Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алмаз мәктәбе» — Зөлфирә Шәйдуллина концертларда шигырь сөйли башлаган

Инстачылар шигырьнең тулы вариантын сорап язган.

news_top_970_100
«Алмаз мәктәбе» — Зөлфирә Шәйдуллина концертларда шигырь сөйли башлаган
«Татар-Информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина концертларда шигырь сөйләгән видеосын күрсәтте.

«Мин дә шигырь сөйләргә өйрәнеп киләм. Хәйран рәтле килеп чыга башлады ахры инде», — дип язган җырчы инстаграмда үз сәхифәсендә.

Инстачылар видеоның тулы вариантын куймаганга канәгатьсезлек белдергән. Җырчы аларга тулы вариантын концертларга килеп тыңларга киңәш итә, концерт вакытында төшереп торучылар булмавын да искәртә.

Тамашачы җырчының шигырь сөйләвен ошаткан. «Алмаз мәктәбе күренеп тора, бик матур килеп чыккан», «Күп кырлы талант иясе», «Сокланам, тыңлап туеп булмый», «Тора-бара хатын hәм ир икесе бер була, дип язган Фәнис Яруллин. Шулай икән. Икегез дә бик оста сөйлисез hәм җырлыйсыз», — дип комментарийлар калдырган алар.

«Сездә сөйләм юк инде, җырлагыз», — дип тә язган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100