Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Хәсәнов: «Мине җырчы буларак таныйлар дип әйтә алмыйм, танылыр өчен акча кирәк»

16 февраль көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Алмаз Хәсәновның «Дуслар белән рәхәт» дип аталган концерты булды.

news_top_970_100
Алмаз Хәсәнов: «Мине җырчы буларак таныйлар дип әйтә алмыйм, танылыр өчен акча кирәк»
Салават Камалетдинов

Концерт Алмаз Хәсәновның авыл турындагы җырыннан башланып китте. Тамашачыларны ул бар энергиясен, җылылыгын биреп каршы алды. Олылар сөйләшүеннән туктаса, яшьләр телефоннарын читкә алып куйды. «Казан» бию ансамбленең югары дәрәҗәдә башкарылган татар биюе җырның рухын тагын да ныграк ачты, күрәсең. Җырдан аңлашылганча, Алмаз Хәсәновның күңеле һәрвакыт авылда.

«Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар, дуслар, туганнар, якыннар. Хәерле кич, Казан. Шушындый катлаулы заманда үземне, иҗатымны хөрмәт итеп килгәнегез өчен сезгә зур-зур рәхмәтләр яусын. Гомер ул бер генә. Шушы бер бирелгән гомердә һәрбербез матур итеп яшәсәк иде», — дип исәнләште җырчы тамашачылары белән.

Концертның башыннан ахырына кадәр диярлек саксофонда Диләрә Вәлиуллина, барабанда Марат Сираҗетдинов, гитарада Эдуард Дементьев, баянда Айзат Шәйхелмәрданов уйнады.

«Артисттан бүләк — җыр»

Бер чыгуда Алмаз Хәсәнов дүрт җыр башкарды. Шуларның икесе мәхәббәт турында. Җырчы залдан: «Парлап килгән тамашачылар бармы?» — дип сорады. «Бар микән ун, егерме, утыз, кырык, илле, аннан да күбрәк ел бергә яшәгән парлы тамашачылар?» — дип соравын яңгыратты. Шул кешеләргә бүләк барлыгын да өстәп куйды. Залдан 27 ел бергә торабыз дигән тавыш ишетелде. «И-и абый, безнең бүләк бит егерме елга. Артист халкыннан нәрсә булсын инде, ул, әлбәттә, җыр. Картлык көннәре җиткәч, „Эх, җаным, шушы алтмыш ел бергә кичергән гомердә уйларымда тик син генә булдың“, — дияргә язсын», — дип җавабын кайтарды Алмаз Хәсәнов.

Алга таба сәхнәгә концертның сценарий авторы, алып баручысы — Илназ Миңнеханов чыкты. «Хәерле көн, Казан ягында яшәүче милләттәшләр! Барлык мәшәкатьләрегезне читкә куеп, залларны тутырып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә», — дип ул үзенең сәламен бирде.

Алып баручы зал белән бик актив эшләде: тамашачылар белән әңгәмә корды, аларны уйланырга мәҗбүр итте, кызык сүз сөйләп, күңелләрен дә күтәрде. Алмаз Хәсәновның җырларын тыңлап, хозурланып, тыныч кына утырган тамашачыларны җиргә төшерде дисәң дә ялгыш булмас. Алып баручы беренче чыгышында мәхәббәт, хатын-кызлар темасына багышлап сүз куертты. Наил Касыймов шигыреннән юллар да укып китте.

Кайчагында — йомшак песи,

Кайчагында — керпе син!

Матур сүзләр яратасың,

Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син — тыныч күл,

Кайчагында — җил-давыл.

