news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов концерттан соң артистларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен әйтте

Сезнең гайбәтегезне сатабыз, ди җырчы.

news_top
Алмаз Мирзаянов концерттан соң артистларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен әйтте
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов концерттан соң артистларның нәрсә сөйләшкәннәрен әйтте.

«Сезнең гайбәтегезне сатабыз. Сезнең турында сөйләшәбез. Һәммәгез турында диярлек сөйләшеп чыгабыз. Сез күз алдына китерә алмыйсыз безнең тормышыбызда нинди зур роль уйнаганыгызны. Сезнең хуплау, тәнкыйть сүзләрегез безне яшәтә», — диде ул концертында.

Алмаз Мирзаянов тамашачылар ярдәме белән «Очар канатым» җырының җиңүгә ирешкәнен әйтте.

«Моңа кадәр мине фестивальләргә чакырып бүләк биргәннәре юк иде. Әллә моңымны аңламаганнармы шунда? Зөлфирә белән җырлый башлагач, аның аркасында диик күбрәк — уртак җиңүебез — ТМТВ лауреатлары булдык. Шуңа күрә һәрберегезнең бу премиядә өлеше бар… дисәм, акча дип уйлап, өләшә башлыйлар дип уйлый күрмәгез, — дип көлдерде ул тамашачыларны. — Бу җыр яңгырый башлагач, телевизорны сүндереп куймагансыз икән, бу премиядә һәрберегезнең өлеше бар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар