
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар күптән түгел генә икенче тапкыр әти-әни булды. Өйгә бәби кайту зур сөенеч, куаныч булса да, аның белән бергә әти-әнигә зур мәшәкатьләр, йокысыз төннәр дә өстәлә. Кечкенә Гүзәл дә бу арада әти-әнисен «биетә» булса кирәк. Алмаз Мирзаянов сторисларына, уенын-чынын бергә кушып, шаян рәсемнәр куйган, язылучыларының кәефен күтәргән.
«Төннәребез бик рәхәт үтә, әлхәмдүлилләһ», – ди ул беренче рәсемдә.
«Монысы Зөлфирә иртәнге дүрттә минем баланы ничек тотарга белмәгәнне карап тора», – дип тә яза.
Яраткан тещасы – әбисен дә читтә калдыра алмаган артист. «Монысы әби, бүлмәсеннән генә безнең бала карый алмаганга борчылып утыра», – дип шаярта Алмаз.
Алмаз Мирзаянов балаларның нәни чагы турында Исхак Фәйзи язган бик матур шигъри юллар да урнаштырган.