Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Бик кыен хәлдә калдым...»

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов: «Бик кыен хәлдә калдым...»
социаль челтәрләр

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина мәзәк тә, уңайсыз да хәлгә юлыкканнар. Алар никах туе дип җыенып барган мәҗлес юбилей булып чыккан. Артистлар исә моны кияү белән кәләшкә багышланган шигырьләр, котлаулар сөйләнеп беткәч кенә, икенче чыгышлары вакытында гына аңлап алганнар. Алмаз Мирзаянов бу хакта, кызык итеп, сторисларында сөйли.

«Бүген бик кыен хәлдә калдым. Зөлфирә: «Никахка барабыз», – ди. Түбәтәй-яулыкларны алдык. Баргач кына ирекле дресс-код булуы ачыкланды. Киенеп, залга кердек. Никахтагы атмосфера түгел. Шулай дип әйттем дә әле. «Точно никахмы соң бу?» – дим. Көлеп куйдылар. Котладык, җырладык.

Әле без җырлаганда, бер малай биеде. «Кем малае?» – дигәч, кияү кеше, киленгә ишарәләп, аныкы икәнне аңлатты. «Балалы хатынга өйләнә икән, молодец», – дип уйлап, баланың үзенә охшаганына шаккаттым.

Икенче чыгышта да, теләкләр теләп, һәр туйда сөйли торган шигырьне сөйләдем. Һәм шуннан соң гына ресторан хуҗасы яныбызга килеп: «Рузиләнең бүген туган көне бит», – ди. Туй көне белән туган көне бер көнне булгач, иренә җайлы була икән, дип уйлап куйдым. Аннан гына юбилейга килгәнебез башка «типте», – дип язган Алмаз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100