Алмаз Мирзаянов кызларына исем сайлау турында: «Туарга ике атна кала бер хәл булды...»
Иҗади гаилә – Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар ике кыз тәрбияли. Язылучыларыннан килгән сорауларга җавап биргәндә, Алмаз Мирзаянов кызларының исемнәрен ничек сайлаулары турында сөйләгән. Алмаз әйтүенчә, беренче кызларына исем сайлаганда, нәкъ менә Нәзирә исеме кушу өчен билгеләр булган. Ә менә икенче бәбине әтисе, малай булыр, дип көткән булган, ахрысы.
«Нәзирә туарга 2 атна алдан Бакалыда мәҗлестә җырладык. Юбилярның исеме шундый иде. Шунда ук ошады. Безнең авылда да Нәзирә апа бар, бик әйбәт кеше. Кызыбызны көткәндә «Нәзер» дигән спектакль дә караган идек. Динебездә дә бик яхшы исем санала.
Ә инде Гүзәлгә исем сайлаганда вариантлар күп иде. Мин, Әмир булыр, дигән идем. Нәзирә – Хәят, диде. Газизәсылу дигән вариант та бар иде. Гүзәл җиңде! Гүзәл исемле бик күп танышларыбыз, туганнарыбыз бар. Бөтенесе дә – әйбәт кешеләр. Тик без, Гүзәлгә исем кушканда, Чаллыдагы Гүзәл апаны күз алдында тоттык», – дип сөйләгән Алмаз Мирзаянов.

