news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «бомбический» җырларын тәкъдим итә

Зөлфирә яңа җырдан өзекне инстаграм сәхифәсенә куйган.

news_top
Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «бомбический» җырларын тәкъдим итә
«Татар-информ» архивы

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина бергәләп җырлый торган чираттагы җырларын тамашачыларына тәкъдим итте.

«Күбегез беренче ишетүдән яратып өлгергән яңа җырыбызны тәкъдим итәбез. Барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлый аласыз. Яңа концерт программабызда иң «бомбический» җырларыбызны җырлаячакбыз», — дип язган Зөлфирә.

«Беркемем юк синең шикелле» җырының сүзләрен Марат Кәбиров, ә көен Ризван Хәкимов язган.

«Бик шәп килеп чыккан. Сезнең аерым башкарган җырларыгызны тыңлаган бар. Ә бергә җырлавыгыз бигрәк тә ошый. Бер-берегезне тулыландырасыз»;

«Булдырасың! Синен кебек көчле тавышлы җырчы әле тумаган»;

«Ризван Хакимовның начар җыры юк», дип комментарийлар калдырган җырчыларның иҗатын күзәтеп баручылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар