news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нигә көтмәгәндә китеп бардың?» – Алмаз Мирзаянов мәрхүмә Резидә Шәрәфиеваны искә алды

news_top
«Нигә көтмәгәндә китеп бардың?» – Алмаз Мирзаянов мәрхүмә Резидә Шәрәфиеваны искә алды
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Шушы көннәрдә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның Казанда концертлары бара. Анда Алмаз мәрхүмә җырчы, үзенчәлекле тавыш иясе Резидә Шәрәфиеваны искә алды.

«Ул табигатьне, кешеләрне, дөньяны ярата торган Резидә апабыз иде. Ул – миңа аеруча якын кеше. Аны искә алуым да юкка гына түгел. Мин авылларда беренче концертларымны куйгач, «районнарга чыгарга кирәк» дип уйладым. Шушы фикеремне Резидә апага җиткердем. Әле Зөлфирә белән танышмаган идем. Төркемгә җырчы хатын-кыз кирәк. Ә минем үземнең концертта хатын-кыз җырчының иң көчлесен күрәсем килгән иде, сюрприз буларак. «Мин Татарстанның халык артисты бит! Сәхнәгә яңа гына адым ясый башлаган, алып баручы, җырлый белмәгән Алмаз Мирзаянов концертында җырламыйм», – димәде. Килде!

Район саен килеп, үзенең җырларын минем концертта сюрприз итеп башкарып йөргән иде. Резидә апа һәрвакыт шундый кызыклы кеше иде. Аның белән гел күңелле булды. Хәтта аны искә алганда да күңелсезләнәсе килми, елмаясы гына килә.

Берсендә ул банкетка барган да җырлаган. Кешеләр баштап аптырап утырган, аннары кул чапкан. Аннары ул чакырылган банкетның 1 айдан гына булачагы ачыкланган. Үзе шуңа куана, кешеләрне шатландыра алуына сөенә. Күп аның белән бәйле мизгелләр. Кешеләргә сөйләргә яраганы да, ярамаганы да бар, сәхнә артында гына сөйли торганнары да. Резидә апа – галәмәт күңелле кеше. Мәҗлесләр вакытында, концертларда сәхнә артында күрешкәндә дә аның белән сөйләшеп туеп булмый иде. «Хәзер китәм, хәзер китәм», – дип әйтә иде, әмма сөйләшә-сөйләшә…

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?

Озак утыра идек лә...

Үзең бер дә китми торган идең

«Хәзер китәм-китәм», – диеп тә.

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?

Яз башланды, җәйләр, көзләр бар.

Языласы күпме хикәятләр,

Җырланасы күпме җырлар бар.

Ник көтмәгәндә китеп бардың?

Анда барып була соңрак та.

Барып була, ләкин кайтып булмый,

Бөтенләйгә түгел, сорап та.

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?

Озак утыра торган идек лә.

Үзең бер дә китми торган идең,

«Хәзер китәм-китәм», – диеп тә.

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?..»

Видео: Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар