news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «мәхәббәт бөркелә» торган клип төшергән

Клип «ап-ак» төстән тора — агачларга бәс кунган кышкы урманда актан киенгән җырчылар.

news_top
Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «мәхәббәт бөркелә» торган клип төшергән
«Татар-информ» архивы

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина яңа җырга клип төшергән.

«Бер сөю» җырының сүзләрен Айдар Минһаҗев, ә көен Нияз Вәлиев язган.

Иҗади гаиләнең тамашачысы яңа җырга клипны бик җылы кабул иткән. Алар бәхет теләгән һәм яшь парга соклануларын белдергән комментарийларны күп калдырган:

«Бик шәп, текә клип. Җылылык, мәхәббәт бөркелә, аклык, сафлык. Һәрвакыттагыча, афәрин»; 

«Бик матур җыр, башкаруыгыз супер. Шуңа туры килгән табигать матурлыгы бу җырга тагын да ямь өсти. Менә шушы матурлыкны югалтмыйча, җырдагыча тормыш юлыннан һәрвакыт бергә атлагыз, бәхетле булыгыз»;

«Бу клипка дөньядагы барлык матурлык сыйган. Күз тимәсен сезгә, сокланам».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар