Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Хәмзинга көнбагыш сабагы белән сукканнар

Юмор остасы иң дөрес тәрбия әти-әни кулында булуы хакында сөйли.

news_top_970_100
Алмаз Хәмзинга  көнбагыш сабагы белән сукканнар
Рамил Гали

«Яңа гасыр» телеканалында Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында юмор остасы Алмаз Хәмзин әти белән әнисеннән ни өчен «эләккәнен» искә ала. Иң дөрес тәрбия әти-әни кулында булуын үз мисалында раслый.

«Әти кулын татырга туры килде. Елап кайтма, ди. Малайлар кыйнап кайтарган иде. Елап кайттым, мине якларлар дип. Әти берне генә тартты. Миңа гомер буена шул җитә калды. Әти янына башка елап кайтмадым», - дип искә ала ул.

«Әни белән дә бер шундый вакыйга булды. Бәрәңге алган вакыт. Куерып кара болыт килә. Ә мин урамга, уенга каерам. Без беркайчан да уйнап туймадык. Әни укытучы кеше, өлгерә алмый. Әти кибә торсын дип, бәрәңгене казып киткән. Көтү кайта. Эңгер-меңгер инде ул вакытта. Бакчада көнбагыш үсә иде. Әни төбе белән тартып алды да, сыртка манчыды. Бөтен туфрагы өстемә коелды. Мин күрмәс хәлгә килдем. Әни, әни, эшлим, дип бәрәңге җыярга тотындым.

Шул вакытта уйландым мин… Карале, шундый мәхлүк кеше мин. Начар малай мин, дип. Шуннан соң әнигә беркайчан да каршы килмәдем. Идән юам, урынны тип-тигез итеп җыеп куям. Әни мине өч энемә «менә абыегыз» дип үрнәк итеп куя иде, дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100