Алмаз Мирзаянов: «Миңа җырлауга караганда бәрәңге утырту җиңелрәк»
13-14 май көннәрендә УНИКСта Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерты узды. Әле күптән түгел - февраль аенда Зөлфирәнең 25 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерт булган иде. Тамаша күпсанлы тамашачылар соравы буенча кабат күрсәтелә икән.
Туган көн концертын да карарга насыйп булган иде. Зөлфирә һәм Алмазның иҗатларын яратканга күрә, өстәмә концертларына да билет алдым. Икенче тапкыр караган тамаша кызык булмый, диләр. Алай диясе килми әле, икенче тапкыр караганда тирәнрәк мәгънәсенә төшенәсең. Һәм чагыштырасың. Ләкин бу концертта чагыштырулар тапмадым, февраль аендагы концерт ничек узды, өстәмә концертлары да шулай - бер рухта үтте, сизелмәде дә.
Концертка тамаша кылырга килгән кешеләр гаять күп иде. Бармак белән генә санарлык буш урыннар калган. Күбрәк яшь һәм урта буын апалар-абыйлар. Иң беренче рәттә - Чувашия Республикасы Шыгырдан авылыннан килгән тамашачылар, алар концерт буе җырлашып утырды. Залда Алмаз белән Зөлфирәнең иҗатташ дуслары да бар иде.
Ерак араларны якын итеп килүче тамашачылар да бар иде. "Екатеринбург һәм Мәскәү шәһәреннән концерт карарга килдек», - диде апа-абыйлар. Концертта Алмаз Мирзаянов залга төшеп, шәхси бүләген - календарен тапшырды. Алай гына да түгел, 13 май - җомга булганга күрә «Пятница 13» дип, 13 рәттәге, 13 урындагы кешегә дә бүләк эләкте. Тамашачылар, артыгын кыланып, «Безгә дә бирегез әле», - дип сорадылар. Шул ошамады. Бүләкне сорап алмыйлар!
Һәрбер кешенең күңелен күрә, һәркем белән аралаша торган артист - Алмаз Мирзаянов. Соңга калып килүче тамашачысын да, алда буш урыннар булганга күрә, Алмаз үзе «Менә монда утырыгыз, килегез», - дип каршы алды. Нинди бәхетле кешеләр бар бу дөньяда! Соңга калып киләсе калган...
Икенче өлештә залда утыручылардан хатлар килә башлады. Алмаз Мирзаянов барысына да игътибарлы булды. Күпчелек хатта: «Әтиемнең, әниемнең, әбиемнең туган көннәре, аларны котлап китегез әле?» - диелгән. «ИлСафны җырлатыгыз әле, якташлары чүпрәлеләр сорый», - диелгән хат та бар иде. Көтелмәгән хәлләр кызык, күңелле. Тавыш операторы да, тиз генә абайлап алып, ИлСафның «Әбиләр чуагы»ның көен куеп җибәрде. Һәм Татарстанның атказанган артисты берсүзсез җырлады. Ялындырып тормады. Алмаз Мирзаянов, ИлСаф җырлап бетергәннән соң: «Иртәгә Данир Сабиров килә, аны да җырлатыгыз әле» дип көлеп куйды. ИлСаф алдан әзерләнеп килмәде микән, хат та алдан уйлап язылмаганмы дигән шик калды анысы...
Һәрбер концертның үзенчәлекле яклары бар.
Халыкны күрсәгез! Бирелеп китеп җырлыйлар, бииләр, Алмаз Мирзаяновның шигырь сөйләгәненә кушылып, хыялларында йөзәләр, елыйлар, көләләр... Алмаз Мирзаянов шигырьне сәнгатьле итеп, күңел аша җиткерә ала! Алмаз әнисе язган шигырен дә сөйләде.
Концертта легендар җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның исән чагында җырларга теләп тә җырлый алмый калган "Кәккүк» җыры, шулай ук «Җомга» җырын яңартып, яңа сулыш кертеп башкарылды. Хәния Фәрхи һәм Дәниф Шәрәфетдинов репертуарыннан «Хәбәр сал җилләргә» һәм Халидә Бигичеваның «Кайтам әле туган ягыма» җырларын җырладылар. Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова, яшь булуына карамастан, җырларны җиренә җиткереп башкарды.
«Дәү әнием гел тәрәзәләргә карап: "Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар», - дип җырлый иде», - дип сөйләде «Сагыну»ны җырлар алдыннан Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова. Халык җырлары булган җирдә кешенең күңеленә ятышлы, рәхәт була концерт! Зөлфирәгә исләрем китеп карап утырдым. Әтисенең якты истәлегенә багышлап җыр җырлады, күзләреннән яшь тә чыгармый - кыю: «Үзем генә булганда, бу җырны җырлый алмыйм, күңелем тула. Ә сезнең каршыда елап басып тора алмыйм, мин бит Альфред кызы!» – диде үзе.
Концертның матур өлешләре бихисап. Шуларның берсе Әнгам Атнабаевның «Миләүшә көндәлегеннән» поэмасыннан өзекләрне сәхнәләштерү иде. Ах... шулкадәр искиткеч, «афәрин» дип кычкырасылар килде. Берсе нәфис сүз остасы булса, икенчесе - моңлы җырчы. Шул нәфис сүз өстенә моңлы итеп җырлый, икенчесе моңлы итеп җырлавына матур итеп сөйли.
Зөлфирәнең бертуган апасы Әлфирә дә матур җырлый икән. Алар игезәкләр кебек, бер- берләренә охшаганнар. Апасы белән җырлаган «Апа-сеңел» җыры да йөрәктә урын алды.
