Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсендә саф татар телендә сөйләшәләр. Бу турыда алар «Болгар радиосы» студиясендә узган «Гаилә белән сайлыйбыз» теле-радиомарафонында сөйләделәр.
Аларга: «Туган илгә мәхәббәтне кечкенә чактан ук ничек тәрбиялисез?», дигән сорау бирделәр. «Иң беренче – туган телебездә сөйләшәбез. Без үзебез авылда үстек. Нәзирә дә туганнан бирле авылда. Шәһәрдән күбрәк авылны ярата. Табигатькә карата мәхәббәт, гаиләңдә бер-береңә карата хөрмәт шул хисләрне үстерә торгандыр инде», – дип җавап кайтарды Зөлфирә.
Алмаз: «Өйдә рус сүзләре кыстырып сөйләшү тыелган. Телефонны әнисе тыйды. Безнең үрнәктә тәрбияләнә. Без, артистлар буларак, балаларыбызга гына түгел, барлык тамашачыларга да үрнәк булырга тиешле кешеләр», – дип дәвам итте Алмаз.
Алар студиягә кызлары Нәзирәне дә алып килгәннәр иде. Ул Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен сөйләде. Эфирдан соң Зөлфирә белән Алмаз тавыш бирергә барырга җыенулары турында да әйтте.
-
ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек теле-радиомарафон бара.