Кайчак — ялкын, кайчак — салкын:

Аңлавы сине авыр…

Алып баручы Илназ Миңнехановның өйләнү тарихы

Аннары сәхнә түренә татар эстрадасының энҗе бөртеге, халыкара конкурслар лауреаты, «Голос» проектының җиңүчесе Сәидә Мөхәммәтҗанова чыкты. Ул ике җыр башкарды. Беренчесе — «Мин сине шундый сагындым». Сәидә аны татар һәм инглиз телләрендә җырлады. Инглиз теленә күчкәч, көйнең алмашынуы, тизләнүе шунда ук сизелде. Икенчесе — татар халык җыры «Аллар үсә, гөлләр үсә». Тамашачы җырчыны озак алкышларга күмде.

Концертта җырчылар гына түгел, биючеләр дә үзләренең чыгышлары белән тамашачының күңеленә үтеп керә алды. «Казан» бию ансамбле башкаруындагы грузин халык биюен тамашачы сәхнәдән күзен дә алмыйча, үзе дә шул дулкынга кушылып карады.

Алга таба Илназ Миңнеханов үзенең өйләнү тарихын сөйләп узды. Андагы актерлык осталыгы, образга кереп уйнавы һәр сүзеннән күренеп тора.

«Миңа өйләнү буенча «вообще повезло», чөнки хатын цыкылдап торган Чүпрәле мишәре. Башка якта жәлләп булса да кул чабалар иде. Чүпрәлеләр дигәндә күз алдына шуны китерегез: цәцәкле цәйнектән цәй эцеп, бәбәгеңне цукып цыгара торган мишәрләр шунда яши инде. Менә хатын шул яктан. Мин үзем тумышым белән Саба районы егете. Әти-әнием белән өйләнү темасына сөйләшәм. Мин әйтәм, яшь бара, өйләнергә кирәктер инде. Шулай итеп планнар кордык та, унбиш минут та үтмәгәндер, Алабуга якларында яшәүче әтиемнең бертуган абыйсы шалтырата.

«Ай, Илназ энем, өйләнергә булгансың икән, ну, менә молодец инде үзең, өйләнергә кирәк. Тик менә, энекәем, мине бер нәрсә генә борчый: булачак киленебез, хатының үзебезнең милләт кешесеме соң?» — ди. Мин әйтәм: «Все нормально, абый, үзебезнең милләт кешесе». «Ярар, ярар, энем, иң мөһиме — мишәр булмасын», — ди. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, ярты сәгатьтән шалтыратып гафу үтенде абый.

Ул туйга әзерләнеп йөрү үзе бер мәзәк бит инде безнең халыкта. Башта кыз сорарга барасың. Аның әле иң мөһиме — никах өлеше бар. Никахка әзерләнеп йөри башладык, минем әбием бар, аңа 96 яшь, мин әбине кыстый башладым инде. «Әби җаныкаем, иң кечкенә оныгың мин. Неужели минем никахка бармыйсың, әйдә, барырга кирәк». Тегендә әби борчылып утыра инде: «Ай, балакаем, белмим шул, яшем бара шул, барып җитеп булырмы, кайтып булырмы? Чүпрәле дип әйтәләр, бик еракмы соң ул Чүпрәле?» — ди. Минем әбине шул тикле алып барасым килә. Мин әйтәм: «Юк инде, әби, Саба белән Чүпрәле арасы — 470 км. Тегендә-монда 15 минут. Мин әйтәм: «Барабыз да кайтабыз».

Үч иткәндәй, никах көне иң эссе көнгә туры килде. Бөтенебез дә машиналарга чыгып утырдык, машинада кондиционер юк, кузгалып киттек, бездән шыбырдап тир ага. Бер күзем белән генә борчылып, әбигә карап алдым. Әби җаныкаем шәл-яулыкларын бөркәнгән, өстендә берничә кат кием, аягында өч кат носки, йон оекбаш, тәсбихләрен тоткан, бөтен белгәннәрен укый, шул укыган арада мине сүгә. Авызында бер генә сүз: «Каян тапкан?» Каян тапкан дип, инстаграмда танышканда каян белим мин аның Чүпрәледән икәнен?!

