Алмаз Мирзаянов белән хатыны беренче нотасыннан ук гашыйк итә торган җыр яздырган
Иҗади гаилә тамашачыларына яңа стильдәге җырын тәкъдим итә.
Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина яңа стильдә җыр яздырганнар.
«Мондый стильдәге җыр яздырган юк иде әле», — дип язган үз битендә җырчы.
Видеода Алмаз белән Зөлфирә яңа җырларын болында башкара. Җырлары да дәртле, үзләренә дә карап туймаслык. Инстачылар җырны бик охшаткан.
«Зөлфирәнең тавышы чишмә суы кебек, тыңлыйсы гына килеп тора», «Беренче нотасыннан ук үзенә гашыйк итә торган җыр», «Җырлый белгән кешегә бар җыр да матур! Сез яшьләр әле, бөтен төрлесен дә җырларга өлгерерсез», «Бик уңышлы килеп чыккан җыр. Сез икегез дә булдырасыз», «Карап туеп булмый бит сезгә», «Булган бу!» — дип җылы комментарийлар язып калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.