Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Гыйльметдинов: «Бүген минем белән коточкыч нәрсә булды бит әле...»

news_top_970_100
Алмаз Гыйльметдинов: «Бүген минем белән коточкыч нәрсә булды бит әле...»
Фото: Алмаз Гыйльметдиновның шәхси аккаунтыннан

Алып баручы, продюсер Алмаз Гыйльметдинов белән иртә таңнан күңелсез хәл килеп чыккан. Үзе әйткәнчә «коточкыч» ук түгел инде түгелен. Шулай да, бүгенге заман өчен, чынлап та, әзрәк кенә «катастрофически». Шул турыда ул виртуаль дусларына болай дип сөйләгән.

– Дуслар, сәлам! Бүген бик куркыныч әйбер килеп чыкты минем белән. Беләсезме нәрсә... Иртә белән тордым, әлбәттә инде, иртә белән торгач, беренче эш итеп нишлисең – телефоныңны карыйсың. Телефонны алдым, ә ул берничек тә җавап бирми, кап-караңгы экран, басам-басам, «зарядка»га тыгам-алам... Башта уйлыйм: әллә, минәйтәм, токка тыгырга онытканмын микән? Юк, хәтерлим, «зарядка»га куеп йокларга яткан идем. Нишләтергә дә белмим. Әле кичә генә Айваз (Айваз Садыров – авт.) сөйләгән иде, шундый ук проблема кичергәнен. Ничек итеп телефонының «память»е бетеп, кабынмыйча аптыраганын. Шуннан соң ул белгечләргә мөрәҗәгать итеп, алар аны эшләп биргәннәр иде. Ниүжәли шулай булды инде, минәйтәм. Минекенең хәтере дә җитәрлек иде, дим. Аннары соң инде «айфон»ның бар бит теге «принудительно перезагрузить» дигән әйбере, шунда бастым – кабынып китте! Белмим, нәрсә булганын.

Иң кызыгы, минем әле кич белән банкет булырга тиеш. «Заказчик»лар белән ничек элемтәгә чыгарга хәзер? Ул вакытта башта миллион уй йөгереп уза. Тә-ә-әк, болай эшләргә була, кызымның телефонын алып китәргә, тегеләй итәргә... Дуслар, бик куркыныч әйбер икән хәзер телефонсыз калу. Белмим, нәрсәгә алай булгандыр. Беренче тапкыр. Аллага шөкер, кабынып китте. Менә шул, иптәшләр, игътибарлы булыгыз, Айваз әйтмешли, телефоннарыгызның хәтерләрен даими чистартып торыгыз! Бу – бик мөһим әйбер икән», – дип киңәш иткән Алмаз.

Видео: Алмаз Гыйльметдиновның шәхси аккаунтыннан сторис

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100