news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Миргаязов: «Китап» радиосы сайтында онлайн трансляцияне бетерергә мәҗбүр иттеләр»

Татар мәдәни мохите кабат кысрыклауга дучар булды. Бу юлы татар әдәбияты һәм милләте өчен янып торучы «Китап» радиосы зыян күрде. Хәзер әлеге оешма сайтларында онлайн форматта әшләүне туктатырга мәҗбүр.

news_top
Алмаз Миргаязов: «Китап» радиосы сайтында онлайн трансляцияне бетерергә мәҗбүр иттеләр»

Радионың тарихын барлап алыйк. «Китап» радиосын булдыру идеясе 2016 елда барлыкка килә. Ул вакытта радионың хәзерге баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә «Радиолар белән эшләү департаменты» җитәкчесе буларак эшкә урнаша. Аның алдына Татарстанда, татар әдәбиятына багышланган радио булдыру бурычы куела. 2018-2019 елларда ел саен бу радио өчен 600-800 сәгать аудиокитаплар яздырыла.

Ә 2019 елда радио хезмәткәрләре, Мәскәүдә узган конкурста катнашып, радио өчен 98.6 ешлыгын оталар. 2020 елда смартфоннар өчен «Китап» радиосының кушымтасы эшләнелә. Күп тә үтми, кушымта дөнья буйлап иң күп йөкләнелә торган 200 радио исемлегенә керә. Һәм ниһаять, 2021 елның 14 гыйнварында «Китап» радиосы 98.6 ешлыгында эшли башлый.

Фото: © «Китап» радиосының социаль челтәреннән алынды

Бүгенге көндә «Китап» радиосының биш еллык тарихы бар. Шушы вакыт аралыгында әлеге радио өчен махсус 2000 сәгать проза хәм поэзия әсәрләре аудиоязма буларак әзерләнә. Радио тирәсенә күп кенә талантлы шәхесләр, артистлар, дикторлар туплана. «Китап» радиосының социаль челтәрдәге сәхифәләрендә зур аудитория туплана. Яшьләр өчен яңа проектлар булдырыла, «Китап» радиосы Татарстан районнарында иҗади кичәләр үткәрә. Болар барысы да радио хезмәткәрләренең намуслы һәм сыйфатлы эше нәтиҗәсе. Тик шуңа да карамастан, милли радио кысрыклауга дучар була. Моның сәбәбен «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов аңлатты.

«Китап» радиосының сайтында бүгенге көндә онлайн трансляция эшләми. Ни өчен, дигәндә, Россия авторлык җәмгыяте интернетта трансляция алып баруыбыз өчен өстәмә акча сорый башлады. Кызганычка, бездә әлегә андый акчалар юк. Шунлыктан, без Россия авторлык җәмгыяте теләге буенча, трансляцияне сүндереп куярга мәҗбүр булдык.

Бүгенге көндә радиода ике кеше – СММ белгеч һәм тавыш өчен җавап бирүче режиссер эшли. Радиода штаттан тыш хезмәт куючы шәхесләр дә бик күп.

Алмаз абый, радиога китаплар яздырганда, ясалма фәһем кулланасызмы?

Юк, чөнки һәр әсәрнең «җаны» бар. Ә ясалма фәһем әлегә моны җиткерергә өйрәнмәде һәм өйрәнмәс тә, мөгаен. Аның акылыннан башка бернәрсәсе юк. Бездә яздырыла торган әсәрләрнең нигезендә хис ята. Аны яздыручы, үзе аша шушы хисне кичереп, тыңлаучыларыбызга җиткерергә тиеш.

Аудиториягез ничә яшьлек кешеләр?

Радионың максатчан аудиториясе ул – 35 яшьтән узган хатын-кызлар. Ә фактик аудиториягә килгәндә, ул бераз аерыла, «Китап»ны ир-атлар да, балалар да олы яшьтәге кешеләр дә тыңлый. Ә иң күп тыңлаучыларыбыз ул – социаль яктан якланмаган кавем – күрмәүчеләр, чөнки аларның бердәнбер мәгълүмат алу чарасы тыңлау.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Радиода әсәрләрдән тыш, җырлар да яңгырыймы?

Әйе, радиодагы контентның яртысы – җырлар, яртысы – әсәрләр. Бүгенге көндә актуаль булган контент, образлар турында сүз бара. Радиода яңгырый торган җырларда милли аһәң, миллилек, татарча мелодика булырга тиеш.

Радиода «кара исемлек»тә булган авторлар, йә җырчылар бармы?

Радиода «кара исемлек»тә булу өчен ике шарт бар. Беренчесе – автор сиңа ниндидер зыян салырга, икенчесе – җырларын кулланырга рөхсәт итми. Минем беркем белән әрләшеп, сугышып йөргәнем юк, шуңа бездә бу исемлектә беркем юк.

