Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Кычкырып торган башисемле өч тиенлек порталларны куандырасым килми...»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов: «Кычкырып торган башисемле өч тиенлек порталларны куандырасым килми...»
Салават Камалетдинов

Җырчы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының «ачу китерә торган» сорауларына җавап биргән.

Җырчы үзе шундый сораулар бирергә тәкъдим иткән: «Хәерле көннәр. Иң ачуны китерә торган сорауны бирергә тырышып карагыз әле», – дигән. Күптән түгел генә Алмаз гаиләсе белән җылы якта ял итеп кайтканга, сораулар күбрәк шул хакта да, башка темаларга да булган. Тик Алмаз барлык сорауларга да төгәл җавап бирмәгән. Кайберләренә ул шаяртып, я булмаса читләтеп, кыеклатып кына сүзен әйткән.

Игътибарга лаек дип табылган сорауларны һәм җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

 Икенче бәбине кайчан алып кайтасыз?

– Иң популяр сорауларның берсе бу. Нәрсә дип әйтим, Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч. Без инде озак тормабыз, дип уйлыйбыз. Эшли башларга кирәк, ялга да барып карадык...

– Күпме «тёща»да яшәргә була? Алмаз, ачуланма…

– Юк, бер дә ачуны китерә торган сорау түгел бу, – дип көлгән Алмаз, куркыныч, явыз кыяфәтле наклейка куеп.

Сез хәзерге вакытта нинди районда торасыз? Казанга ничә чакрым?

– Теләче районы. 80-90 км.

Казаннан фатир аласыгыз килмиме?

– Килә. Цареводагы фатирны сатырга куйдык без, сүз уңаеннан.

Нигә өй салмыйсыз?

– «Тёща»да яшәү рәхәт.

Тамада кирәк иде. Ничә сум аласыз?

– Төрле бәйрәмнәргә төрлечә. Шул.

Быел сабантуй оештырасызмы үзегезнең авылда?

– 30, 35 яшьне шулай үткәрдем. Хәзер чираттагы юбилейны көтәбез инде. 40ны үткәрергә ярамый (көлә).

Сез кайда ял иттегез?

– Кайларда гына булмадык. Барысын да язып тормыйм инде. Кычкырып торган башисемле мәкаләләр белән үзләренә рейтинг ясаучы 3 тиенлек порталларны куандырасым килми.

Ничек ял иттегез?

– Беренче һәм ахыргы көннәре бик шәп булды.

Нинди кунакханәдә ял иттегез?

– ...

Ник хатыныңны эшләтәсең? Әнә, бала карасын лучше...

– Баланы гел карап торсаң, күз тия.

Мазохистмы әллә сез?

– Мин андый гөмбә белмим.

Ничәнче размер киясез сез? Зур кебек күренәсез...

– Кайсы җиргә нәрсә киюгә карап...

Фотолар: Алмаз Мирзаяновның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100