Ул Чүпрәлегә барып җиттек, матур гына килеп төштек, бөтенесе безнең янга җыелган. Бөтенесе дә «цыкы цыкы» дип сөйләшәләр. Теща — чын мишәр. Ул 3 секундка 15-20 сүзне «махом» әйтеп ата. Мишәр халкының осталыгына мин шундый шаккатам, алар сүзне шулкадәр кыскартып сөйләшәләр. Урыс халкы өйне дом дип әйтә, безнең татар халкы бераз хәйләкәррәк булган бугай, алар ике хәрефкә калдырганнар, алар өй ди, ә менә мишәр халкы — уникаль, бер хәреф — «ү». Хатынның туганнары безнең янда «үүү» килеп йөри башлагач, мин шунда ук боларның өйгә чакырганнарын аңлап алдым.

Никах матур гына укылды. Безнең Саба якларында яшь парларга никах укылганнан соң, кияү кеше хатыны янында ике, я булмаса өч көн кала. Мин әйтәм: «Никах бетте, ике-өч көннән кайтып китәсе булыр инде» Берзаман янга теща килде дә: «Кияү, күңелеңне иркен тот, бездә тору как минимум ике атна инде ул», — ди. Мин әйтәм: «Нинди ике атна, әле монда ике көн торып та бер сүз аңлап булмый». Ике көне матур гына үтеп китте.

Өченче көнгә Саба кияве кайтып китә күрмәсен дип, үзләренчә «мунца» якканнар. И матур гына мунчага әзерләнеп йөрим, кереп барам. Берзаман бабай кычкыра: «Кияү, бездә мунцада иң эссе җир пол, полда чабын, яме», — ди. Мин «ярар» дидем дә кереп киттем инде. Мунчалары галәмәт зур, безнең өйнең залы кадәр. Уртада бер зур ап-ак мич тора. Минем бабай әйткән истә бит, чүмечне алдым да, китереп сибәм, идәнгә төшеп чабынам. Ә идәндә галәмәт салкын. Икенче көнне генә мишәрләрдә полның ләүкә булганын аңлаттылар.

Ярар, хәзер иң кульминацион өлеше. Әй, җәмәгать, ул мунчага хатын белән керүдән дә күңелле әйбер юк икән, әйеме? Утырам теге полда — ләүкәдә, хәзер иң матур өлеш — хатын керергә тиеш. Капланып утырган булам инде. Әле ярый мичнең ишеге зур иде, шул мичнең ишеге артына кереп, качып утырдым. Берзаман ишекләрне киң итеп ачып, хатын килеп керде мунчага. Миңа вообще ноль игътибар, мине күрми дә, як-ягына каранды да: «Кайда монда дус-туган?» — ди.

«Бәтәч, анысы нәрсә була тагын, мин әйтәм. Ә миңа һаман игътибар итми, әле ул аны шундый тиз әйтә: «Кайда монда дус-туган, кайда монда дус-туган?» Мин әйтәм: «Белмим, җаным, безнең Сабада алай өелешеп мунча кермиләр». Шуннан соң гына хатын су сала торган чүмечнең дустуган икәнен аңлатты. Юк, сез күз алдыгызга китерегез әле: шул чүмечкә карап, дустым-туганым дип сөйләнеп утыр инде син.

Хәзер, җәмәгать, мунчадан чыгарга кирәк. Хатынга алдан ук икебез бергә чыксак, бик матур булмас дип әйтеп куйдым. Кинолардагы сыман сөлгеләрне буып куйдым, деловой гына чыгып барам, әби белән бабайга мунцаларын мактарга кирәк, дим. Шулай мунчаның ишеген ишек алдына таба ачкан идем, ике кулында ике чиләк су, каршыга теща йөгерә, авызында бер генә сүз: «Куцак та куцак, куцак та куцак» Минем тагын — стоп кадр. Үземчә, неужели минем теща сүгенә дип уйлыйм. Шуннан соң гына мишәрләрдә куцакның әтәч икәнлеген аңлаттылар. Бу әтәч кешегә сикеренә икән. Мине күреп алып, әтәч миңа таба йөгерә башлаган да, теща «Кияү, куцак таламасын», — дип каршыга йөгереп килмәкче булган.

