news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов кызларын бала тудыру йортыннан алып кайткан

news_top
Алмаз Мирзаянов кызларын бала тудыру йортыннан алып кайткан
Салават Камалетдинов

Шушы көннәрдә җырчы гаилә Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллинаның кызлары туды, дип хәбәр иткән идек.

Менә бүген Алмаз кызларын бала тудыру йортыннан алып чыккан. Җырчы гаиләнең бик бәхетле көннәре. Социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, Алмаз шатлыктан балкый, ул бала тудыру йортына бер кочак чәчәк бәйләме һәм ике әнисе белән бергә барган. Зөлфирә белән бәбине каршы алырга башка туганнары да килгәннәр.

Без дә Алмаз белән Зөлфирәне гаиләсендәге шушы зур, шатлыклы вакыйга уңаеннан кайнар котлыйбыз. Бәләкәчкә саулык-сәламәтлек телибез.

Фотолар: Алмаз Мирзаяновның шәхси аккаунтындагы видеолардан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар