Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Ефәк күлмәк кигән ир-ат хатын-кызга охшый башларга мөмкин»
Ислам динендә бизәнүгә, пластик операцияләр ясауга караш нинди? Ни өчен кешенең тәне чиста булырга тиеш? Нишләп ефәк күлмәк кигән ир-ат хатын-кызга әйләнә башларга мөмкин? Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләште.
Алмаз хәзрәт, Ислам динендә бизәнү турында нәрсә әйтелә?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткәнчә, Аллаһы Тәгалә матурлыкны ярата. Ислам дине үзе дә матурлык, гүзәллек, яхшылыкка өнди. Кеше дә матурлыкка омтыла торган итеп яратылган. Без ямьсез әйбердән качабыз. Кибеткә, базарга барсак та, күңелгә хуш килгән, күркәмрәк әйбер алырга тырышабыз.
Кешеләр матурлыгына килгәндә, әлбәттә, адәм баласы тышкы яктан да, рухи яктан да матур булырга тиеш. Бүгенге көндә хатын-кызлар кыяфәтләрен бизәнеп тә үзгәртә. Динебез моны тыймый, ләкин кирәгеннән артык рөхсәт тә итми. Исламда урталык дигән әйбер бар. Монда да шушы алтын уртаны күрә белергә кирәк. Чөнки хатын-кыз артык бизәнеп, ир кешеләрне бозыклыкка, зинага чакырса, ул үзенә зур гөнаһ ала.
«Ирләргә чәчне җилкәгә кадәр үстерергә ярый»
Кайсы вакытта бизәнергә ярый?
Кемдер Ислам динендә хатын-кыз түбән дәрәҗәдә, дип әйтергә мөмкин. Киресенчә, без сафлыкны, табигый матурлыкны сакларга тырышабыз. Аллаһы Тәгалә барыбызны да матур итеп яралткан. Шуңа да карамастан, хатын-кызның бизәнәсе килә икән, ул өендә, үзенең тормыш иптәше өчен тагын да матур булып күренер өчен бизәнә ала. Чөнки ир белән хатынның бергә матур яшәүләре изгелек, савап санала.
Урамда, аеруча җәй көне, ир-атның күзе башка хатын-кызга төшәргә мөмкин. Әгәр аны өендә хатыны ертык халаттан, чәче-башы тузган килеш каршы алса, бу ир кешенең бөтен уйлары, фикере урамдагы кызларда кала. Ә аның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш. Шуңа күрә хатыны да бизәнсен, матурлансын, пөхтә киенсен.
Гадәттә, хатын-кызлар өйдә түгел, ә киресенчә, урамга чыкканда ясана. Бу дөресме?
Юк. Тик алар: «Йортта ирем генә бит, ә урамда башка кешеләр бар», — дип уйлый. Мондый хатын-кыз үзенең ире алдында түгел, ә башкалар каршында матур булып күренергә тели. Бу диндә тыелган.
Урамдагы чит хатын-кызга күз төшергән ир-атка гөнаһы буламы?
Пәйгамбәребез әйтте: «Куллар, аяклар вә күзләр зина кыла аладыр». Бу очракта күз зинасы була. Шулай ук пәйгамбәребезнең: «Беренче караш үзең өчен, икенче караш сиңа каршы», — дип әйткән сүзләре бар. Күзләрне йомып йөреп булмый. Беренче тапкыр караш ташладың икән, кире әйләнеп борылып караудан сакланырга кирәк.
Хатын-кызлар бөдрә чәчне турайта, турысын бөдрәләтә. Мөселман хатын-кызы яулыктан йөргәч, чәч ясарга кирәкме?
Бу рөхсәт ителә. Ул ире, балалары, әти-әниләре, якын туганнары алдында яулыксыз йөри ала. Ләкин урамга чыкканда чәчләр капланган булырга тиеш. Исламда ясалма чәчтән ясалган парик кияргә була. Ләкин ул кеше чәченнән булырга тиеш түгел. Хатын-кыз парик киеп йөреп, пеләш икәнен иренә никахтан соң гына күрсәтсә, ир-атның шок хәлендә аптырап калуы да ихтимал.
Ислемайлар кулланыргамы?
Ислам динендәге кызга өйдә булганда ислемайлар кулланырга рөхсәт ителә. Өйдән чыкканда башка ир-атларны кызыктырмас өчен хушбуй сипмәскә кирәк.
Ә тырнак, чәч буярга ярыймы?
Тырнак буяу тыелмаган. Әмма намаз укыган вакытта буялган тырнакны чистартырга кирәк. Чөнки тәһарәт алганда тырнакка су үтеп керергә тиеш.
Чәчне дә буярга рөхсәт итәләр. Бу очракта да буяу су үткәрә торган булырга тиеш. Кара төскә буярга ярамый.
Керфек, кашларны да сөрмә белән буяп куярга ярый. Болар барысы да бары тик үзеңнең ирең өчен эшләнә.
Хәзер егетләр дә чәчләрен төрлечә алдыра. Аларга тыюлар бармы?
Чәч салмак, тигез формада булырга тиеш, ниндидер «баскычлар» ясау кирәкми. Кемдер гаҗәпләнер дә, ир-атларга чәчне җилкәгә кадәр үстерергә рөхсәт ителә. Пәйгамбәребезнең дә чәче җилкәсенә кадәр дә, колагыннан өстәрәк тә булган, дип әйтелә.
«Ефәк күлмәк киеп йөргән ир-ат әкрен генә йомшарырга мөмкин»
Зәркән бизәнү әйберләрен кулланырга буламы?
Хатын-кызлар ефәк күлмәкләр һәм алтын зәркән бизәнү әйберләре кия ала. Ә ир кешеләргә Ислам динендә алтыннан ясалган бизәнү әйберләре һәм табигый ефәк күлмәкләр кию рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) турыдан-туры әйткән хәдисләр бар. Икенчедән, бу фәнни яктан да дәлилләнгән. Мондый әйберләр ир-атның сәламәтлеге өчен зыянлы. Алтын һәм ефәкне медицина буенча кирәк булганда гына кулланырга ярый. Элек алтын тешләр куйдыралар иде. Хәзер дә бүтән материал булмаса, шундыйны куярга була. Кешедә тире авыруы булганда, тәнгә зыян китермәс өчен ефәк кием кирәк икән, бу очракта рөхсәт ителә. Сәбәпсез ефәк күлмәк киеп йөргән ир-атлар әкрен генә йомшарырга, хатын-кызларга әйләнә башларга мөмкин.
Егетләрнең кызларга охшарга теләве кайдан килә?
Пәйгамбәребез дә хатыннарның ир кебек, ирләрнең хатын-кызлар булып киенеп йөргәннәрен каргаган булган. Хатын-кызларга да, ирләргә дә ярый торган киемнәр бар. Аларны киеп, кеше йомшара һәм ориентациясен югалтырга мөмкин. Бу табигатькә каршы килә. Әлбәттә, беркем дә: «Мин шундый булыйм әле», — дип башламый. Монда әти-әниләргә игътибарлы булырга кирәк. Малайларны кызларны тәрбияләгән кебек, кызларга исә малайларга караган кебек карарга ярамый.
Әмма ир кешенең дә кыяфәте күркәм, өсте чиста, киемнәре пакъ булырга тиеш.
Ә бизәнергә кирәк булган очракта, мәсәлән, телевидениедә алып баручы ир-атка һәм хатын-кызга косметика кулланырга ярыймы?
Монда бүтән мәсьәлә, ният башкаларны кызыктыру түгел, ә экраннан яхшы күренү. Ул ил исеменнән сөйли, үрнәк булып тора.
«Аллаһы Тәгалә биргән тәнне үзгәртмәгез»
Кешене: «Синең колагың тырпайган, борының зур», — дип кимсеткәндә нишләргә? Бу очракта пластик операцияләр ясатырга буламы?