Ай, җәмәгать, дөрестән дә ул ике атна матур гына үтеп китте. Шуннан соң үзебезнең Саба якларына кайтып, матур туй уздырдык. Әйтергә онытып торам икән, безнең сөенечле хәбәребез бар: улыбыз туды. Өйләнешкәнгә 3 ел, малайга 4 яшь… Була, Алла бирса, бер елдан. Бу чын булган хәл. Бүгенге көндә дә, Аллага шөкер, дус-тату гына яшәп ятабыз», — дип сөйләде ул.

Илназ бу кызык тарихны сөйләп бетергәч, ул үзенең тормыш иптәшенә язган шигырьне укып күрсәтте.

Мин тормыштан зарлан (а)лмыйм,

Бай яшәдем дөньяда.

Көндәшләр дә, тиңдәшләр дә,

Сердәшләр дә булганда.

Инде алар кайсы кая

Таралышты, югалды.

Янәшәмдә бердәнберем,

Гомерлегем — син калдың.

Син бит минем гомеремдә

Таяныч та, терәк тә.

Син үлгәнче кирәк миңа,

Кирәк әле үлгәч тә.

Шуннан соң сәхнә кабат Алмаз Хәсәнов карамагына калды. Шушы шигырьнең дәвамы булып, башкарылган җыр, әлбәттә, мәхәббәт турында иде. «Дөньяларга туганыңа, үземнеке булганыңа, рәхмәт сиңа, рәхмәт яусын яратып туймавыңа», — дип җырлады ул.

«Без сине, Алмаз, яратабыз…»

Алмаз Хәсәнов үзенең гаиләсе турында да бер-ике сүз әйтеп алды. «Минем гаилә корганыма да инде җиде ел була. Аллага шөкер, бүгенге көндә ике улыбыз бар. Олысы залда утыра, ә әнисе бәләкәе белән өйдә утыра, алар туры эфирны карыйлар, аларга зур сәлам», — диде ул. Аннары җырчы өлкән яшьтәгеләр өчен гармунга кушылып, татар халык җыры «Тәчкә-икә»не башкарды. Гармунда Айзат Шәйхелмәрданов уйнады. Җырчының хатын-кызларга зур әһәмият биргәнлеге сизелеп торды. Бар көчен, егәрен биреп, ихластан «Безнең татар кызлары» дигән җырны башкарды ул. Алдагы җыры да кызларга багышланган иде.

Челтер-челтер чишмә ага,

Кызлар җырлап су ала.

Су алганда суырып үпсәм,

Үпкән эзләре кала.

Алмаз Хәсәновны котларга хезмәттәшләре дә килгән иде. Ләйсән Мәхмүтова барлык коллектив исеменнән җырчыны котлады. «Алмаз, җаныкаем, менә без дә килергә булдык бит. Концертың шундый матур, шундый шәп бара. Без сине күрмичә берничек тә булдыра алмыйбыз, чөнки филармониядә менә шулай матур итеп, рәхәтләнеп, гөрләшеп яшәп, эшләп ятабыз. Без сине, Алмаз, яратабыз. Син — үзебезнең авыл егете, шундый чиста, саф, матур, акыллы, кешелекле кеше син», — дип сөйләде ул. Алмаз Хәсәновның яңа өйгә күчүен исәпкә алып, хезмәттәшләре аңа бүләк бирделәр.

Алмаз Хәсәнов та коллегаларына җылы сүзләрен юллады. «Мин дә сезне бик яратам, иң беренче көннән үк бердәм, бергә булып, үзегезнең коллективка кертеп җибәрдегез. Быел бергә эшләвебезгә сигезенче ел китте. Төрледән-төрле проектлар төзибез, киләчәктә дә Казан шәһәре филармониясе гөрләп торсын, алга барсын», — диде ул.

