Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Мин инде өч ел реалити-шоуда яшим...»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов: «Мин инде өч ел реалити-шоуда яшим...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргән. Хәтта шактый уңайсыз сорауларны да танылган алып баручы, сүз остасы җавапсыз калдырмаган. 

Алмаз Мирзаянов Казанда үзе генә концерт куячагы турында хәбәр иткән иде. Мирзаяновларны гел бергә күреп ияләшкән халык концертта Зөлфирә булмаячагына аптыраша. Алмаз аларга концертның үзенең юбилей концерты булачагын, шуңа күрә Зөлфирәсеннән башка гына булачагын әйткән. 

Шук укучылары Алмазның кушаматын  сораган.  Артист үпкәли күрмәсен диптер инде: «Мин үзем ялкау Яхья оныгы», – тә өстәгән. «Безнең авыл кешеләрен Бүләр куыклары дип йөртәләр. Ә болай кушамат юк», – дигән Алмаз. 

«Җенеңне чыгара торган сорау», - дигәнгә җырчы: «Мәсәлән, 28 август Уфага киләбез дигән афиша астында: «Кайчан Уфага киләсез?» –  дип язсалар, бераз әллә нчек булып китә инде», – дигән ул.

Тагын бер наяны: «Самогон эчәсезме?» –  дип сораган. «Наливай», – дигән аңа каршы Алмаз. Кабат тагын: «Дөресен әйткәндә, без бөтенләй эчмибез. Но, әйбәт ашыйбыз», – дигән. 

«Телевидениедә баручы нинди реалити-шоуда катнашыр идең?» – дип тә кызыксынганнар. Алмаз озак уйлап тормаган. «Мин инде 3 ел реалити-шоуда яшим», – дигән ул Зөлфирә белән никах фотоларын куеп. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100