Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов махмырдан интегүчеләргә ярдәм итүе турында: «Мин ыштансыз»

Алмаз Мирзаянов «выручи, пожалуйста» дигән абыйларның үзенә магнит кебек тартылуы турында яза.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов махмырдан интегүчеләргә ярдәм итүе турында: «Мин ыштансыз»
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов инстаграмга үзенең ыштансыз булуы турында язган. Шул беркатлылыгы аркасында тарыган кызыклы хәлләрне искә алган.

«Сезнең заначкагыз бармы ул? — дип сораудан башлаган язманы Алмаз Мирзаянов. — Хатыныгыз, ирегез белми торганы турында әйтәм. Мин кайвакыт берәр кая яшереп куям да, аннары түзмим, уртак бюджетка кушам. Икебез бер эштә эшләгәч, урлаган кебек хис итәм үземне. Хәзер гомумән, үзем белән акча йөртмим. Чөнки кая барсам да, „выручи, пожалуйста“ дигән абыйлар магнит кебек тартылалар миңа. Ә мин ыштансыз, соңгысы булса да чыгарып бирәм. Дөнья йөзендәге ничә баш, иртәгә чатнап авыртасын белеп, „төзәлгәндер“ минем аркада. Зыянлы файда. Аларны мыскыллап әйтүем түгел, беркем дә андый көн булмас дип әйтә алмый, Аллаһ сакласын», — ди ул.

Алмазны авылдан беренче тапкыр үзе генә чыгып киткән көнне үк талап киткәннәр. «Курсташ малайларның әниләре акчаны, трусикның эчке ягына кесә ясап, шунда тыгып җибәрәләр иде. Мин бит инде бала-чага түгел анда тыгып йөрергә, 16 яше тулган «серьезный мужик». Бер айга җитәргә тиешле әни биргән 600 сум акча юл сумкамның алгы кесәсендә генә. Әлмәт автовокзалында яныма килеп утырган «выручи, пожалуйста“ның үзәк өзгеч тарихын тыңлап утырган арада, теге 600 сумнан җилләр искән», — ди Алмаз.

«Аннары да әллә нинди вакыйгалар булды инде. Андый чакта башыңны юләргә салу иң әйбәт вариант икән. Төн уртасында тулай торакка кергән урам малайлары алдында да „ку-ку“ булуың сугышуга караганда мең өлеш яхшырак булды! Менә хәзер дә кайбер нәрсәләргә карата шул алымны куллансаң яхшырак! Җиңелрәк! Кайбер кешеләр шулай нык оста ул өлкәдә, шаккаткыч! Бер өем юләрләр акыллы кыяфәт чыгарып йөргән илдә, аңлыларга да бераз тилереп алу ярый торган гамәлдер! Заначкагыз бар дидегезме әле?» — дигән җырчы.

«Ыштансыз түгел син, син нык нечкә күңелле кеше!» — дип тынычландырганнар инстачылар Алмазны. Заначка темасын дәвам итеп: «Заначканы качырыр кешем юк, бәлки булыр иде дә. Алай булса да, пенсиягә дип җыям», «Татар халкында мондый мәкаль дә бар бит әле: «Ике ипиең булса, берсен иреңә әйтмә», «Гаиләдә нинди заначка була алсын?Акча запасы булса гына кара көнгә җыеп куйган. Ул һәркемдә булырга тиеш. Менә теге бюджеттагы акча җитмәгәндә шуны чыгарып бирәсең дә, и Зөлфирәңнең күңеле була инде аннары», — дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100