Кешенең дошманы — шайтан. Шайтан һәр кешенең күңеленә шик сала. Бигрәк тә ирләр каршында матур күренергә теләгән хатын-кызларга. «Синең колагың зуррак, башка җирең килеп бетмәгән. Әйдә үзгәртәбез», — дип шайтан хатын-кызга шик салырга мөмкин. Шушы шөбһәгә бирелеп, кайбер ханымнар туктый алмый. Артистларны да күрәбез, алар арасында әллә нинди кыяфәткә кергәннәре, матурлык артыннан куып, адәм кыяфәтеннән ерагайганнары, куркыныч кешегә әйләнгәннәре дә бар.
Бүгенге матурлык стандартларын Европа кешеләре билгели. Ул стандартларга карап, кайбер кызлар: «Мин таза», — дип ябыгып, хәтта дөньядан китеп баручылар да бар. «Матурлык ясыйм, күкрәк зурайтам, борынны кечерәйтәм», — дип Аллаһы Тәгалә биргән тәнне үзгәртергә ярамый.
Безгә кыяфәтне Аллаһы Тәгалә бирә. Безгә ул кыяфәт ошамаса да, «һәр товарның үз сатып алучысы бар» дигән кебек, бу очракта да кешене ничек бар, шулай кабул итә торган тиң очрый.
Алла сакласын, кеше һәлакәткә очраса, яисә инвалид булса, сәламәтлегенә зарар китерә торган кимчелеге булганда гына аңа операция ясарга мөмкин.
Борын яхшы суламаганда ринопластика ясаталар, ләкин аннан соң: «Тукта, борынны кечерәйтеп җибәрсәм, тагын да матур була бит», — диючеләргә нишләргә?
Медицина ягыннан пластик операция таләп ителсә, әлбәттә, ясату рөхсәт ителә. Әмма тагын нәрсәләрдер үзгәртергә кирәкми. Бу Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Ул бүген борынын, иртәгә иренен, аннары башка урыннарын ясата. Аннан соң бөтен хатын-кыз бер кыяфәткә керә. Аллаһы Тәгалә миллиард кешене төрле итеп яралткан. Ә нинди генә оста хирург булса да, ул — кеше. Ул ун кешене төрлечә ясарга мөмкин, ә унберенчесен янә беренчесе кебек ясый да, бертөрле кешеләр килеп чыга. Дөньяда бөтен кеше бертөсле булса, кызык булмас иде.
Исламда тәндәге рәсемнәрнең рөхсәт ителгәннәре дә бар. Төрле илләрдә тәнгә кына белән бизәкләр ясыйлар. Бу гореф-гадәт инде. Аякларга, кулга мондый бизәкләр ясарга ярый. Ләкин кына тире астына кермәскә, тәнгә сеңмәскә, ә вакытлыча гына булырга тиеш. Әле монысы да кемгәдер ошый, кемгәдер юк.
Үзләрен шайтан кыяфәтенә китерүчеләр, тешләрен очлап, колакларга зур тишекләр ясаучылар бар. Ул татуировкаларны кая гына ясамыйлар: кул, аяк, тәннәренә, хәтта битләренә... Ә бит тәнебез чиста, матур итеп бирелгән. Ул бит «шпаргалка» түгел, тәнгә бүген болай, иртәгә сызып атып, икенче төрле язарга безнең хакыбыз юк. Андый кешеләргә Аллаһы Тәгалә ләгънәт кыла, аның каргышы, гөнаһы була. Бу - иң куркыныч әйберләрнең берсе.
Хәдисләрдә кыямәт көнендә биш әйбер турында соралмыйча, кеше баскан урыныннан күчмәс, дигән. Бу сораулар арасында тән турындагысы да бар. Тән — безнең әманәт, ягъни ышанып тапшырылган җаваплылык. Тәннең хуҗасы — Аллаһы Тәгалә. Ул безгә чиста тән биргән икән, без аңа шундый ук чиста тәнне кире алып кайтырга тиеш.