Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Барысын да искә төшерәсем килми…»

Җырчы үзе белән булган кызыклы вакыйгаларны, исендә калганнарын инстаграмда язган.

news_top_970_100
 Алмаз Мирзаянов: «Барысын да искә төшерәсем килми…»
https://www.instagram.com/almaz_mirzayanov/

«Исемдә калганнар.

Бәләкәй чагымда өйдәгеләрдән качып, чәчемә сагыз ябыштыра идем. Аннары шул урынын гына кисеп алалар иде.

1993 елның августында алты яшь тулды һәм сентябрьдә беренче сыйныфка укырга кердем. Дүртенче сыйныфны сикердем дә, шул рәвешле унбиш яшемдә 11 сыйныфны тәмамладым.

Бер елны безнең класска Марсель исемле егет кайтты. Сумка урынына дипломат белән килде ул. Икенче көнне бөтенебез дә дипломат белән мәктәпкә атладык. Минеке ачылып китеп, дәфтәрләрем көзге пычракка коелдылар. Өй эшләре барыбер эшләнмәгән иде.

Һәр иртә мине классташым Илдар чакырып чыгара иде дә, без бергә мәктәпкә бара идек. Аның: «Аалма-а-аз!» — дип кычкырып чакырганы һаман колакта яңгырап тора. Кайбер көнне кайтканда сугыша идек тә, икенче көнне минсез генә китә иде.

Бөтен мәктәпне аякка бастырырлык тәртипсезлек эшләп тә, мин икәнен белмәделәр!

Мәктәпне тәмамлагач та, сәерлекләр бетмәде. «Права»га имтихан бирергә шорты киеп барган өчен куып чыгардылар.

Училищеда укыганда иртүк бер балалар бакчасына урам себерүче булып эшләргә чаба идем, аннары дәресләр башланганчы баян дәресенә әзерләнә идем, кич белән Халык театрында уйнарга, «Ядъкәр» ансамблендә җырларга, татар эстрада җырчылары концертларында «пушка”да торырга дип район мәдәният йортына йөгерә идем.

Район чараларында катнашып, күп дәресләр калдырганга шелтә белдергән укытучының дәресләренә бүтән йөрмичә, үзлегемнән генә әзерләнеп, шул укытучыга дәүләт имтиханы тапшырдым. «Бишле» куйды. Рәхмәт аңа.

Гомеремнең уку белән бәйле чорында иң кызыклы әйберләр укудан тыш вакытта булган икән. Икенче тулай торакта ниләр күргәнне генә дә бер китап итеп язарлык. Барысын да искә төшерәсем дә килми. Бары тик икенче курста вакытта тук булуым өчен Федотовка кызлары Рита белән Маринага зур рәхмәт әйтәсем килә!» — дип тәмамләган Алмаз.

«Чын малай шундый булырга тиеш инде ул. Тегеләре аның чиле-пешле боламык була бит»,

«Бер дә үкенерлек булмаган. Сагынып искә алырга хатирә булгач шәп, мин сиңа әйтим»,

«Булган икән хәллә-ә-әр», — дип язганнар җырчыга инстадуслары.

Алмаз белән булган кызыклы вакыйгалар шактыйдыр әле ул. Әнә, Данир Сабиров тормыш юлын язып бара бит, аның «подписчик»лары, сериал көткән кебек, Данирның язганын гына көтеп торалар хәзер. Бәлки, Алмаз, сиңа да үзең белән булган кызык хәлләрне бәян итә башларга кирәктер? Телең дә, осталыгың да бар…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100