Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов Зөлфирәгә хәтле үзенең мәхәббәт шигырьләрен кайсы җырчыга сөйләгән?

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов Зөлфирәгә хәтле үзенең мәхәббәт шигырьләрен кайсы җырчыга сөйләгән?
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов дусты Илсөя Бәдретдинованың Казандагы концертына бер кәрҗин җиләк-җимеш алып килгән. «Авыз кырыңа иннек тигән», – дип җырчының авыз кырыен да сөртеп алган. Шул вакыт Алмазның исенә бер кызык вакыйга килеп төшкән.

«Сөйлим инде, ачуланмаслар әле, әйеме?! Бер эләккән иде инде миңа. Ниндидер концертның финалында шапыр-шопыр кофетти чәчтеләр. Син дә шунда идең. Бер имансыз конфетти синең ике күкрәк арасына кереп киткән иде. Мин шуны тартып чыгардым да, кабат атна буе Зөлфирәне күрмәдем. Ул миңа болай да кырын-кырын карый иде инде. Ник дигәндә, өйләнгәнче мин сиңа мәхәббәт шигырьләре сөйли идем. Хәтерлисеңме? Хәзер юк андый шигырләр сиңа» – дигән Алмаз. 

Алга таба җырчылар студент вакытларын искә төшергәннәр. «Без барыбыз да, Фирзәр абый Мортазин да,  Фирдүс Тямаев та, мин дә, син дә Лениногорски музыка училищесында укыган балалар бит», – дигән Алмаз. 

«Сез озаграк укыдыгыз, мине 3 айдан куып чыгардылар»,- дигән Илсөя. 

«Ә без шуңа үч итеп, училищены бетереп чыгып киттек. Бетте ул бездән соң», – дип бөтен залны көлдергән ике дус. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100