Җырчы, алып баручы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдә күңелендә булган борчулары, гыйбрәт алуы, бернигә дә карамыйча, алга таба барырга, дигән нәтиҗә чыгаруы белән уртаклашты. Ул үзенә авыр булган вакытта, дус дип йөргән кешеләренең дә булышлык күрсәтмәүләре турында яза.
Бу турыда ул «Бер шигырь җибәрегез әле, зинһар, бик ошый миңа, бик матур сөйлисез» дип язылган хатка җавап итеп язды. Бу хатны аңа тамашачысы «сорау – җавап» рубрикасына юллаган булган.
«Минем өчен 1 елга якын авыр тема бу. 7-8 ел элек мин шигъри дөньяга кереп чумдым. Матур шигырьләрне тизрәк ятлап, кешеләргә ишеттерәсе килеп, канатланып йөрдем. Ятлаганда һәр күзәнәгемә сеңдереп, үзем аша үткәрә идем. Сөйләп караган саен тамакка төер утыра. Шул төер беткәнчегә кадәр кабатлыйм. Сәхнәдән тамашачыларга җиткергәндә ләззәт алдым. Һәрвакыт эзләнүдә булдым. Меңләгән кайтаваз алдым. «Шигърияткә мәхәббәт уяттың» дип зурладылар, «сәхнәгә кабаттан шигырьләр кайтардың» дип канатландырдылар. Андый сүзләрдән мин инде бөтенләй хыял болытына утырып, күктә йөздем.
Узган ел минем юлымны, ниятләремне, уйларымны 5 процентка да белмәгән кешеләр мине җиргә төшерделәр. Кемнәр икәнен үзегез дә беләсез.
Минем шигырь сөйләп йөрүемнең гомумән кирәк түгеллеген аңлаткан бик күп статьялар чыкты. Мин дә дәшми тормадым. Ахыр чиктә, туктадым, чөнки минем аркада күңесезлеккә юлыгырга мөмкин булган кешеләр бар иде.
Шул хәлләрдән соң шигырь сөйләүдән рәхәтлек ала алмый башладым. Үземнән гаеп эзләдем. Алар әйткәнчә, дөрестән дә, тавышым да профессиональ түгел, сәхнә теле дә югары дәрәҗәдә түгел, классика да сөйләмим, дип үземне эчтән генә «ашадым». Ә шигырьләргә карата мәхәббәт шул килеш калды», – дип яза Алмаз Мирзаянов.
Киләсе сторисында ул Салиха Гаязованың «Тик...» дигән шигырен урнаштырган.
«Тик…
Сагыштан… Ялганнан… Гайбәттән
Бу күңел шулкадәр алҗыган.
Битараф… Сизмәс күк, кирегә
Әйләнсә кинәттән бар җиһан.
Ышанган… Алданган… Егылган
Күпмедер түзелгән, көтелгән.
Шул гомер эчендә өметләр
Мең кабат ялганып өзелгән.
Күз яше… Үпкәләр… Әрнүләр
Җыелып бәгырьгә төйнәлгән
Йөрәкнең ярасы ачылып
Ничә кат яңадан җөйләнгән?…
Бу күңел адашкан… Саташкан
Язылган тәкъдирләр чатында.
Тик… Сүнми сакланган бер очкын
Кабынып китәр күк җанымда!!»
Алмаз Мирзаянов шушы сүзләргә йомгак ясап, үзе өчен нәтиҗәләр ясавын белдерде.
«Бу ситуациягә разбор ясадым.
- Мин үзем гаепле. Провакациягә биреләсе булмаган, дәрес булыр.
- Мин көткән «дусларның» берсе генә дә ярдәм итмәде. Итәселәре килмәгәндер.
- Миңа каршы булган кешеләрне 1 елга якын күзәттем. Алар шулай шау-шу күтәреп йөрүчеләр булып чыктылар. 1 ел эчендә ничә гауга уртасында булдылар. Ёмаё. Күпме сабырлык кирәк.
- Аннары салкын акыл белән уйладым да нәтиҗә ясадым. Бәлки, алар профессиональ түгелдер, ә мин нормаль, дидем дә, кабаттан шигырьләр сөйләргә булдым!
Аннары Алмаз Мирзаянов Фәнис Яруллинның түбәндәге шигырен укый.
«Әгәр һәркем явызлыкка каршы
Гел явызлык кына эшләсә,
Шәфкать кылычы тотып,
Явызлыкның
Юлларына каршы төшмәсә;
Җимерүгә җимереп җавап бирсә,
«Канга – кан» дип торса ярсынып,
Авыр сүзгә мәңге үпкә саклап
Сүз катмаса, сине кичереп –
Яхшылыклар күптән үләр иде,
Калыр иде бары үч, нәфрәт.
Җаннарында кояш йөрткәннәргә,
Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт!»