Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Гыйльметдинов: «Комментарийларда агу чәчеп, бер-береңне батырудан мәгънә юк»

news_top_970_100
Алмаз Гыйльметдинов: «Комментарийларда агу чәчеп, бер-береңне батырудан мәгънә юк»
Фото: Алмаз Гыйльметдиновның шәхси аккаунтыннан

«ТМТВ» телевизион музыкаль премияләрне тапшышу тантанасы шау-гөр килеп узып киткәч, әлеге тамашаның режиссеры, продюсер Алмаз Гыйльметдинов хис-кичерешләре, фикерләре белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

– Хәерле көн, дуслар!

Режиссер буларак бу минем – дүртенче премия! Һәм быелгысы никтер аеруча дулкынландыргыч булып чыкты… Һәрберсе узып киткән мәлдә шулай тоелгандыр инде, барыбер, монысы аеруча хисләр калдырды. Белмим нигә...

Елдан-ел профессиональлек тагы да камилләшә, алга бара, яңа идеяләр туа. Бәлки, шуңа күрә быелгысы шундый хисләр калдыргандыр да инде. Әлбәттә, төрле фикерләр булыр, мактау һәм тәнкыйть. Ләкин шундый дәрәҗәдә әзерлек, сыйфат һәм заманча контент булган тамашаны әзерләүче оешманы мин әлегә татар сегментында күргән юк. Бик күп уңай фикер һәм чыгыш ясаучы артистлардан рәхмәт сүзләре килде. Хезмәттәшләр, үзегезгә зур рәхмәт. Бердәмлектә – көч!

Татар сәнгатен һәм телен эш эшләп кенә саклап калып була, комментарийларда агу чәчеп, бер-береңне батырудан мәгънә юк. Шушы тамашада көч куйган хезмәттәшләремә рәхмәт, «Барс-Медиа» командасы һәрвакыт алда! – дип язган Алмаз.

Аны хуплап, виртуаль дуслары, хезмәттәшләре комментарийлар калдырганнар.

«Афәрин, «брат»! Син – үз эшеңнең чын остасы. Иң мөһиме, син – аның фанаты. Андыйлар хәзер бик сирәк. Син  үсештә. Үҗәтлегеңне югалтма. Бергә, бердәм булыйк», – дип язган Рамил Шәрәпов.

«Талант! Горурланам!» – дигән Азат Фазлыев.

«Дөрес», – дип килешкән режиссер сүзләре белән алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100