк», – дип уены-чыны белән язган Алмаз Мирзаянов.

«Әйдәгез, комментарийлар көтеп утырам», – дип тә язган артист.

Яңа җырның авторлары – Гөлүсә Шаһбан һәм Нияз Вәлиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар