Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина яңадан өйләнешкәннәр

Яшьләрнең ЗАГСка барырга вакытлары булмаган.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина яңадан өйләнешкәннәр
Салават Камалетдинов

Җырчы Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллинаның туйлары узган ел булды. Иҗади пар туй мәҗлесен өйләнешүләрен рәсми рәвештә теркәмәгән килеш кенә уздырганнар икән. Яшьләр ЗАГСка бару өчен шушы җәйдә генә вакыт тапканнар. Бу турыда Алмаз Мирзаянов инстаграм сәхифәсендә язып, видео куйган.

«Моны без күрсәтергә тиеш түгелдер инде, бәлки. Шулай да, куям әле. Бөтен парлар туй көнендәге „күчмә“ теркәлүгә кадәр ЗАГСка барса, безнеке кеше төсле булмады. Һәм андыйлар бер без генә түгел. Туйга кадәр вакыт булмады, концертлар куеп йөреп, җиләк-җимеш, соклар аласы барлыгын да туйга бер көн кала искә төшердек. Туйдан соң да аның кайгысы булмады. Мин һәр иртәне Кыш Бабай булып эшләдем. Кичләрен район концертлары куйдык. Яңа елдан соң ялга бардык. Кайту белән эшкә чумдык. Аннары ЗАГСка таба юлны битлек-пирчәткә белән ябып куйдылар. Рәсми рәвештә ир белән хатын булмагач, ни талашып булмый ачу килгәндә. Җитәкләшеп, елмаеп йөрдек шунда. Ачу да килмәде бугай әле. Ниһаять, 17 июнь көнне законлы гаилә булдык. Оркестр да уйнамады, битлек аркылы үбешеп тә булмады. Шул битлек йөздәге шатлыкны да яшергән инде», — дип язган Алмаз Мирзаянов.

Инстачылар җырчыларны бу зур вакыйга белән тәбрикләгәннәр. «Алмаз, йөрәктәге хисне, мәхәббәтне бернинди кәгазь дә алыштыра алмый. Ярату, бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Бер-берегезгә терәк һәм кирәк булырга язсын», — ди алар.

«Без дә туйдан соң язылыштык, чөнки миңа 18 яшь юк иде. 33 ел бергә»;

«Эш кәгазьдәмени? Без әле 50 ел бергә торган әби белән бабай, ЗАГСка барып язылыштык»;

«Иртәгә туй дигән көнне әти белән шаһит егетне Казанга кәләш букеты алып кайтырга җибәрдек. Озын гладиолуслар күтәреп кайтканнар болар. Шуннан ирем белән күршеләр бакчасыннан матур, җете кызыл розалар суктык. Иптәш кызның кәләш букетыннан калган кәгазе белән урадык та, менә дигән бәйләм килеп чыкты. Бер кеше белмәде», — дип үзләренең кызыклы туй маҗараларын искә төшерүчеләр дә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100