Татарстанда радиолар шактый, конкуренция көчле, дип әйтә аласызмы?

Беләсезме, конкуренция ул акча эшли торган өлкәдә булырга мөмкин. Ә «Китап» радиосы акча эшли торган оешма түгел, моның өчен аңа продуктны иң күп кулланучы аудиториягә юнәлү кирәк. Бүгенге көндә аудиториягә иң күбе күңел ачу, минимум фикерләү, борчылу һәм ниндидер хисләр кичерү кирәк. Хәзер халык җиңел контентка күнегеп бетте.

Ә «Китап» радиосы тыңлаучылары тормышның мәгънәсе, үзенең тормышы, киләчәге турында уйлый торган зыялы, укымышлы, югары белемле кешеләр. Бу сүзләрем белән башка радиоларны юләрләр тыңлый, дип әйтмим.

Шулай да, радиобызны тыңлаучылар күп. Кая гына чыксаң да, сорасаң да: «Без тыңлыйбыз», - дип җавап бирәләр.

«Китап» радиосының киләчәген ничек күрәсез?

Бүгенге көндә радио нинди бар, киләчәктә дә шундый булып калачак, чөнки 90нчы елларда башланган коммерцияле радио эпохасы хәзер берничек тә үзгәрмәде. Шуны әйтә алам: радионы һәр заманда тыңлаячаклар. Ул киләчәктә яңалыклар җиткерүче иң җитез мәгълүмат чарасы булачак.

«Китап» радиосы белән хезмәттәшлек иткән, анда эшләгән танылган шәхесләр бу кысрыклауларга карата үз фикерләрен белдерде.

«Нигезе нык булганны какшату авыр»

«Китап» радиосына нигез салучыларның берсе Гөлинә Шәйхи:

Бу проблеманы радио күтәрелгән чорда ук хәл итәсе иде, әмма ярдәм итәргә теләүчеләргә караганда аяк чалучылар күбрәк булды. Әмма, аңа да карамастан, «Китап» үз йөзен саклап кала алды. Хәзер менә бу проблеманы да шулай сөйлибез-сөйлибез дә, аннан тагын шулай калачак, чөнки татарлар берләшеп, бу радионың милләткә никадәр файда китергәнен аңлаткан очракта гына радионың киләчәге бар.

Әлеге радиога бик зур һәм саллы хезмәт керде. Язучыларның онытылып барган әсәрләренә Татарстанның халык, атказанган артистлары ярдәмендә кабат җан өрелде. Шул рәвешле без татарларга шигырьнең һәм чәчмә әсәрләрнең никадәр әһәмияткә ия булуын тагын бер аңлата алдык. Безгә бик күп тапкыр: «Радиогыздан искиткеч әсәр бара. Шуны тыңлап бетерәсем килеп, машинадан өйгә керә алмыйча утырам», – дип шалтыратканнары да, язганнары да булды. Без һәр әсәр, шигырьне бөртекләп (социаль челтәрләрдән түгел), ә китап укып җыйдык. Кайбер китапларны без Татарстан буйлап эзләтә идек.

«Китап» радиосын Татарстанда гына түгел, читтә яшәүче милләттәшләребез дә онлайн форматта тыңлый ала иде. Без беркайчан да тар аудиториягә генә эшләмәдек. «Китап»ның кушымтасы барлыкка килү белән аны иң беренче читтә яшәүче милләттәшләребез йөкләтеп алды. Бу турыда хәзер фикер алышырга түгел, ә берләшеп, нидер эшләргә кирәк. Мин беләм: «Китап» бик күпләргә үзенең уңышы белән комачаулый, әмма ул уңыш артында никадәр хезмәт торганын анда эшләүчеләр үзләре генә белә. Әмма ни генә булса да, «Китап» радиосы һәрчак үз йөзен саклап кала алачак, чөнки аның нигезе нык. Ә нигезе нык булганны какшату авыр. Хәерлесе булсын!

Фото: © «Татар-информ», архив

Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәләхова:

Дөнья һәм рус әдәбияты белән чагыштырганда, милли әдәбиятны укучы болай да әз. Моның сәбәбе ачык. Авторлар: «Укыгыз минем әсәрләремне, яңгырасын, кешеләр тыңласын, ишетсен», – дип торалар. Алар «Китап» радиосы редакторларына гына түгел, без, дикторларга да әсәрләрен җибәреп, «укыгыз» дип атлыгып торганда, Россия авторлык җәмгыятенең шулай чикләр куюы башка сыймаслык һәм ачуны китерә торган әйбер.

Фото: © «Татар-информ», архив

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар