Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «100 меңлек» клипларын тәкъдим итә

Җырчы клип төшерүче осталарның эшләрен ахырына кадәр башкармаулары турында язган.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «100 меңлек» клипларын тәкъдим итә
«Татар-информ» архивы

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина «Күрешик әле» җырына җәй клип төшергән булган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында клип әле дә әзер түгел. Артистлар клип өчен 100 мең сум акча да түләп куйган булган.

«Бу җырга әллә ничә тапкыр клип төшерергә ниятләп карадык! Моңа кадәр гел үзебез җитәкли идек төшерүне, быел осталарга тапшырырга булдык бу эшне! Августка әзер булсын дип июльдә башлаган идек, тәки эшләп чыга алмадык. Әле җитмәсә без җүнсез артистлар булып калдык! Алай булмас идек тә, эш өчен акчаны алганнар иде инде! Вәт шул, иптәшләр, шуңа күрә, Сауш болыны белән Төркиядә телефонга төшерелгән клиптан да яхшысы булмас! Әллә теге вариантны да күрсәтикме», — дип язган Алмаз.

«Осталар дәгъвасы буенча Ютубтан клипны алып аттылар! Эшләп бетермичә күрсәтәселәре килмидер. Ярар, әлегә монда карап калыгыз! Сезнең игътибарга „100 меңлек“ клип! Алдагы постны карасагыз, аңлашылыр», — дип язган җырчы чираттагы постта.

Җырчы клипта катнашучыларга һәм ярдәм итүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткергән, осталарга да сүзен әйткән.

Әмма тамашачы осталар ясаган клипны аңлап бетермәгән. «100 мең сумлык булып бетмәгән», «Клибы ярар инде, әмма җыры матур», «Акча тозагы. Клип моңсу, караңгы. Үзегезнеке яхшырак», «Осталар бәяне белеп алмаганнар ахры. Болыннар, чәчәкләр арасында төшергән клип күпкә отышлырак күренә. Осталар клибы җанга ятып бетми», — дип комментарий калдырган бер иш инстачы.

Әлбәттә клипны ошатучылар, рәхәтләнеп көлеп караучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100