Сәхнәдә яшь, талантлы егетләр. Алар гитарада, баянда, саксофонда бар күңелләрен биреп үзләренең дәртле көйләрен сузды, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Әле алай гына да түгел, алар бөтен җаннары белән концертта. Башлары, куллары, аяклары - бар гәүдәләре «эшләде».
Киемнәренә игътибар итсәгез! Затлы, ялтыр-йолтыр килеп тора! Татар эстрадасының гади, милли, матур пары. Шулкадәр яратам мин аларны. Концертлары да үзләре кебек мәгънәле, зәвыклы һәм тере тавышка сугарылган иде.
Үзләрен якыннан күреп белмәсәм дә, аралашу бәхетенә ирештем. «Концертыбызга килгәнең өчен рәхмәт», - диделәр, бөтен сорауларыма җавап бирделәр. Кунакчыл, ачык кешеләр икән. Сорауларга башлыча Алмаз җавап бирде.
Кәефләрегез ничек? Концерт ничек узды?
Кәефләр әйбәт, Аллага шөкер. Концертта иң куркытканы – Зөлфирә иде. Ул салкын көннәрдә клип төшереп, салкын тидерде. Ул гомумән фонограммага җырлаганны яратмый, шуңа күрә «үзем, үз тавышым», диде. Катырак җырлаган саен ныграк бетә әле ул тавыш. Аның өчен бөтенебез, төркембез белән борчылдык. Аллага шөкер, ерып чыкты.
Концертларыбыз бик әйбәт үтте. Без канәгать. Бирелеп эшләдек. Концерттан соң шулкадәр матур сүзләр килә. Өстәмә концертлар сорыйлар. Алла бирсә, киләсе ел программасы буенча идеяләр дә барлыкка килде. Ноябрь аенда минем юбилей концертын планлаштырабыз.
Иң беренче эстрада сәхнәсенә алып чыккан номер - «куку авылы малае", кая барсам да шуны искә төшерәләр. Менә шул киемнәрне табып, шул киемнәргә сыйганчы ябыгып, үземне рәткә китереп, әлеге номерны яңартып, концерт куярга исәбем бар. Әлбәттә инде, Зөлфирә ярдәме белән.
Бәрәңге утырттыгызмы әле?
Бәрәңгеләрне утырттык. Башта минем якка кайтып утырттык, Теләчедә дә утыртырбыз дигән идек, өлгерми калдык, яңгыр яуды. Аннары баҗайлар килеп утыртып киткәннәр.
Бәрәңге кайда тәмлерәк үсә?
Бәрәңге тамак ачкач тәмле. Эшләгәч.
Җырлау җиңелрәкме? Әллә бәрәңге утыртумы?
Минем өчен - бәрәңге утырту. Чөнки җырларга яратмыйм. Зөлфирә белән без бакча яратабыз.
Коронавирустан соң акча эшләп була башладымы?
Без короновируста да эшләдек. Нинди һөнәрләребез бар, шуларны кулландык. Зөлфирә массажга өйрәтү курсы алган иде. Авылдагы кешеләр өебезгә көне буе массажга килеп торды.
Халыкның матди хәле соңгы елларда ничек үзгәрде?
Концертларны эшлибез, халык килә. Һәм бөтен булган акчаны алар белән тагын очрашу өчен җыеп барабыз инде. Акча әйләнештә. Кулыбызда тотып караган юк әле.
Еллар узган саен мәхәббәт үзгәрәме?
Мәхәббәт ныгый!
Ә тамашачы мәхәббәте?
Алар белән дә шулай ук.
Ачуланышкан вакытта кайсыгыз беренче булып килешүгә бара?
Без ачуланышмыйбыз, Аллага шөкер.
Күңел төшенкелегенә тиз биреләсезме?
Алмаз:
Мин - әйе, ләкин озакка түгел.
Зөлфирә:
Күбрәк «җирдә» йөрим. Андый хәлләргә калганым юк.
Тавышка берәр нинди күнегүләр ясыйсызмы?
Ясамыйбыз шул. Ясасак, андый кимчелекләр булмас иде.
Зөлфирә, сезнең шулкадәр көчле тавыш, кемнән бирелгән?
Зөлфирә:
Тавышымны мәрхүмә Мәхүбә әбиемә охшаталар.
Алмаз, шигырьләрне ничек ятлыйсыз, озакмы?
Әгәр дә күңелемә ошый икән, тиз истә кала. Ошамый икән, ятлый алмыйм.
Хейтерларыгыз күпме?
Алар булса да, без аларны «кара исемлек»кә кертәбез, җыймыйбыз. Аларның язган ямьсез сүзләреннән «кайфовать» итмибез.
Төркемегез дусмы?
Төркемдә кешеләр елдан-ел үзгәреп тора. Үз дигәнебезне туплап бетереп булмый. Ләкин әкренләп-әкренләп җыярга тырышабыз.
Егетләрне ничек сайлап алдыгыз?
Күбесе үзләре килгән кешеләр. Айратны үзебез чакырып алдык. (Айрат-Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның улы).
Хәзер гастрольләргә чыгып китәргә җыенабыз. Ижау, Минзәлә, Әгерҗе, Оренбург, үземнең Мөслим районы Татар Бүләре авылларында концертлар була, анда билетлар сатылып беткән. Әгерҗе районына хәзер артистлар бик бармый, ләкин без барырбыз, дидек. Оренбург - безнең өчен яңа төбәк. Өйдә ятканчы барыйк әле.