Юмор остасы, алып баручы Алмаз Мирзаянов дәү әнисенең хәле начарлануы һәм аңа ашыгыч рәвештә операциягә ятарга туры килүе хакында сөйләгән иде.
Шәмсебикә әбинең хәле яхшырып килә, операция уңышлы узган.
«Көн саен дәү әни янына барып торабыз. Бүген реанимациядән чыгаралар. Хәлләре Аллага шөкер, рәхмәт барыгызга да матур теләкләр теләп торганыгыз өчен», – дип язган артист.