Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Хәбәрсез югалып торган якташ егетләр хәбәргә чыкты...»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов: «Хәбәрсез югалып торган якташ егетләр хәбәргә чыкты...»
социаль челтәрләр

Җырчы Алмаз Мирзаняов яу кырында хәбәрсез югалып торган якташ егетләренең, ниһаять, хәбәргә чыгуы һәм аларга ярдәм кирәклеге турында социаль челтәрдәге аккаунтында сөйләгән.

– Ай ярым хәбәрдән югалып торган якташ егетләр хәбәргә чыкты. Яу кыры... Бәрелеш...

«Без бернәрсәсез калдык... Хәтта, ашарга пешерергә казаныбыз да юк... Блиндажның бер почмагы гына исән, анда сез алып килгән гуманитар тартмалар исән калды... Сездән әйбер сорарга оялабыз...» – диләр.

Хөрмәтле язылучыларым, әлеге видеоны караучылар. Сезгә мөрәҗәгать итәм. Махсус операция җирлегендә булган безнең егетләргә, якташларыбызга ярдәм кирәк. Аларга һөҗүм ясалган. Бик күп әйберләре юкка чыккан. Зинһар өчен, кулдан килгәнчә аларга ярдәм итик әле. Бары 2 көн генә вакытыбыз калып бара. «Барабыз, ярдәмне илтәбез», – дип торган егетләр бар. Рәхмәт аларга. Читтә калмыйк. Бердәмлек белән генә җиңеп чыга алабыз бу ситуациядә. Зинһар өчен ярдәм итик әле, – дип сөйләгән җырчы, нәфис сүз остасы Алмаз.

«Тегендә»ге егетләргә тәгаен нәрсәләр кирәк икәнен ул санап язып та чыккан. Ярдәм итәргә теләүчеләргә тиешле телефон номерлары калдырган.

Видео-фотолар: Алмаз Мирзаяновның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2023
    Исемсез
    Син Алмаз Мирзаянов аю жыгарлык егет, ник фронттан качып йорийсен ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100