news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов трамвайда ашый торган билетлар бетүгә борчыла

Җырчы бәхетле билетлар ашап йөргән.

news_top
Алмаз Мирзаянов трамвайда ашый торган билетлар бетүгә борчыла
Җырчы Алмаз Мирзаянов инстаграмдагы битендә яңа төрле трамвай билетын күрсәтте. Ул билетта саннар күп булуына гаҗәпләнә.

"Карагыз әле, нишләткәннәр трамвай билетын. Аппараттан гына чыгарып бирәләр. Номерлары да башка төрле, санап чыгарырлык түгел. Кешеләр үзләрен бәхетле итеп тоюның тагын бер ысулы юкка чыккан. Шуңа да куана идек бит. Әле мин дә ашый идем ул бәхетле билетларны", - дип язып калдырган ул.

Инстачыларның күбесе бәхетле билет ашавын язып калдырган. Бер тапкыр да билет ашап карамаучылар бармы - языгыз әле бирегә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар