Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алматыдагы татар-башкорт мәдәни үзәгенең бинасын тартып алырга мөмкиннәр

news_top_970_100
Алматыдагы татар-башкорт мәдәни үзәгенең бинасын тартып алырга мөмкиннәр

Казахстандагы Алматы шәһәренең «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге ябылырга мөмкин. Казахстандагы бер төркем татарлар һәм башкортлар видеомөрәҗәгать белән чыкты. Алматыдагы татар һәм башкортлар исеменнән Победа Шәрипова («Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе) сөйли.

Дуслар, «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенә ябылу куркыныч яный. Бу урын 34 меңнән артык татар һәм башкортларны берләштерә, монда тел өйрәтү курслары, милли бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар уза. Үзәк – бина гына түгел, безнең мәдәниятебез һәм халыклар дуслыгы символы.

Бина тарихы гади генә түгел: 2003 елда аны хәзерге хуҗасы приватизацияләде һәм торгызды. Ул миллионлаган теңгесен һәм төзекләндерү эшләренә берничә елын багышлады.

Хәзер бинаны тартып алырга һәм университетка тапшырырга телиләр. Бу – үзәкнең язмышын һәм, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә кертеп, 1500 эш урынын куркыныч астына куярга мөмкин. Моннан тыш, бинада начар күрүчеләр өчен «ASAR UNION» үзәге бар, монда аларны кайгырталар, ярдәм күрсәтәләр.

«Идел»не ябу мәдәни мираска каршы басым булачак һәм меңләгән кешене ярдәмсез калдырачак. Без хөкүмәттән бу проблемага игътибар юнәлтүләрен һәм намуслы хуҗаның хокукларын яклауны сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итә Казахстанда яшәүче татарлар һәм башкортлар.

Үзәк рәисе Рәшит Гыйззәтуллин бинаны файдалану өчен яраксыз хәлдә сатып алган һәм аны капиталь ремонтлаган, торгызган.

«Миллиард.тата» язуынча, 2024 елның язында тикшерү башланган, аның барышында сату-алу килешүләренең берсе дөрес түгел дип танылган. Үзәкне тартып алсалар, татар-башкорт оешмасы ябылу чигенә җитәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100