 «Татарстанда яшәгән һәр җырчының Татарстан турында җыры булырга тиеш»

Алга таба сәхнәне Казан шәһәре филармониясе артисты, баянчы Айзат Шәйхелмәрданов үз кулларына алды.

«Җырлар булды, матур биюләр булды. Элек-электән безнең татар халкы шундый матур бәйрәмнәргә җыелган, матур көйләр, халкыбыз моңнарын тыңламыйча бер дә бәйрәм итмәгән. Аның бер традицион шигыре дә бар: «Уйна әле, гармун! Тарат моңың, җылыт әле, җанны иркәлә. Бер моңланыйк, бер җырлашыйк әле. Йөрәкләргә кадәр үтсәнә», — дип Илназ Миңнеханов баянчыны чакырды.

«Казан» бию ансамбле үзенең икенче биюе белән дә тамашачыны сокландырды. Җитәкчесе — Чулпан Закирова. Татар биюе — «Гармуннар»ны күз дә алмыйча караганым әле дә истә.

Алмаз Хәсәнов:

«Ышанасы килми, ышанасы

Бер кайтырлар кебек тоела

Эх дускайлар, әрәм булдыгыз бит

Сагынырбыз гомер буена», — дип җырлады.

Алдагы җырлары мәхәббәт, аерылу, сагыну турында булды. Аннары Алмаз Хәсәнов «Ватаным Татарстан» җырын башкарды. Төрле милләт вәкилләренең милли киемнәреннән чыгыш ясаган «Казан» бию ансамбле җырның мәгънәсен тагын да ачты.

«Татарстанда яшәгән һәрбер җырчының Татарстан турында җыры булырга тиеш дип уйлыйм. Аллага шөкер, быел мин үземнем репертуарыма Татарстан турында бер өр-яңа җыр керттем. Мидхәт абый Әбделмәновка шалтыратып, Татарстанда ничә ел яшим, миңа республика турында җыр язып бирә алмассыңмы дип сорагач, ул инде бик шатланып: „Их, Алмаз, Татарстан турында бик матур җырым бар, әгәр җиренә җиткереп башкарсаң, мин сиңа бушка бирермен“, — диде. Без аны бик шатланып алдык. Әлеге җырны башкарыр алдыннан мин сезнең белән безне очраштырырга мөмкинлек биргән Казан шәһәр филармониясенә зур-зур рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

Алмаз Хәсәнов концертының исеменең мәгънәсен дә аңлатып узды.

«Шушы программаны әзерләгәндә, коллегаларым: „Алмаз, нишләп концертыңны ‚Дуслар белән рәхәт‘ дип атадың?“ — дип сорадылар. Хәзер дуслар юк бит дигән булалар. Мин әйтәм, менә минем тамашачыларым килер, бүген дә залда 200гә якын тамашачы утыра. Алар ике күз белән карыйлар, икегә тапкырласаң, 400 кешегә якын. Алар минем иң якын туганнардай дусларым, мин әйтәм. Шуңа күрә мин шундый исем куйдым», — дип сөйләде ул.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева өч җыр башкарды («Тәгәреплә китте йомгагым», «Кызарып пешә алмалар», «Өзмә өметеңне»).

Концерт ахырында Алмаз Хәсәнов өч җыр башкарды. «Араларга ник кар яуды» җырына «Казан» бию төркеме якты, позитив буяулар өстәде.

Җыр балачак, туган як турында булды.

«Хөрмәтле тамашачылар, белгәнегезчә, мин тумышым белән Башкортстаннан. Аллага шөкер, бүгенге көндә авылымда көтеп алырдай әти-әнием исән. Кайткан саен ишекләр ачык. Бүген дә алар борчылып, туры эфирны карап утыралардыр. Аларга туры эфирдан гына булса да бер сәлам бирик әле. Сагынам туган якны, сагынам балачакны, сагынам әйрән ташып йөргән чагымны», — диде ул.

