Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов – хатынына: «Минем 55 яшькә кадәр бала табасың була икән әле»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов – хатынына: «Минем 55 яшькә кадәр бала табасың була икән әле»
Гөлүзә Василова

Иҗади гаилә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Әтнә районы Яңа Шашы авылы Сабан туенда чыгыш ясады. Алар авыл халкына һәм кунакларга халык яратып өлгергән җырларын тәкъдим итте. Зөлфирә үз чыгышында, сәхнәдән төшеп, мәйдан буйлап җырлап китте. Шул вакытта аны Алмаз сәхнәдә көтеп торды. «Әйдә, кайт инде», – диде Алмаз Зөлфирәгә.

«Мәйданда булганда тагын берне җырлыйм инде», – диде Зөлфирә. Шул вакытта җырчы мәйданда утырган мөлаем бер апага дәште: «Апа, кочаклыйм әле үзегезне. Сезнең яннан бер елга җитәрлек энергия алып китәбез бит».

«Бик яратабыз сезне, концертларыгызны калдырмыйбыз. Балаларыгыз күп булсын, 10 бала алып кайтыгыз», – дип әйтте ул.

«Ул вакытта Алмаз минем белән яшәмәс инде», – диде Зөлфирә.

«Мин яшәрмен, ә син яшәрсеңме? Минем 55 яшькә кадәр бала табасың була икән әле», – диде Алмаз, Зөлфирәне кочаклап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100