Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов хатыны белән кавышуы турында: «Сәерлеге бар икән дип уйладым»

Хатыны Зөлфирә исә кавышуларына дәү әнисенең каршы булуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов хатыны белән кавышуы турында: «Сәерлеге бар икән дип уйладым»
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов концертында хатыны Зөлфирә Шәйдуллина белән ничек танышуын сөйләде. Алар бер концерт төркемендә эшләгән, әмма очрашып йөрмәгәннәр.

«Концерттан соң төнге сәгать унбердә машина белән кайтарып куйдым. Гел кайтарып куя идем. Кайтаргач, ул әйтә: «Урамда йөрисем килә», — ди. Төнге сәгать унбер! Февраль! Сәерлеге бар икән дип уйладым. Урманда йөрисеңме, дим. Йөрим, ди. Карале, батыр икән дим. Урман дигәне дә — бер парк инде. Ярар, киттек икәүләп. Сөйләшмибез, урман уртасында зур фонарьлар куелган сукмактан барабыз. Дәшмибез, чөнки без бер-беребезне күреп туеп беткән. Сөйләшер сүзләр беткән. Кычкырып уйлыйбыз. Аңа таба якынайткан күңелне якынайткан әйбер — табигатьне ярата. Карале тегендә нинди матур, монысы нинди матур, ди. Ике плюс булды, Алмаз, өченче плюс булса, точно синеке була дим!

Бермәлде куллар бер-берсенә тиеп китте, дә җитәкләштек. Шул мизгелдә, бөтен дөньяны аклыкка күмеп, ябалак-ябалак кар ява башлады. Шул мизгелдә өчен фактор үз эшен эшләде. Зөлфирә туктады да, ап-ак яуган карларга башын күтәрде дә, авызын ачты! Минеке минәйтәм! Шушы кар явуы безне кавыштырып куйды бит», — дип сөйләде Алмаз Мирзаянов.

Хатыны Зөлфирә исә кавышуга дәү әнисе каршы булуы хакында сөйләде.

«Кияүгә чыгу турында планнар тау артында иде. Бу хәбәрне иң авыры минем дәү әнием күтәрде. Берничә ел элек апам Әлфирәне кияүгә бирдек. Килен күчтәнәченә казлар әзерләдек. Дәү әнием шулкадәр ошаткан: «Үзебез өчен генә казлар алырбыз», — дидек. Казлар алдык, суыткычка тутырдык. Аннары Алмаз килде әнисе белән. Әни әллә чынлап, әллә уйнап: «Риза-риза, алып кына китә күрегез», — дигән иде. Чәйләр эчтек, озаттык. Карап калганда, дәү әни: «Китте казлар!» — дигән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100