Алмаз Хәсәнов дусларга багышлап:

«Сез дусларым белән

Тормыш матур,

Сез дусларым белән әй рәхәт!

Шатлыгым да, борчу-хәсрәтне дә

Бүлешәсез, шуңа мең рәхмәт!» — дип җырлады.

Концерт гомер, тормыш, яшәеш турындагы «Узган гомер уза бирсен» җыры белән тәмамланды.

«Концертыбыз азагына да якынлаша. Әйтәсе килгән сүзем шул: шушы ике сәгать эчендә сезне әз генә, берничә генә минутка булса да үзегезнең туган якка, әти-әниегезгә, балачакка, яшьлеккә алып кайта алган булсам, миннән дә бәхетле кеше булмас», — диде ул.

Алмаз Хәсәновтан берничә кызыклы фикер

  • Дөресен генә әйткәндә, балачакта минем икенче юнәлештә - автотранспорт буенча китәргә теләк бар иде. Әмма авылдашлар, дуслар, туганнар: «Син майга батып йөрергә тиеш түгелсең, җыр буенча китәргә кирәк», - дип мине шушы өлкәгә җибәрде дисәң дә була. Кечкенә чактан ук җырлый башладым дип әйтә алмыйм, 10 яшьләрдән соң гына җырлый башлаганмындыр. Әти-әни: «Улым, нинди өлкәне сайлыйсың, үзең уйла, үзең беләсеңдер», — дип каршы булмадылар.
  • Авыр вакытлар һәр профессиядә буладыр, «Син кайда юк, шунда рәхәт» дигән сүзләр дөрес сүзләр инде ул. Төрле чак була. Бүгенге көнгә шөкер, алга таба әкренләп үрмәлибез.
  • Мин күбрәк сыйфатлы җырларга басым ясыйм, әмма халыкка суза торган җырлар бик ошап бетми. Такмагы да, озын көй дә, суза торган җырлар да кирәк дип уйлыйм. Тамашачыга нинди җырлар ошый, шуларның барысы да кирәк дип уйлыйм.
  • Җырларга өйрәнү өчен әз генә булса да Аллаһы Тәгаләдән бирелгән моң булырга тиеш. Җырчы булырга теләгән яшьләр үзләренең укытучыларына мөрәҗәгать итеп, төрле музыкаль түгәрәкләргә йөрсә, шулай әкерен-әкерен генә шөгыльләнеп, җырларга өйрәнерләр. Тик бүгенге көндә җырчы булып танылыр өчен, миңа калса, акча мәсьәләсе зур роль уйный. Мине барысы да таный дип әйтә алмыйм. Ни өчен дигәндә, телевидениедә чыгар өчен, кабатлап әйтәм, акча кирәк.
  • Кешеләрдәге иң ошаган сыйфат — тырышлык. Тырышып-тырмашып гаиләсен дә алып бара, үзенең һөнәрендә дә уңышларга ирешә икән, димәк, ул бик молодец кеше. Ә кешедәге иң начар сыйфат — ялкаулык. Бер нәрсә теләмәгән, тырышмаган кешеләрне яратмыйм.
  • Иң мөһиме — гаиләдә тынычлык булсын, максатка ирешергә язсын, дигән принцип белән яшим.

  • Тормыш иптәшем Римма чын татар кызының барлык сыйфатларын да үзенә туплаган. Ул шулай ук мәдәният өлкәсеннән, биюче. 2015 елда мин Башкортстанда — туган якта концертлар бирә башладым, шунда без бергә эшләдек, иҗат иттек, танышып китеп тормыш кордык. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, юлыбыз бер.
  • Гаилә дуслары сыналган булырга тиеш дигән фикердә мин. Дус булгач, син аңа ышанып бөтен серләреңне дә сөйлисең бит. Ышанычлы дуслар күп дигәндә өч-дүрттер. Минем дуслар — үзем кебек гади авыл кешеләре.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100